Яңа татарча сериал: «никакуй урысча» белмәүче әби белән бабай һәм марҗа килен тарихы

khjТиздән «Яңа Гасыр» каналында яңа сериал чыгачак. «Бер-бер хәл» дип аталучы сериалны Президент каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Татнефть» компаниясе ярдәмендә «ТНВ» заказы буенча, «Ватан-XXI гасыр» кинокомпаниясе (җитәкчесе – Леонард Дәүләтшин)  төшерә. Ул 26шар минутлык 30 сериядән торачак. 15е инде төшерелгән. Еларга әзерләнегез: жанры – мелодрама.

Төп рольләрне Фирая Әкбәрова, Гамил Әсхәдулла, Радик Бариев, Зөлфия Вәлиева, яшьләрдән Эльвина Насыйбуллина һәм Азамат Зәйнуллин башкарачак. Баш режиссер – Алмаз Әкбәров. Сценарийны да Альберт Шакиров белән берлектә ул язган. Кыскача – шул.

Йорт эчендә ниләр бар?

Буш урында тумады. «Бер-бер хәл» турында шулай диләр. Төп максаты – тамашачыны милли һәм мәдәни традицияләр аша татар телен өйрәнүгә этәрү. Ике төрле милләт вәкилләреннән торучы гаиләдәге мөнәсәбәтләрне яктыртырга тели төшерүчеләр. Моннан сериалның татарча сөйләшә торган тамашачыга гына юнәлтелмәвен аңларга буладыр.

– Без һәрвакыт эзләнүдә. Телебезгә булган рухи ихтыяҗны халыкка сеңдерүнең төрле юлларын эзлибез. Әлеге сериал шундый үтемле чараларның берсе булыр дип өметләнәм. Аның эчтәлегенә салынган проблемалар һәр татар гаиләсендә бар диярлек. Ата белән бала арасындагы мөнәсәбәтләр дә – мәңгелек темаларның берсе. Шуңа да ул тамашачы күңеленә хуш килер, сериалда барган вакыйгалар кем өчендер – гыйбрәт, кем өчендер матур үрнәк булыр, минемчә, – диде «Бер-бер хәл» турында Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов.

Хәтерлисездер, әле күптән түгел генә «ТНВ» каналында «Рәхәт яшибез» дип аталучы ситком күрсәттеләр. Татарча «Воронины» дип атадылар аны ул чакта. Ни өчен әйтәм: «Бер-бер хәл» аның белән аваздаш күк тоелды миңа. Беренчедән, әби ролендәге Фирая Әкбәрова күзгә ташлана. Үз әбиебез кебек инде ул безгә. Әкрен генә «кете-кете» көлеп йөрүләренә кадәр якын. «Бер-бер хәл»дәге әбинең нинди үзенчәлекле яклары булыр – сериал чыгу белән белербез. Икенчедән, «Рәхәт яшибез»нең дә, «Бер-бер хәл»нең дә баш режиссеры – Алмаз Әкбәров, анда да, монда да Леонард Дәүләтшинның өлеше зурдан. Саный китсәң, санарга була әле. Ләкин төп уртак яклары – үзәктә гаилә булу. Барыбыз өчен дә газиз төшенчә, килешәсездер. Алай гына да түгел, безгә башка гаиләнең «эчке кухня»сын күзәтү кызык бит. Алар ничек тә, без ничек. Күзәтәбез дә, йә көнләшәбез, йә сөенәбез, йә көенәбез. Бик сирәкләр генә гайбәт түгел, гыйбрәт ягын кайгырта. Мелодрама булгач, «Бер-бер хәл»дәге вакыйгаларның гыйбрәт алырлыклары шактый булачак, дип белдерә баш режиссер:

– Без күпмедер дәрәҗәдә башкалар өчен үрнәк булырдай образлар тудырырга тырышабыз. Безнең бабакай, мәсәлән, данлыклы Әлдермешкә охшаган. Гомумән, тамашачы бу сериал аша үзен читтән күреп, тиешле нәтиҗәләргә килер дип уйлыйм. Билгеле, көлдерә торган урыннары да булачак, – диде Алмаз Әкбәров.

Үзеңә читтән карау дигәннән, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминов өчен бу бигрәк тә якын проект икән:

– Әлеге сериалны тормышымның чагылышы, дияргә дә була. Монда кайчандыр безнең гаиләдә дә булган проблемалар, бәхәсләр бара. Гаиләдә ике милләт вәкиле булса да, бер-береңне хөрмәт итеп, аның динен, телен, мәдәниятен өйрәнергә, кабул итәргә тырышып яшәсәң, гармониягә ирешеп була. Без дә хәзер моны аңлап гомер итәбез. Әлеге сериал да шуның турында.

Төп геройларның берсе Фирая Әкбәрованы да «чеметтерә» торган урыннары бар бу сериалның:

– Бер киленем рус милләтеннән. Нәкъ сериалдагыча инде. Төрле хәлләр була, билгеле, әмма беребез дә зарланмый. Оныклар татарча белми – барыннан да бигрәк шул борчый. Көч-хәл белән «дәү әни» дияргә өйрәттем. Киленем сүгә инде: «Ешрак килегез, балалар татарча да белсен иде», – ди. Тамашачыга да якын булыр бу сериал. Мондагы проблемалар күпләрне борчырга тиеш, – дип сөйләде ул.

Көлдерү җиңелме, елатумы?

Бу сорауны «Бер-бер хәл»нең баш режиссеры Алмаз Әкбәровка бирдек.

– Татар халкы күңелле яшәргә ярата инде ул. Нинди генә авыр хәлдә калса да, бирешми, елмаерга көч таба. Бер үк вакытта елый да, көлә дә белә. Ул яктан «бай» без. Ләкин конкрет ситуация, ягъни сериаллар аша көлдерү, йә елатуны алсак, анда инде шартлардан торадыр. Нинди кәеф белән уянды ул? Борчып торган «йомшак» яклары юкмы? Шуңа күрә әйтергә кыен, –  дигән җавап алдык.

Президент каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә төшерелүче әлеге сериалның уңышлы буласына ышанасы килә. Аудиториясен табар кебек ул. Еладым (йә көлдем) да бетте түгел, «юшкынлы» булсын иде. «Бер-бер хәл» татар кинематографиясендә дә, ниһаять, бер-бер хәл ясамас микән, дим…

Лилия Гыймазова.

«Ватаным Татарстан».

Просмотров: 1545

Комментирование запрещено