Сыерларын яратып: «Сөтлебикә», дип кенә атап йөртә Яңа Ярмәк авылы фермеры Салават Заляев. “Без сөйләгәнне аңлыйлар алар, татарча өйрәнделәр инде”, — дип шаярта да. Ә чынында бу шаярту да түгел икән бит. “Сыерларга тавышыңны күтәр әле син, аннары сауганда, алар бер урында тормыйлар, тибенә башлыйлар. Мал да үзен яраткан кешене ярата шул”, — ди кулга ияләшкән сыерларын сыйпап, иркәләп кенә торган фермер.
Заляевларның фермасы йортларыннан ике йөз метр ераклыкта урнашкан.
“Фермага иртән иртүк чыгып китеп, сәгать уннарда өйгә әйләнеп кайтам. Аннары кичке дүрткә яңадан анда барам. Шул арада инде малларымны юксынам. Үзләрен кочам да үбәм – шулкадәр нык сагындырыла!” – дип сөйли милләттәшебез.
Салават әфәнденең әтисе Мөдәррис 42 ел тракторчы булып эшләгән, әнисе Фәһимә 44 ел авыл фермасында сыер сауган. Дүрт баласы арасында төпчек булган улы Салават алтынчы сыйныфка күчкәч, әнисе аны көн саен кичләрен үзе белән фермага алып бара башлый. Сөт тулган чиләкләрне абзарның бер башыннан икенче башына ташырга ярдәм итә малай. Аннары әнисе аны сыер саварга да өйрәтә. Ә инде 7 — 8нче сыйныфларда укыганда, әти-әнисе берәр кая кунакка китсә, Салават фермада әнисе урынына сыер саварга да кала торган була. Әле бит ул вакытларда аппарат-фәлән юк, кулдан савалар иде. Мәктәп яшендәге малай 15 сыерны саусын әле!
Әнисе улын кечкенәдән сыерлар карарга, аларны көтүгә чыгарырга, печәнен әзерләргә дә өйрәтә.
“Алайса төпчек бала иркә була, диләр. Сез бер дә иркәләнеп үскәнгә охшамагансыз. Әнә балачагыгызда олылар эшен булдыргансыз”, - дигәнемә Салават абый елмаеп куйды:
«Әйе, апаларым Резеда, Нурия, абыем Марат та син безнең кебек түгел, өлгер дә соң бит, дияләр иде”.
Салават әфәнде Себер якларында да эшли, Самарда түбә ябып та йөри.
Дүшәмбе авылдан Самарга эшкә чыгып китә һәм җомга көнне әйләнеп кайта торган була. Йорттагы малларын хатыны Асия карый тора. Өчәр сыер, үгезләр тоталар алар. Ит саталар. Ул вакытларда әле авылларда сөт җыеп йөриләр иде бит. Салават абый бер литр сөтне башта — өч, аннары биш сумга тапшырып җибәргән чакларны хәтерли. Җәйгелеккә 30ар бройлер тавыгын сатып алалар, йөзәр чебеш үстерәләр Зәләевлар.
Авыл куенында, мал-туар, кош-корт карап, бакча үстереп, көтү көтеп үскән Салават Заляевның күңеле туган җиренә, авыл хезмәтенә тартыла шул.
“Гомер буе колхозда эшләгән кешеләрнең баласы кем булсын инде? Тракторчы, фермер… Авыл җирләрендә крестьян-фермерлык хуҗалыкларын булдырырга ярдәм итүче яңа“Агростарп” программасы барлыкка килүен ишеткәч, анда катнашу турында озак уйланып йөрдем мин. Куркыбрак, шикләнебрәк тордык. Гаиләм дә башта бу идеяны хуплап бетермәде. Шарт буенча грант акчасының ун процентын үз акчаң тәшкил итәргә тиеш бит. Менә өч миллионлык грантның 2 миллион 636 меңен дәүләт бирде, ә 364 меңе – үземнеке. Безнең өчен бу — зур акча, әлбәттә. Шуңа күрә тәвәккәллек итмичә тордык. Аннары барыбер катнашырга җөрьәт иттек.
