Не может быть!

2-and-1“Акчарлак” газетасын укып утыра идем, “Не может быть” дигән мәкаләгә күзем төште. Көлә-көлә укып чыктым да кеше язмышлары охшаган булуына тагын бер кат инандым.

Бер ир икенче бер авылдан сугымлыкка дип ике айлык үгез бозавы алып кайткан. Хатынына, үгез бозавы тиз үсә, үзебезгә, балаларга да ашарга, сатарга да калыр, тәрбияләп үстерик әле, дигән. Берничә ай үткәч, хатынының күзе төшә, бу бит үгез түгел, тана икән. Моны иренә кереп әйтә. Авыл кешесе бит син, шуны да аера алмадыңмыни, дип ирен битәрли башлый. Ире: “Не может быть, мин дурак что ли”, — дип чыгып китә һәм, кесә фонаре белән иелеп караса, дүрт имчәкле бикәч булуын күрә. Хатыны: “Ышандыңмы? Не может быть!” — дип үртәп ала. Шуннан бу исем аңа үлгәнче ябышып кала да инде.

Менә бездә дә күп еллар элек шундый хәл булган иде. Ирем Хәлиулла һәм олы апамның ире Исламгәрәй җизнәй күрше чуаш авылына маллар карап кайтырга чыгып китәләр. Колхоз бар вакыт, эшчеләргә игенен-печәнен биреп торалар. Күп кеше районга илтеп сөт сата иде, ә без ел саен ике-өч айлык 1 — 2 бозау сатып ала идек тә үстереп сата идек, сугымлыкка да кала.

Алар безгә 500 сумга бер мүкләк сыер алганнар, ә җизнәй үзенә буаз сарык алып кайткан. Чуаш әби, сарык бик яхшы, нәселле, елына икешәрне бәрәнли, дип мактаган. “Инәсе, ике айдан бәрәнли, яхшы гына ашат моны”, — дигән җизнәй.

Менә ике ай да үтеп киткән. Бу сарыкның эче дә юк. Апам, кая имиләрен тотып карыйм әле дип, үрелүе була, кулын тиз генә тартып ала.

- Абау, бу бит тәкә булган, чынаяк хәтле лампочкасы салынып тора, — дип җизнәйне чакыра.

- Чык, сарыгың өчне бәрәнләгән, — ди.

- Әйттем бит нәселе яхшы, — дип җизнәй йөгереп чыккан. Бәрәннәр кая, дигән сорауга, иелеп тотып кара, сарыгың тәкә бит, дигәч, җизнәй дә, “Не может быть” дип, лампочканы тота.

- На самом деле, инәсе, тәкә икән, — дип, сарыкны күтәреп, ут яктысына тотып карый.

Әй тотына чуаш карчыгын сүгәргә. “Ачыбал эчереп, буаз сарык урынына тәкә салып җибәргән! Оятсыз! Иртәгә үк суям! — дигәч, апа: “Үзең ашасаң гына суй сасы тәкәңне”, — дип оршышканнар да, көлешкәннәр дә. Вәт сиңа “Не может быть!”

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы, Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1130

Комментирование запрещено