“Ярмәк санаториясенә” рәхмәтләребезне белдерәбез

jh4Qo0A0A0IБез, Иске Ярмәк авылында яшәүче бертөркем өлкән яшьтәге апалар, июнь аенда социаль реабилитация бүлегенә ял итәргә йөрдек. Без аны “Ярмәк санаториясе” дип йөртәбез. Анда тәмле телле, ачык йөзле кызларыбыз каршы алалар.

Бу яман чир башлангач йөри алмаган идек. Хәзер прививкалар ясаткач, күрешергә килдек. Ике атна вакыт сизелми дә үтеп китте. Бик сагынганбыз ял йортыбызны.

Безгә анда төрледән-төрле спорт күнегүләре өйрәтәләр, без аларны теләп башкарабыз.

Кайларда гына булмадык: балтырган ашы пешерергә чирәмгә чыктык, казан асып, самовар куеп тәмле чәйләр эчеп, туйганчы сөйләшеп, күңелле ял иттек, үзебезнең авыл музеена барып андагы әйберләрне күреп, исебез китеп кайттык.

“Ярмәк санаториясе” эшчеләренең профессионал бәйрәмен — Социаль хезмәткәрләр бәйрәмен чумар ашлары пешереп, тәмле, хуш исле чәйләр эчеп, үзләренә исәнлек-саулык, эшләрендә зур уңышлар теләп, рәхмәтләребезне белдереп, җырлашып алдык.

Тагын бер көнебезне су буенда балык тотуга багышладык. Безне газель машинасы белән авыл читендәге Тегермән асты күленә алып бардылар. Анда табигатьнең бер матур урынында беседка ясаганнар, ул су өстеннән асылмалы басма кебек ике ярны тоташтыра. Ул басмадан үткәндә күңелләр җилкенеп китә. Менә шунда балыклар тотып, ухалар пешереп ашап, күмерле самовырда тәмле чәйләр кайнатып эчеп, матур җырлар җырлап, кызык һәм гыйбрәтле хәлләр сөйләп, сулар кереп, табигатьтән көч, исәнлек, матурлык өстәдек.

Бер көнне безне Муса тыкрыгында урнашкан “нәсел нигезе” музеена алып бардылар. Ул музейны оештыручы - шул нигездә туып-үскән Мусина Бәдыя (хәзер Йосыпова) каршы алды. Музейга кергәч, иң башта бала бишеге күрдек. “Менә бу мин үскән бишек”, — диде музей хуҗабикәсе Бәдыя. Бу йортта ничә буын кеше яшәп, алар кулланган әйберләр, кигән киемнәр сакланган, без ул әйберләрнең пөхтә итеп саклануына таң калдык. Барыбыз исеменнән шушы музейны оештыручы, халыкка җиткерүче Бәдыя Йосыповага олы рәхмәтебезне белдәрәбез.

Шушы уңайдан бу чараларны оештыручыларга, Иске Ярмәк социаль реабилитация бүлегендә эшләүчеләргә Аллаһының рәхмәтләре булсын. Исәнлек-саулык, эшегездә зур уңышлар телибез, яшәсен Ярмәгебез. Сезгә олы рәхмәтебезне белдерәбез.

jh4Qo0A0A0I6AynRXDKhig 8995cHSO4dw QGlB8bEmZYM SH99yF4i4pM TW0LPFAWlhw YlomOnRSR2w zVButoHTDY4

Минзилә МӨХӘМИТОВА, Люция ИБРАҺИМОВА, Гөлфия ВӘГЫЙЗОВА, Розалия КАЮМОВА, Роза СӘЛАХОВА, Рамилә ВАГАЗОВА, Зәрига ӘХМӘДУЛЛИНА, Румия, Сания ЙОСЫПОВАЛАР.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.


Просмотров: 1083

Комментирование запрещено