2019 елда, кирәкле документларны әзерләп, гариза бирдем һәм грант оттым. Беренче омтылыштан ук уңышка ирешүемә күпләр гаҗәпләнде”, — дип сөйли әңгәмәдәшем.
Үзенең тракторы искергән булганга, Салават абый грант акчасына терлек азыгын әзерләү өчен өр-яңа МТЗ-82 тракторы, печәнне җыеп пресслау һәм аны рулонга төрү җайланмасы, ә бер миллион сумга кара-чуар токымлы ун сыер сатып ала.
“Мал тоткан кешегә тракторсыз булмый – җир дә сөрә, печән дә чаба, җыя да, рулонга да төрә бит ул. Иртән тракторда чыгып китәм дә кичкә кадәр эшләп йөрим”, — ди Салават абый.
“Ә ни өчен нәкъ сыерлар тотарга уйладыгыз соң?” – дип кызыксындым аңардан.
“Сөттән файда күп. Сыер тоткач, акчаның һәр көнне кергәнен белеп торасың. Сөтен тапшырасың, каймагын, эремчеген, катыгын, маен ясап сатасың. Ә ит токымын бер ел ярым, бер ел да сигез айлар асрарга кирәк бит әле.
Бүгенге көндә безнең шул ун сыерыбыз һәм бозауларыбыз да бар, ягъни сөт токымын да, ит токымын да тотабыз, барлыгы – 24 баш.
Әлегә ун сыердан тәүлегенә 150 литр сөт савып алабыз. Бу аз инде. Сыерларыбыз беренчегә генә бозауладылар бит әле, шуңа күрә сөтләре әллә ни күп түгел. Былтыр без бер елга җиде йөз җитмеш өч мең сумлык табыш алдык. Икенчегә бозаулагач, сөтләре арта барачак. Менә ике сыерыбыз икенчегә бозаулады инде, хәзер өченчесен көтәбез. Бер сыердан елына биш-алты тонна сөт алу тиешле”, — дип уртаклашты милләттәшебез.
Сыерларны заманча чит ил аппараты белән хатыны Асия сава икән. Эремчеген, катыгын, каймагын да ул ясап сата.
“Сөтебез тәмле, сыйфатлы булгач, сатып алучыларга кытлык юк. Үзебезнең авыл халкы да, башка җирләрдән дә киләләр. Мактап, рәхмәтләр әйтеп китәләр. Эремчек, каймак-катыкка да сорау зур. Хәзер күп кешенең экологик яктан чиста, табигый ризыклар ашыйсы килә бит. Сөтне Исаклы районының Ганькино авылына илтеп тапшырабыз. Анда аена бер – ике тапкыр анализ алып торалар. Сөтебезнең майлылыгы – 3,9 процент”, — дип сүзгә кушылды Асия ханым.
Зәләевлар ике кешене рәсми рәвештә эшкә алганнар, хезмәткәрләре тулы социаль пакет белән тәэмин ителә.
“Үземнең күршеләрем алар - Марат Кадыйров һәм Булат Фәтхуллин. Сызгырсаң да, тәрәзәгә шакысаң да, койма аша кычкырып чакырсаң да, шунда ук килеп җитәләр. Киңәшеп эшлибез. Үзләренә “Афәрин!” — дип кенә әйтә алам. Рәхмәт яусын, уңайсыз хәлгә куйганнары юк”, — ди Салават әфәнде.
