Сугыш елларында да, сугыштан соң да Мулла авылы колхозы үзенең бакчалары белән тирә-юнь авыллар арасында дан тотты. Безнең авыл кырларында кавын һәм карбызлар ишле уңыш бирәләр иде.
Ә карбыз-кавынны җитлектерү өчен эшен яраткан намуслы сакчылар да кирәк. Колхоз бу эшкә иң ышанычлы кешеләрен җибәрә иде. Шуларның берсе — Вәлетдин абзый Фәхретдинов. Ул гомере буе шундый җаваплы эшләрдә эшләде. Үзенә тапшырылган эшкә ул бик җитди карый иде.
Бервакыт Вәлетдин абзый ике кыр арасында үскән печәнлекне күреп ала. “Мин моны чабып алыйм әле”, — дип, икенче көнне чалгысын алып килә һәм чабып та ташлый. И-и, кинәнә бу, покослар калын була, печән күп булыр, дип учын-учка уып йөри.
Беркөнне колхоз рәисе Әбзал абый Үзбәков атына атланып кырларын карарга чыга һәм карбыз бакчасына да сугыла. Бакчаны әйләнеп чыкканда, теге печән покосларын да күреп ала. Кинәт атын бора да сакчылар шалашына таба юнәлә. Аны Вәлетдин абзый ачык йөз белән каршы ала.
- Вәлетдин, ә теге печәнне кем чапты икән? — дип сорый председатель.
- Мин чаптым, — дип җаваплый Вәлетдин абзый.
- Ә-ә, син чапкансың икән! Бик яхшы! Хәзер инде киптер, җыештыр, чүмәләләргә өеп куй, — ди дә, Вәлетдин абзыйга коры гына караш ташлап, атына утыра да китеп тә бара.
Вәлетдин абзый берни аңламыйча кайгыга чума. “Тырыштым-тырыштым, бөтен тырышлыгым юкка чыкты”, — ди, ашамый-эчми, күзенә йокы керми моның.
Ләкин рәис әйткәннәрне тулысынча үти: печәнне киптерә, җыештыра һәм өеп тә куя. “Бу моның белән генә бетмәс, тагын миңа җәза булыр”, — дип курка.
Беркөнне шул печән чүмәләләре янына төяүчеләр белән машина килеп туктый. Вәлетдин абзыйга бер сүз дә әйтмичә, печәнне төяп алып китәләр. Вәлетдин абзый машина артыннан әрнеп карап кала.
Кичкә таба өенә кайтып китә. Йортына керсә, ни күзе белән күрсен, чапкан печәне йортында өелеп ята. Шатлыгыннан нишләргә дә белми, кинәнә, шатлана. “И-и, Әбзал абзый миңа мәзәк ясаган икән”, — дип, гомере буе бу шаяруны искә төшерә.
Күп еллар үткәч, бу хәлне Вәлетдин абзый миңа да сөйләде. Туйганчы көлдек, Әбзал абзыйны яхшы сүз белән искә алдык.
Юныс ЗӨЛКӘРНӘЕВ.
Самара шәһәре.
Просмотров: 1103