Тольятти шәһәре,
Мурысева урамы
Наҗия Йосып кызы
Хабушевага– 70 яшь һәм Ислам Хөснетдин улы
Хабушев белән бергә гомер итүләренә – 50 ел!
Кадерле тормыш иптәшем, яраткан әниебез, әбиебез! Без сине йөрәктәге иң гүзәл хисләр белән чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, гаилә бәхете, якыннарыңның җан җылысын сизеп, муллыкта яшәргә насыйп булсын иде.
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердең син безне, кеше
иттең,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.
Безнең өчен күпме тырыштың
син,
Уйладың син иртән, кичен дә.
Шатлык-куанычлар,
сәламәтлек
Насыйп булсын сиңа гомергә.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Ислам, улларың Рөстәм, Фәрит, киленнәрең Гүзәлия, Альбина һәм оныкларың.
* * *
Наҗия Йосып кызы
Хабушевага!
Кадерле туганыбыз! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Аллаһы Тәгалә сиңа нык сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, гаилә бәхете, җан тынычлыгы һәм иман байлыгы насыйп итсен иде.
Җитмеш бит ул — җитмеш
кенә,
Туксан түгел, йөз түгел.
Картайсыннар әйдә еллар,
Картаймасын тик күңел.
Шатлыкларың ешрак булсын,
Кайгылар урап үтсен.
Еллар санын сизмәс өчен —
Оныклар гөрләп үссен.
Иң изге теләкләр белән апаларың Фәһимә, Фәния, сеңелең Зәйтүнә, энең Юныс гаиләләре белән һәм барча туганнарың исеменнән сеңелең Гөлшат.
* * *
Иске Ярмәк авылы
Фәния Гариф кызы Вәлиәхмәтовага!
Кадерлебез! Без сине туган көнең белән ихластан котлыйбыз. Котлауларның иң кайнарын, теләкләрнең иң изгесен, рәхмәтләребезнең иң олысын кабул ит. Аллаһы Тәгалә сине исәнлектән аермасын, җан тынычлыгы белән, дөньяның саф һавасын сулап, тәмле ризыкларын татып, муллыкта яшәргә язсын.
Һәр көн сине котлап кояш
чыксын,
Сине назлап җилләр иссеннәр.
Яшәү матурлыгы, яме булып
Көн артыннан көннәр
үтсеннәр.
Күңел күгең һәрчак аяз булсын,
Читләп үтсен
сагыш-борчулар.
Ныклы сәламәтлек юлдаш
булсын,
Аннан кадерлерәк нәрсә бар.
Изге теләкләр белән туганнарың Фатыйх һәм Әлфирә, кызлары Раилә, Руфия һәм Рания гаиләләре белән.
* * *
Бобровский урамы
Ринат Рәсим улы
Хисаметдиновка — 60 яшь һәм оныгы Аделина Рамил кызы Хәсәновага — 6 яшь!
Кадерлеләребез! Без сезне ихлас күңелдән туган көннәрегез белән тәбрик итәбез. Яраткан әтиебез, киләчәктә тормыш күгең аяз, гомерең озын булсын. Аллаһы Тәгалә кылган изгелекләреңне күреп, сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар һәм иман байлыгы насыйп итсен. Сөекле Аделинабыз! Бәхетле, тәүфыйклы, сәламәт, озын гомерле, тәртипле бул!
Котлы булсын, әти, туган
көнең,
Без барыбыз шушы теләктә.
Бүгенгедәй шат елмайган
йөзең
Шатлык өсти безнең йөрәккә.
Кешелекле бит син, изге
җанлы,
Ярдәмчел син дуска, туганга.
Синнән газиз кеше бармы икән,
Без бәхетле тик син булганга.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Гөлҗиһан, кызларың Гөлчәчәк, Руфия, кияүләрең Ирек, Рамил, оныкларың Аделина, Сафия, Әминә, Камил, әбиләрең Тәскирә, Сания һәм барча туганнарың.
* * *
Похвистнево районы,
Яңа Мансур авылы
Габдулла Сибагатулла улы
Гыйниятуллинга — 80 яшь!
Гомер юлың якты искә алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык кадерле әтиебез! Сине 80 яшь тулу уңаеннан кайнар котлыйбыз. Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы әни белән сиңа күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Без барыбыз да тормышта үз юлыбызны таптык, сезнең йөзгә кызыллык китермәскә тырыштык. Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез. Син тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшәгәнсең. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең.
Әти! Сиңа әни белән язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч йөзле, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә!
Юкка гына әтиләрне,
Имәнгә тиңләмиләр.
Гаиләнең баганасы
Һәм терәге ир диләр.
Халык әйткән бу тапкыр сүз,
Туры килә сиңа да.
Ярый әле синдәй уңган,
Әти насыйп булган безгә.
Нишләр идек бу дөньяда
Син булмасаң яныбызда.
Барысы өчен чын күңелдән,
Рәхмәт сүзе җаныбызда!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Гадилә, кызың, улларың, киявең, киленнәрең, оныкларың hәм оныкчыкларың.
* * *
Яңа Мансур авылы
Рәйсә Мөбин кызы Кәримовага – 80 яшь!
Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм! Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык телибез. Күңелдәге җан җылысы сүнмичә-сүрелмичә, безгә, балаларыңа, яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез!
“Әни” диеп дәшәр кешең булу -
Нинди бәхет үзе дөньяда.
Шатлыкларың булса — уртак
була,
Кайгыларың булса — югала.
Син булганда, әни, без
бәхетле,
Синең белән якты көнебез.
Безнең белән син дә бәхетле
бул,
Озын гомер сиңа телибез.
Котлы булсын, әни, юбилеең,
Нурлы булсын һәрчак күзләрең.
Кайгы күрмә, шатлык белән
Үтсен синең килер көннәрең.
Син бит безгә һәрчак үрнәк,
әни,
Һәрвакытта киңәш бирүче.
Күктә янган якты кояш кебек,
Йөрәк җылысы биреп торучы.
Изге теләкләр белән кызларың Мөслимә, Зөлфия, кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың.
Просмотров: 1380