Мулла авылында гомер итүче Гөлсирә Хасыйп кызы САТДАРОВАга — 75 яшь!

66.750x0Кадерлебез! Без сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. 

Аллаһы Тәгалә биргән гомереңдә күпме авырлыклар кичергәнсең, газаплар күргәнсең, әмма сынмагансың-сыгылмагансың. Дөнья­ның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, балаларың-туганнарың белән бергә гомер кичерүең сине ифрат зур бәхетле итә.  Ходай Тәгалә синең шул бәхетләреңә өстәп сәламәтлек бирсен. Гомер дәфтәрең буенча җәннәтләргә керергә язсын.

Күпме булса җирдә изге теләк,
Без телибез сиңа барсын да.
Ак чәчәкләр кебек бәхет яусын
Туган көннең һәрбер таңында.
Котлы булсын туган көнең,
Бирсен Ходай саулык корычтай.
Йөз син мәңге бәхет диңгезендә,
Балкып һәрчак нурлы кояштай.

Иң изге теләкләр белән балаларың, туганнарың.