Башкортлар, алга!

QD46q1bQRaY19 июньдә, Самара өлкәсенең Большая Глушица районында башкорт “Йыйын”ы уздырылды. Бәйрәм Самара өлкәсенең 170 еллыгына һәм өлкәдә “Башкорт Королтае” җәмгыяте оешуының 25 еллыгына багышланган иде.

Ыргыз-кәмәлек башкорт­ла­рының бәйрәм чаралары Ташбулат авылында стела ачу тантанасы белән башланып китте. Бу авыл талантлы шәхесләре белән дан тота. Биредә башкорт теле белгече, башкортларның әдәби телен булдыру эшенә шактый зур өлеш керткән күренекле галим,  беренче башкорт алфавитын, дәреслекләр төзүчеләрнең соавторы Габбас Дәүләтшин, атказанган нефтьче Хәмзә Дәүләтшин,  язучы, БАССРның мәгариф наркомы һәм танылган якташыбыз, язучы Хәдия Дәүләтшинаның тормыш иптәше Гөбәй Дәүләтшин туып-үскәннәр һәм бөтен башкорт халкына хезмәт итәрлек шәхесләр булып җитешкәннәр.

Аларның исемнәре әлеге ташка уелып язылган. Стеланы ачу тантанасында Самара өлкәсенең Губернатор администрациясе хезмәткәре Надежда Осипова, Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре һәм Башкортостан вәкилләре катнаштылар, матур сүзләр әйттеләр, уңышлар теләделәр.

Аннары халык Южный бис­тәсе янындагы зур аланга күчте. Анда куелгән берничә тирмә Йыйын кунакларын кайнаган самавырлар, милли ашамлыклар белән каршы алды. Тирмә башкорт халык гореф-гадәтләрен, тарихын, көнкүрешен чагылдырган борынгы әйберләр — палас-киезләр, җиз самавырлар һәм, әлбәттә инде, шәҗәрәләр белән бизәлгән. Тыштагы халык бии, җыр суза, кемдер курай моңына моңлана, теләге булганнары тирмәләр янында сыйланалар, икенчеләре саф һавада, яшел чирәмдә дуслары, туганнары белән гапьләшеп утыралар, Большая Черниговка һәм Большая Глушица  районы үзешчәннәре, Самара һәм Башкортостан артистлары куйган концертны карыйлар, яшь­рәкләре мәш килеп спорт ярышларында катнашалар…

Йыйын — ул туганнар, дуслар, сыйныфташлар очрашкан зур бәйрәм. Елына бер генә булганлыктан, халык аны көтеп ала, рәхәтләнеп кү­решә, ял итә. Минемчә, быелгы бәйрәм дә башкаларыннан ким булмады. Тик менә йөзебезгә бәреп, эшләнеп бет­мәгән җитешсезлекләрне күрсәтүчеләр булды. Миңа, “Ыргыз” башкорт газетасы хәбәрчесенә, төрле чараларны оештыруда еш катнашырга туры килә. Шулай булгач, әйтә алам, бәйрәмне оештыру өчен өлкә Королтаебызның рәисе Сафиулла Вилданов, Габделсамат Дәүләтшин һәм аларның ярдәмчеләре бик күп көч куйдылар. Әлбәттә, башта кәгазь эшләре белән йөрделәр. Үзегез беләсез, безнең илдә бюрократия дигән нәрсәне әле юк итмәгәннәр, һәр нәрсәгә кәгазь, пичәт, раслау документлары кирәк. Аннары акча соранып йөрергә туры килә. Хөкүмәт бирсә дә, ул акча чыгымнарның 10 — 20 процентын гына кап­ларга җитә, калганнарын ак байлардан, халыктан җыярга туры килә. Сценарий язу, баннерлар ясату, мөхтәрәм кунакларны һәм артистларны дәшү, каршылау, ашату, куркынычсызлык­ларын тәэмин итү һәм башка, һәм башка эшләрне тавык та чүпләп бетерә алмас иде…