Хәләл җефетен, балаларын да мактап телгә ала ул:
“Хатыныма куанып бетә алмыйм, Аллаһыга шөкер. Уңган, эшчән, гел булышып тора. Ул 19 ел укытучы булып хезмәт итте, бүген китапханәдә эшли. Иртәнге сәгать биштә сыер саварга чыгып китәбез, тугызда әйләнеп кайтабыз да ул эшкә китә. 28 ел бергә гомер итәбез. Балаларым Алисә, Руслан да, шөкер, тәүфыйклы булып үстеләр. Кызым юридик белем алды, Самарда милек департаментына урнашты. Руслан нефть тармагын сайлап алды. Кряж бистәсендә “Роснефть” заводында эшли. Атна саен кайтып, ярдәм итеп торалар”.
Фермерның 110 гектар җире бар. Ул анда — бодай, күбрәк өлешенә арпа чәчә.
“Үзебезнең җир булу бик яхшы инде. Бодаен, арпасын, печәнен, саламын сатып ала башласаң, кыйммәткә төшә бит. Ә болай, әлһәмдүлилләһ, малларыбызны ашатырга җитеп тора. Бодаен авыл халкына да сатам. Бездә күбесенчә олы яшьтәге кешеләр яши, алар мөгезле эре терлек асрый алмыйлар. Кемдер тавык тота, кемдер җәйгелеккә каз, үрдәк сатып ала. Ә кош-корт күбрәк бодай ашый бит инде”, — ди фермер хуҗалыгы башлыгы.
“Салават абый, ашату дигәннән. “Сыерның сөте – телендә”, дип юкка гына әйтмиләрдер инде. Малны, иң беренче чиратта, дөрес ризыкландырырга кирәк бит. Бу инде сөт күләмен дә арттырачак. Сез терлекне дөрес ашатыр өчен рацион төзисезме?” — дигән соравыма ул болай дип җавап бирде:
“Үзебез гел бертөрле ризык белән тукланмыйбыз бит. Терлек да шулай инде. Аңа силосы да, печәне дә, фуражы да, саламы да – бөтенесе дә кирәк. Мәсәлән, маллар көндез – силос, төнгегә печән ашый. Алларында тозлары тора. Капчык-капчык витаминнар сатып алабыз, аларны фураж белән бутап бирәбез. Прививкаларын кадатып торабыз.
Урамда биш градустан артык салкын булмаса, үзләрен утарга чыгарабыз, анда да саламы да, печәне дә салынган, тозы да куелган. Син сыерларга бер генә көн суны вакытында эчермә әле, ике-өч сәгатькә генә соңарып бир, күзгә күренеп сөтләре кими. Бөтенесе үзебездән тора. Малны ничек тәрбиялибез, нәтиҗәсе дә шундый булачак”.
“Сез – җир кешесе. Яз җитү белән, күңелегез кырга ашкынамы?”
“Язын гына түгел, кышын да ашкына. Хәзер дә басуларга барып киләм. Җәйләрен инде иртән иртүк чыгып китәм дә шунда югалам. Маллар карарга да, кырда эшләргә дә яратам. Таң атканда басуда сайраган тургай тавышлары күңелемнең иң нечкә кылларын тибрәтеп җибәрәләр. Күңелемнең бер чите сөтлебикәләрем белән булса, икенчесе кыр-басуларда инде минем”.
“Игенче буларак, татар халкының: “Язгы бер көн ел туйдыра”, дигән мәкален ничек аңлатыр идегез?”
“Язын чәчү эшләрен вакытында, яхшы итеп, ныклап башкарып чыкмасаң, көзен кырда иген шауламаса, эскерт-эскерт салам-печән өелмәсә, сенаж-силос базлары тулмаса, фермаларда да күпләп ит-сөт җитештерә алмыйсың ул”.
“Крестьян-фермер хуҗалыкларын булдыру авылның үсешенә китерәме? Аны нидән күрәсез?” – дип кызыксындым Салават абыйның фикере белән.
“Китерә генәме! Авылыбызда яшәүчеләрнең күбесенең җире бар, күпләп мал-туар тоталар. Мин яшьләргә дә: “Нигә сез грант алу программаларында катнашмыйсыз?” – дип әйтеп киләм. Үз акчабызга гына тиз арада сыерлар да, трактор да сатып алып булмый шул. Авылның берничә кешесенә генә булса да эш урынын булдыру да ни тора бит”.
