Самара өлкәсе Коръән үзәге инстаграмда гаилә конкурсын башлап җибәрде

1518ceb6abe8179af4dd1bc3e03aada4Конкурска йомгак ясаганнан соң барлык катнашучылар сертификат алачак, ә беренче урынны алган гаиләгә тере сарык бирелә. 

Самара өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Зейд бин Сабит» Коръән үзәге Instagram сәхифәсендә гаилә конкурсы башлануы турында игълан итте. Ул Идел буе Болгары халыклары тарафыннан рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга һәм Корбан гаетенә багышланган.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителгәнчә, конкурста катнашу өчен Россия Федерациясе территориясендә яшәүче гаиләләр, ике олы кеше һәм бер бала, яки бер олы кеше һәм ике бала чакырыла. 

Гаилә әгъзаларының һәркайсы сайлап алып Коръән сүрәләрен сөйләргә тиеш.

Үзенең ачык Instagram битендә сүрәләрне яттан укып, бер постта 3 видеоязма урнаштырырга кирәк. Шул ук вакытта катнашучыларның ачык йөзләре күренеп торырга тиеш.

Конкурс видеороликларын 10 июльгә кадәр бастырып чыгарырга кирәк.

Конкурска йомгак ясаганнан соң барлык катнашучылар сертификат алачак, ә беренче урынны алган гаиләгә тере сарык бирелә, диелә хәбәрдә. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 4498

Один комментарий

  1. Әз генә ялгыштыгыә: Самара Өлкәсе түгел, ә Саратов Өлкәсе.