Факия чишмәсе

Фэрит чишмэ111

Фәрит әнисе исемен йөрткән чишмә янында

Бу язмамны мин “Факия чишмәсе” дип атадым. Ни өчен алай икәнен, язманы укып чыккач, аңларсыз.

…Факия Хикмәтова-Иб­ра­һимова Елховка районының Мулла авылы мәк­тә­бендә гомере буе башлангыч сыйныф балаларын укытты. Ә шәхси тормышы бик катлаулы һәм кызганыч булды. Ул сугыш башланыр алдыннан дөньяга килә. Әти-әнисе, баланы бик яратып, тиешенчә тәрбияләргә тырышалар. Ләкин дөнья алар уйлаганча булып чыкмый — әтиләре сугышка китә. Күп вакыт та үтми, үлгән хәбәре килә. Баланы Бисал апага үзенә генә тәрбияләргә туры килә. Сугыш еллары бик авыр булса да, Бисал апа кыенлыкларны җиңәргә тырыша. Эшли, бер эштән дә авырсынмый.

Сугыш тәмамланса да, тормыш җиңеләйми. Уйламаганда, башларына кичермәстәй тагын бер зур кайгы килеп төшә. 1949 елда, ашлык җыю вакытында, авылга комбайнчылар килә. Аларга торак урын кирәгә. Бисал апа шул кешеләрне вакытлыча фатирга кертә. Алар иртән эшкә китәләр, кичен кайталар. Шунда аларның берсе Бисал апага арыш бөртекләре алып кайта. Бу хәлне авылның бер усал кешесе милициягә җиткерә. Милиция шунда ук килеп тикшерә һәм 5 — 6 килограмм арыш таба. Бисал апаны кулга алалар. Озак та үтми, авыл клубында ачык суд була. Бисал апаны 5 елга төрмәгә утырталар. Бу хәл инде Бисал апа өчен генә түгел, бөтен авыл өчен дә зур кайгы була. Шулай итеп, яшүсмер Факия әнисез дә кала. Бәхетенә, авыл халкы һәм туганнары аны ташламыйлар. Барысы да аңа ярдәм итәргә тырышалар.

Бисал апа, төрмә хәлләрен башыннан уздырып, туган авылына, яраткан кызы янына кайта. Вакыт үтә, тик тормый. Факия 7нче сыйныфны бетерә. Камышлыга барып, педучилищега укырга керә. Бу инде бик тә зур шатлык була.

Педучилищены Факия яхшы билгеләргә генә бетерсә дә, эш табалмый. Иптәш кызлары белән сөйләшеп, Үзбәкстанга китәләр, Каракалпакиядә эшкә урнашалар. Кышлакта Факия каракалпак, үзбәк балаларын укыта. Озак эшләми, бер елдан соң туган авылына, әнисе янына кайта һәм эшкә урнаша. Күргән авырлыклардан соң үз авылында яшәү, эшләү аңа оҗмах булып тоела.

Тырышып эшли, ата-аналар да, балалар да үзен бик яраталар, хөрмәтлиләр. Ул балаларга төрле экскурсияләр оештыра, мәктәп бакчасында эшләгәндә, үсемлек дөньясы белән таныштыра. Урманнарга, кырларга чыгып йөриләр. Чишмәләргә барып, чишмә сулары эчәләр. Ә бер чишмәне Факия аеруча үз итә, еш кына үзе генә дә барып йөри. Кыскача әйткәндә, Факия табигатьне бик тә ярата. Чыннан да, чишмә көчле ага, суы тәмле, татлы. Тора-бара бу чишмәне авыл халкы “Факия чишмәсе” дип атый башлый.

Вакыты җиткәч, Факия тормыш корды, дөньяга 3 баласы килде: ике кыз, бер малай. Аларга яхшы тәрбия бирделәр. Кызлары әниләре юлыннан китеп, укытучы булдылар. Ә малае Фәрит, Самара университетын тәмамлап, биолог-эколог һөнәре алды. Хәзер ул әнисенең эшен дәвам итә, әнисенең исемен йөрткән чишмәне тәртипкә салып то­ра. Юлларын, сукмакларын тө­зекләндерә. Чишмә янындагы символны да Фәрит куя. Халык шул чишмәгә суга йөри, Факия апаларын искә алалар…

Юныс Зөлкәрнәев.

Самара шәһәре.

«Бердәмлек».

 

 

 

Просмотров: 1239

Комментирование запрещено