Өч көнгә утырмага…

guinea-pig-758521_1280Көннәрдән бер көнне улым тыны бетеп йөгереп кайтып керде. “Ән-ни! Бер малай миңа диңгез дуңгызын 3 көнгә биреп торырга вәгъдә итте!” — дип, түземсезлегеннән сикергәли үк башлады. Шатлыгы битенә чыккан малайдан ник өч көнгә генә дип сорап торуы да урынсыз булып тоелды миңа. Ни өчен алай икәнен ул үзе дә белми иде бугай.

- Әни-и-и, ярыймы? Рөхсәт итәсеңме-е-е? — дип күзен тутырып карады миңа улым.

- Ярый инде, ярый, — дип ризалыгымны бирми булдыра алмадым. Ләкин аннан соң әңгәмә үткәрдем, әлбәттә. Җанварны алгансың икән, димәк, аны ашатырга, артыннан җыештырырга, килбәтле кыланырга кирәк булуын аңлатып та бетерә дә алмадым, улым инде каяндыр картон тартма тартып чыгарды, кайчы һәм клей, скотч белән коралланып, дуңгызчык өчен патша сарае корырга кереште. Сарай, чыннан да, бик матур, бизәкле булып чыкты, һәм менә инде аның хуҗасы да утырмага килеп керде.

- Әни, ә нигә аны диңгез дуңгызы дип атаганнар? – дип сорады бераздан улым, яңа дустыннан күзен дә ала алмыйча.

Мин белгәннәремне барлый башладым. Диңгез артыннан алып кайтылган булганга «диңгез» сүзе кушылганын белә идем. Ә менә ни өчен дуңгыз?.. Тәки исемә төшерә алмадым.

Коңгырт төстәге диңгез дуңгызы бераз тимгелле һәм бик тә йонлач иде. Картон сараеның бөтен почмакларын тикшереп туйгач, кисеп ясалган ишек аша иреккә чыгып йөри башлады. Тырнаклары белән шакый-шакый, паркет идән буйлап чаба, үзе нидер эзләнә. Ә нәрсә эзләгәнен аңламыйбыз! Дуңгыз идән келәме чукларын чәйни башлагач кына, без ашыйсы килгәнен аңладык. Ә ул нәрсә ашый соң? Ә! Исемә төште! Үләннәр ярата ул! Улымны үлән җыярга җибәрдем. Ә дуңгызның яшелчәләр яратканын бөтенләй онытып җибәргәнмен. Дуңгыз башта үләнгә, аннары яшелчәләргә ташланды. Аппетиты бик яхшы икән моның!

Чиста, матур, ялтырап торган паркет идән, картон сарай һәм диңгез дуңгызы бик сәер күренеш иде! Җитмәсә, берникадәр вакыттан соң «ферр-ферр» дигән тавыш ишеттек. Карасак, идән уртасында 15 — 20ләп кара борчак ята. Нәрсә бу дип әйбәтләп караган идем… Аңладым.

- …Улым! Бар, дуңгызың артыннан җыештыр!

Улым себерке алды да тиз генә «борчакларны» җыеп куйды. Өйдә тагын тәртип, чисталык урнашты. Тагын 10-15 минуттан соң шул ук «ферр-ферр»не ишетек. Бу юлы кара борчакларның очып чыгып, бүлмә буйлап сибелгәннәрен үзем күреп тордым. Мин тагын йомшак кына тавыш белән: «Улы-ы-ым! Бар инде, җыештыр!” – дим.

Улым тагын җыеп алды «борчакларны». Бу җанварны артык яхшы ашатканбыз ахыры. Кичкә кадәр малай себерке белән соскычны кулыннан төшермәде. Җыештырып алырга өлгерми, тагын «ферр-ферр» ишетелә…

Икенче көнне иртән-иртүк улыбыз дуңгызны хуҗасына илтеп куйды. Малайның дуңгызны ни өчен өч көнгә биреп торуын да аңладык. Без бер көн дигәндә “ферр-ферр”дән хәлдән тайдык, ә ул аны үлгәнче тәрбияләргә тиеш бит! Ни өчен аны дуңгыз дип атаулары да аңлашылды — бигрәк тә пычрак икән.

Менә шулай минем улым тере җан иясен асрауга алуның зур җаваплылык икәнен аңлады. Ул бик җаваплы кеше булып үсте. Һәм мин моның өчен диңгез дуңгызына бик тә рәхмәтле!

 

Гөлшат ГАРИФУЛЛИНА.

Самара шәһәре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1130

Комментирование запрещено