Башкорт “Королтае”ның иҗ­тимагый оешма булуын оныт­масын иде халык. Аның әгъ­залары милләтебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу өчен бушлай эшлиләр бит. Ә халык шуны да аңламый, әзергә мәзер дигәндәй, тамаша һәм сый көтеп торалар. Берәр нәрсәсе ошамаса, гауга куптаралар. Янәдә, сату рәтләре җитәрлек түгел, эскәмияләр аз. Соң җәй бит, һава аяз, үзең белән алып килгән чүпрәкне җәй дә, рәхәтләнеп үлән өс­тендә утыр, утырып арысаң, ятып тор. Үз җиребез бит, ни эшләсәк тә гаеп итүче булмас.

“Ыргыз” газетасын яздырып утырган өстәлебез янына килеп тавыш күтәргән ике хатын да күңелебезне тәмам пошаманга салдылар. “Ник дини китаплар сатырга алып килмәдегез”, — дип бәйләнделәр. Апаларым-яныкайларым! Китапларны бит кемдер башта Уфага барып алырга, аннан өстерәп кайтырга, аерым кеше табып, сатуны оештырырга тиеш. Китаплар сатылып бетмәсә, кире илтеп бирергә дә кирәк. Иҗтимагый оешма вәкилләре кайдан акча, машина, вакыт, кешеләр тапсын соң? Дини китаплардан да, әдәби китаплардан да зур керем алып булмый. Советлар Союзында китап белән тәэмин итү хөкүмәт эше иде. Ә хәзер без базар мөнәсәбәтләрендә яшибез! Китап сату файда китермәсә, аларны өстерәп йөрүче табылмый шул. 

Үз телебездә укыйсыгыз килсә, “Ыргыз” башкорт газетасына күбрәк язылыгыз, сезнең өчен чыгарабыз бит. Бераз булса да тиражы үсә төшәр иде, газета чыгарырга акча булыр иде. Юк бит, язылмыйсыз. Яңа редакторыбыз Гөлсия Мадьярова һәм мин, хәйрия йөзеннән, хезмәт хакы алмыйча эшлибез, газетабыз матур, кызыклы булсын дип тырышабыз. Ә кайбер апаларыбызның авыр сүзе аркасында эшлисе дә килми башлый, биллаһи.

Шундый зур һәм матур бәйрәм оештырылуга карамас­тан, авыр сүзләр ишетергә ту­ры килде. Зөлхиҗҗә инәйнең дә күңеле кайтты инде иҗтимагый эшләрдән: “Әй, гел шулай инде, — дип, кул селтәде. — Һәр бәйрәмнән соң кайтып туйганчы елыйм, ә бер ел үткәч, тагын онытам һәм, “Башкортлар, алга!” дип, кабат эшкә керешәм. Ярдәм итүче юк, ә җитешсезлекләрне барысы да күрә. Кемгә ошамый, килсен дә, күрсәтсен, ничек эшләргә кирәк икәнен”, — дип зарланып алды.

Ни булса да, быелгы бәйрәм матур узды, барыбызга да рәхмәт! Ә оеш­тыручыларның исемлеген урнаштыруны урынсыз дип уйлыйм. Яшьләрнең аз булуы, башкорт проблемаларыннан ерак торулары борчуга салды. Килегез егетләр-кызлар королтайга, бәлки яңа идеяләр әйтерсез, оештыру, акча табу сәләтегез яхшырак булмасмы. Балаларыгыз үсеп килә, берзаман авыз тутырып башкортча сөйләшергә тилмереп утыруыгыз бар. Телебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклап калу милли оешмалардан түгел, сездән дә тора. Шуны онытмагыз.

IMG_0166IMG_0230 KdBwQnPi4ws QD46q1bQRaY UQVRhqorzBw

Гөлнур МУСИНА.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1187

Комментирование запрещено