“Киләчәктә хуҗалыгыгызны зурайтырга ниятлисезме?”
“Уй-ниятләребез бик күп безнең. Сыер абзарларын сипләп, аларны зурайту, сыер башын йөзгә җиткерү, малларны ашату-эчерү өчен заманча җиһазлар алу турында да хыялланабыз. Әле менә яхшы токымлы сарыклар да алырга телибез. Үзебез өчен генә алты оя умартабыз да бар, кош-кортлар да тотабыз.
Авылда торгач, эшләп үскәч, хезмәттән курыкмыйбыз. Беркайчан да кулларны кесәгә тыгып, тик басып торганыбыз юк. Эшебез булганга куанып яшибез. Иң мөһиме – Аллаһы Тәгалә исәнлек бирсен. Тырышсаң, теләгең булса, барысын да булдырырга мөмкин”, — дип шатланып сөйли Салават әфәнде.
Зәләевларның шулхәтле эшчән, уңган булуларына исләрем китте минем. Аларның йокы күргәннәре дә юктыр инде. Үзем авылда үскән кыз булгангадыр инде, Салават абыйны якын күрдем мин. Бигрәк тә ул ачык йөзле, аралашучан, гади, эчкерсез кеше булып чыкты, минем белән бар күңелен биреп сөйләште.
Яңа Ярмәктә гомер итүче Гөлсинур апа Гафуровадан авылдашы Салават Зәләев турында фикерен сорагач, ул да минем сүзләремне хуплады:
“Салават минем кызым Гөлшат белән бер сыйныфта укыдылар. Шулкадәр акыллы бала ул! Киң күңелле, ачык йөзле, кешелекле, миһербанлы. Шулай күпләп кар яуган көннәрнең берсендә ирем тыштан өйгә керде дә: “Салават тракторында урамнарны чистартып йөри. Үзенә кул болгаган гына идем, шунда ук килеп җитеп, капка төпләребезне кардан чистарттып та китте”, — дип сөйләде. Менә шундый ярдәмчел кеше инде ул Салаватыбыз. Күптән түгел мин аңардан бодай алырга бардым. Елмаеп, апа, апа, дип кенә тора ул. Бодаен да арттырып та сала әле.
Тәртипле гаиләдә тәрбияләнеп үсте, әти-әнисе дә бик яхшы, уңган кешеләр иде. Раббыбыз Салаватка һәм аның гаиләсенә исәнлек бирә күрсен. Эшләре гөрләп барып, авыл халкын шулай куандырып яшәргә язсын үзенә”.
Салават абыйга: “Шушы авыр хезмәткә алынуыгызга үкенмисезме?” – дигән соңгы соравымны биргәч, ул, бер дә икеләнмичә, болай дип җавап кайтарды:
“Нигә грант алу программасында алдарак катнашмадык икән, дип кенә үкенәбез. Барысыннан да канәгать, бәхетле без.
Әлеге программа буенча биш елга исәпләнгән килешүнең срогы беткәч, Аллаһы насыйп итсә, тагын дәүләт ярдәмен алыр өчен гариза бирергә планлаштырабыз”.
Салават әфәнде Зәләев, башлап җибәргән хезмәтен ташламыйча, аны гомерлек эше итәргә тели. Димәк, базарларда чын авыл сөте дә сатылачак, авыл халкы эшле дә, Яңа Ярмәкнең киләчәге дә өметле булачак… Аллаһы Тәгалә чын авыл кешесе, чын җир кешесе булган Салават абыйга игелекле ниятләрен тормышка ашырырга насыйп итсен.
Миләүшә ГАЗИМОВА.
Җәмилә Шәрифуллина фотосурәтләре.
«Самар татарлары» журналы, № 1 (30), 2021 ел.
Просмотров: 1545