Ятим солдат (Нәсер)

9771Урманны икегә бүлеп, юл ярылып ята. Шул юлдан йөгерә-атлый бер солдат килә. Әллә тумыштан ак, әллә сугыш юлларында күргән кара кайгылардан чал кергән чәчләре җилдә җилферди.

Көн кичкә авышып барса да, кояш үзенең җылы нурларын мул итеп җиһанга өләшә. Печән өсте булганга, җиләк, яшел үлән, бал исләре бөтен дөньяга таралган. Сугыш кырларындагы көйгән-янган исләрдән соң солдат өчен бу саф һава сулап туйгысыз.

Өч башлы аждаһа кебек ябырылып, Ватанын канга, яшькә күмгән фашистларны туган иленнән куып, туган якларына җиңү алып кайта солдат.

Канлы сугыш юлларыннан атлаганда, исән калса, үзенең туган авылына кайтып төпләнергә сүз биргән иде ул. Үзенең туган нигезе дә томан артындагыдай гына истә калган. Әти-әнисе вафат булгач, капка төбендә елап басып торганын хәтерли. Алты яшь кенә иде әле аңа. Таныш булмаган апалар аны алып китәргә дип килгәч, әллә куркуыннан, әллә кайгысыннан, әтисе кушкан исемен дә әйтә алмады. Ятим балага Иван Степанович дигән исем куштылар. Шушы исем белән сугыш юлын да үтте ул.

Үткәннәрен уйлап барган чакта колагына таныш моң кагылды. Җырлый-җырлый печән  җыеп йөргән хатын-кызлар янына килеп җиткән икән. Күңел түрендә әлегәчә кадерләп йөрткән моң әнисен хәтерләтте! Күпме генә еллар үтсә дә, үзенең туган телен онытса да, әнисе җырлаган моңлы тавыш күңелендә сакланган, ләбаса.

Аркасына котомкасын аскан солдатны күреп, хатыннар да эшләреннән туктап калдылар. Сугыш кырыннан кайтмый калган әтиләренә, абыйларына, энекәшләренә, ирләренә, сөйгәннәренә охшаттылар алар солдатны. Күбесе кара мөһерле кәгазь алса да, өметләре өзелмәгән иде әле.

Солдат килеп исәнләште дә су сорады. Су китереп биргән  ак яулыклы, чиста алъяпкыч бәйләгән хатынның күзләрендә яшьлек очкыны белән бергә моңсулык та чагыла иде. Ир-егетнең йөрәгенә назлы, җылы җилләр кагылып узгандай булды. Су өчен рәхмәт әйтеп, юлын дәвам итте ул. Әмма йөрәге никтер ашкыныбрак тибә башлады. Аның күңелендә яңа уйлар, якты хисләр, киләчәккә хыяллар уянды. Моңсу да, чая да күзләр кереп калды аның йөрәгенә. Якты хыяллары бе­лән алга — үзенең киләчәгенә таба атлады солдат.

Барысы да алда иде — күңе­лендә урын алган моңсу күзле яшь хатын белән тормыштан бергә атлап китүләре дә, аның ике кечкенә кызының: “Безнең дә әтиебез бар!” — дип каршысына йөгереп чыгулары да, кечкенә генә гәүдәле булуына карамастан, ирләрдән калышмыйча эшләгән тырыш бу хатын белән үзенең дә  ике улын һәм ике кызын үсте­рәселәрен белми иде әле егет.

Матур һәм татлы хыялларын күкрәгенә сыйдыра алмыйча, көр тавышы белән солдат “Черный ворон” җырын сузып җибәрде. Үзенең туган татар телен яңадан өйрәнәсе дә, әнисенең яратып җырлаган җырын исенә төшереп, балаларына җырлыйсы да алда иде әле солдатның.

Динура Вәлиева.

Зеленовка авылы, Ставрополь районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1213

Комментирование запрещено