Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзасы Равил Минемир улы ВАҺАПОВка!

Презентация Microsoft PowerPoint_0.previewСезне туган көнегез белән  котлап, ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телибез. Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар насыйп итсен.

И.Г.Шәкүров,

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Мария Гали кызы САФИНА-САТДАРОВАга!

DSC_0370Сөекле туганыбыз! Син җир җиләге пешкән, сыгылып җиргә төшкән, гаҗәеп матур, сихри вакытта тугансың. Ихлас күңелдән шушы туган көнең белән тәбрикләп, хәерле исәнлекләр телибез. Һәрвакыт шулай туган җанлы, киң күңелле, ярдәмчел, көләч йөзле булып кал. Күңел күгеңдә кара болытлар йөрмәсен, өеңә бәла-каза кермәсен, җан рәхәтендә яшәргә язсын Ходай Тәгалә!

Бәхеттә дә, кайгыда да кеше
Туганына килеп сыена.
Сәламәтлектән аермасын Ходай,
Бергә булыйк гомер буена.


Самар, Ульян, Казан шәһәрләрендә яшәүче туганнарың исеменнән Ильяс ШӘКҮРОВ.