Бик аяныч, бик уңайсыз хәл бит инде…

i (4)19 июньдә Камышлы авылының иске зиратына өмәгә чыгарга чакырып, халыкка белдерү игълан ителгән иде. Мөрәҗәгать мәчетләрдән дә яңгырады. Көне-сәгате килеп җитте, өмәгә бары тик унбишләп агалар, абыйлар, энеләр чыктылар. Берничә хатын-кыз да күренде. Өмәчеләр арасында сиксәннән өстә булган Хәйруллин Нәбиулла ага,  Хөснетдинов Камил ага бар иде.

Бик аяныч, бик уңайсыз хәл бит инде… Өйләр корабыз, каралты-йортлар яңартабыз. Кайчан да булса бу якты дөньядан китүебез турында уйламыйбыз. Шундый изге гамәлләрдә катнашып, балаларга-оныкларга матур үрнәк күрсәтмибез.

Әй, авылдашлар, туганнар, дуслар, белгәннәр-белмәгәннәр! Күрсәгез иде сез ул каралмаган каберләрне! Күбесенең туганнары исән бит! Үзегезгә ничегрәк соң: матур йортларда яшисез, вафат булган туганнарыгыз өстендәге ике метр җирдә әрем үсеп утыра!

10-15 кеше өмәгә чыгып кына, зираттагы барлык каралмаган каберләрне чистартып бетерә алмый бит инде. Табыгыз вакыт, барыбыз да бит шул жир куенына керәчәкбез. Үзебезнең кылган гамәлләребезгә ничекләр җавап бирербез соң?

Шунысын да әйтәсем килә, зиратта буяу савытларын, пумалаларыгызны, кигән перчаткаларыгызны калдырмагыз әле! Алып килгән көрәкләрегезне, чалгыларыгызны калдырмыйсыз бит!.. Бернинди куркынычы да юк бит инде аның, алып кайтып, чүплеккә ташласагыз бик яхшы булыр иде. Җәй буена күпме чүп җыела, сезнеңчә аларны кем түгәргә тиеш соң?..

Ә менә Рәхмәтуллинар гаиләсен үрнәккә китерәсем килә. Бу көнне өмәгә чыгып, әниләренең каберләрен яңарттылар - рәшәткәләрен алмаштырдылар. Аннан соң бабаларының, барлык туганнарының каберләрен дә карадылар. Менә бит нинди матур күренеш!

i (1)i (2) i (3) i (4) i (5) i (6) i (7) i (8) i (9) i (10) i (11) i (12) i (13) i (14) i (15) i (16) i

Икенче юлы өмә игълан ителгәч, авылдашлар сынатмаслар, дип ышанасы килә. Дөнья эше беркайчан да бетми ул. Көндәлек мәшәкатькә сылтап, мәрхүм якыннарыбызны онытырга хакыбыз юк безнең.

Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА.

Камышлы авылы.

Просмотров: 1940

Комментирование запрещено