В Национальном музее Республики Татарстан представят раритеты мусульманской культуры / Татарстан Республикасы Милли музеенда мөселман мәдәнияте раритетлары тәкъдим ителәчәк

obrabot_123 июня 2021 года в Национальном музее Республики Татарстан откроется выставка, которая представит избранные раритеты из музейной коллекции мусульманской культуры, охватывающей 14 веков истории ислама. Большинство экспонатов редко покидает хранилище, а некоторые не выставлялись никогда.

В торжественном открытии выставки примет участие глава Духовного управления мусульман Республики Татарстан, муфтий Камиль хазрат Самигуллин. Данная выставка является своеобразным прологом к знаковой дате следующего года – 1100-летию официального принятия ислама в Волжской Булгарии. На 2022 год Национальный музей РТ готовит более масштабную выставку по мусульманской культуре.

В собрании Национального музея Республики Татарстан хранится множество предметов, рассказывающих об исламе в Поволжье, памятники истории и культуры мусульманского Востока и Запада. Факсимиле знаменитого самаркандского куфического Корана 1905 года; альбом шамаилей, преподнесенный в дар музею в 1941 году профессором Иваном Михайловичем Покровским; сердоликовые четки, которыми турецкий султан Мехмед V Решад наградил ученого и религиозного деятеля Хасана-Гата Габяши; изысканные футляры для молитв и миниатюрных Коранов – каждый предмет имеет свою уникальную историю и связан с развитием ислама в Татарстане.

На выставке будут представлены редчайшие для отечественных собраний предметы, связанные с мусульманским паломничеством – хаджем. Например, фрагменты кисвы – покрова Каабы, который по окончании хаджа разрезается на небольшие куски, раздаваемые паломникам. Мусульмане бережно хранят эти реликвии в своих семьях, передавая потомкам. Один такой фрагмент необычайно большого размера – более трех метров, поступил в музей в 1937 году в дар от жительницы Казани. Внимание посетителей привлечет и заграничный паспорт паломника в Мекку, выданный в 1905 году.

В музее хранятся и другие раритеты: рукописные и печатные Кораны, изящные бронзовые изделия с традиционным восточным орнаментом и арабографическими надписями, украшенные многоцветной вышивкой молитвенные коврики – намазлыки, памятники письменной и книжной культуры, предметы культа и одежда духовенства, шамаили с религиозными текстами и изображениями двух священных городов – Мекки и Медины.

Открытие состоится в 16.00. Выставка продлится до 5 июля 2021 года и доступна по билетам в музей.

Аккредитация СМИ по телефону: 89172939706 (Резеда Закирова) 

dumrt.ru

***

2021 елның 23 июнендә Татарстан Республикасы Милли музеенда Ислам тарихының 14 гасырын колачлаган мөселман мәдәнияте музей коллекциясеннән сайланма раритетлар күргәзмәсе ачылачак. Күпчелек экспонатлар күргәзмәгә сирәк куела, ә кайберләре беркайчан да куелмаган.

Күргәзмәнең тантаналы ачылышында Татарстан Республикасы мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашачак. Әлеге күргәзмә киләсе елда узачак истәлекле дата – Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны каршылау булып тора. 2022 елга ТР Милли музее мөселман мәдәнияте буенча тагын да зуррак күргәзмә әзерли.

Татарстан Республикасы Милли музее сайланмаларында Идел буенда ислам үсеше, мөселман Көнчыгыш һәм Көнбатыш тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре турында сөйләүче бик күп әйберләр саклана. 1905 елгы атаклы Сәмәрканд куфи Коръән факсимиле; 1941 елда профессор Иван Михайлович Покровский тарафыннан бүләк ителгән шәмаил альбомы; Төркия солтаны Мәхмәд V Рәшад галим һәм дин эшлеклесе Хәсән-Гата Габәшины бүләкләгән тәсбих; догалыклар өчен нәзакәтле футлярлар – һәр предмет үзенең уникаль тарихы һәм Татарстанда ислам үсеше белән бәйле.

Күргәзмәдә иң сирәк әйберләрдән шулай ук хаҗ белән бәйле предметлар тәкъдим ителәчәк. Мәсәлән, кисвә фрагментлары – Кәгъбәтуллаһ япмасы, ул хаҗ тәмамлангач, хаҗиларга таратыла торган кечкенә кисәкләр. Мөселманнар бу ядкарьләрне үз гаиләләрендә кадерләп саклыйлар, буыннан-буынга тапшыралар. Шундый зур күләмдәге кисвәнең бер фрагменты өч метрдан артык, ул 1937 елда Казан кешесеннән музейга кабул ителә. Килүчеләрнең игътибарын чит ил паспорты да җәлеп итәчәк: ул 1905 елда Мәккәгә килеп җиткән хаҗига бирелгән.

Музейда башка раритетлар да саклана: кулъязма һәм басма Коръәннәр, традицион көнчыгыш орнаменты һәм гарәп графикасы белән бизәлгән бронза эшләнмәләр, намазлыклар, язма һәм китап мәдәнияте һәйкәлләре, рухи ядкарьләр, дини язмалар язылган һәм ике изге шәһәр — Мәккә һәм Мәдинә төшерелгән шамаилләр.

Күргәзмәнең ачылышы – 16.00 сәгатьтә. Күргәзмә 2021 елның 5 июленә кадәр дәвам итәчәк һәм аңа музейга алынган билетлар белән узып булачак.

Массакүләм мәгълүмат чараларын теркәү 89172939706 (Резеда Закирова) телефоны буенча.

dumrt.ru

Просмотров: 869

Комментирование запрещено