Кем соң мин?

di-XLP9WC
Туганнарым, көтәм сезне…
Кем соң әти, кем соң әни?
Бу дөньяда кем соң мин?
Кемнәр әби-бабайларым?
Туган җирем, кайда син?

Кайсы туфракларга тамган
Минем көндек каннарым?
Үзем дә бик кызыксынам,
Сорыйлар балаларым.
Көчле мәхәббәт утлары
Дөрләп янып, сүнгәннәр.
Әткәм киткән армиягә,
Һәләк булды,  дигәннәр.
Мин әнкәмнең карынында -
Аның йөрәк янында.
Хәсрәтеннән аңын җуйган,
Кергән камаз астына.
Табибларга авыр булган:
Кемне алып калырга?
Киләчәккә юл куйганнар:
Мин килгәнмен дөньяга.
«Малютка»да үстергәннәр,
Аннан — балалар йорты.
Көн артыннан көннәр узды,
Яңа тормыш мәшәкате.
Балаларым, оныкларым -
Барысы да исән-сау.
«Ә мин үзем кемнәрнеке?» -
Һәрвакыт борчый сорау.
Бу фаҗига кемгә таныш?
Миңа хәбәр бирегез.
Туганнарым, көтәм сезне,
Килә алганда килегез.
Хәзер көчле медицина,
ДНКларны карар.
Бергә яшик кардәшләрем,
Дуслашсыннар балалар.
Язмышлардан узмышлар юк,
Алдан язган маңгайга.
Шигырь аша булышырга
Вәгъдә бирдем агайга.
Яңа танышы үтенече буенча Рөстәм НУРТДИНОВ.
Татар Әбдекие авылы, Шенталы районы.

Просмотров: 1922

Комментирование запрещено