“Кеше читтән синең яхшы сыйфатларыңны күреп шатланса, бу инде тормышта — зур җиңү”

219 каб

Фәния  Гыйләҗева

“Укытучы – оста артист, ләкин аңа кул чапмыйлар. Ул — оста скульптор, ләкин аны күрмиләр. Ул — яхшы табиб, ләкин аңа пациентлары бик сирәк кенә дәвалаган өчен рәхмәт әйтә, кайберәүләре кайвакыт дәваланырга да теләми.

Ә рухлану өчен кайдан көч алырга соң? Бары тик үзеңнән, үзеңнең хезмәтеңнең бөеклегеннән”.

С.Л. Соловейчик.

 

Укытучы — бөек җан ул. “Укытучы» сүзе — изге сүз ул. Һәр кеше, мәктәпне тәмамлап, еллар узган саен, бу сүзнең тирән мәгънәсенәтагын да ныграк төшенә башлыйдыр. Мөгаллим, бөтен көчен биреп, укучыларын матур итеп үз фикерләрен җиткерергә, балалар күңеленә югары әхлаки орлыклар салырга тырыша, тормышны аңларга, аны яратырга өйрәтә, нарасыйларның уңышына чын күңелдән шатлана һәм алар белән горурлана.

Балаларга татар телен, туган телне өйрәтүче укытучыны бигрәк якын күрәм мин, чөнки бу — безнең милләтебез теле. Аны юкка гына назлы итеп “ана теле”, дип атамыйлардыр инде.

Нурсәхи кызы Фәния ханым Гыйләҗева – Самарның “Яктылык” мәктәбендәге шундый күркәм укытучыларның берсе. Ул укучыларга  татар теле һәм әдәбияты буенча белем бирә.

Татарстанның атказанган укытучысы, Россия Федерациясе мәгарифенең мактаулы хезмәткәре, Россия күләмендә узган “Иң яхшы укытучы” бәйгесендә җиңеп, 100 мең сумга  лаек булган Фәния ханым Гыйләҗева белән рәхәтләнеп ана телебездә сөйләшеп утырдык.

- Фәния апа, кайсы якның чишмә суларын эчеп үстегез?

- Кләүле (хәзер Камышлы) районында урнашкан Балыклы авылы чишмәләренең  баллы суын эчеп, гүзәл табигате кочагында назланып үскән кыз мин.

- Әти-әниегез сезгә нинди тәрбия бирделәр?

- Без әни канаты астында гына үстек. Көз көне амбарда ашлык чистарткан вакытта әтиемне ток сугып үтерә. Шулай 38 яшьлек өрлектәй ир, хатынын, дүрт баласын, әнисен калдырып, мәңгелеккә күчә. Ул вакытта миңа өч яшь ярым иде. Әтине җирләргә алып киткәндә кул болгап озатып калганымны хәтерлим.  Әнием безне берүзе тәрбияләде. Олы апам 13 яшендә чирләп үлде. Ике энем белән үстек.

Әниебез башлангыч сыйныфлар укытучысы иде, өстәмә хезмәт дәресләрен алып барды һәм китапханәдә эшләде. Шулай аннан-моннан акча табып, газиз балаларын башкалардан ким булмыйча үстерергә тырышты, мәрхүмкәем.Татар телен дә укытты ул.

Әниебез тормышта безнең өчен маяк иде. Уч төбендә сикертеп үстермәсә дә, безне ачуланганы да, кул күтәргәне дә булмады. Без хезмәт белән тәрбияләнеп үстек. Энеләрем йорт эшләрен башкардылар, мине сарайга чыгармадылар, тирес түктермәделәр. Мин өйдә хатын-кыз эшләре белән мәшгуль булдым. Әни мәктәптән кайтканчы барысын да өлгертеп куя идек. 

Кичләрен өстәл тирәсенә барыбыз бергә җыелып, тәмле ашлар ашап, матур гына сөйләшеп утыру гадәтебез булды. Әни хәлләребезне, нинди билгеләр алганыбызны сораша. Шундый ямьле, күңелле чаклар!

Әниемнән бөкри, мантый, җәймә, кыстыбый, пәрәмәч пешерү осталыгына өйрәнеп калдым. Бигрәк тә яңгырлы көннәрдә мунча ягып, таба ашлары белән сыйлый иде ул безне. Кунаклар килгәч, без олылар белән бергә табынга утырмадык.

Анамның бер искиткеч ягы белән әле һаман да сокланам – ул татар халык мәкальләрендә балык кебек йөзә иде. Шулкадәр күп мәкальләрне ничек исендә тота алгандыр инде! Халык сүзе шулхәтле хак бит ул, аңарда хикмәт бар, бер мәкаль үзенә бер романны тәшкил итә. Мин укучыларыма да: “Балалар, татар халык мәкальләрен күбрәк белсәгез, тормыш үзеннән-үзе ямьләнеп китә. Сезнең белән аралашучы иптәшләрегез сезгә артык бер сүз әйтә алмый торган була, бер генә мәкаль белән сез аларны урыннарына куя аласыз. Җавабыгыз төгәл дә, дөрес тә, аңлаешлы да була”, — дип әйтәм.

Әнием халык сүзен гел сөйләмендә кулланды. Аның янына кайткач, бер генә мәкален отып калсам да, миңа яшәргә ничектер җиңелрәк булып китә иде.

Әниебез бик уңган, җитез, эшчән, чиста хатын булды. Безне дә үз үрнәгендә тәрбияләде. Тыйнак, матур кеше иде ул. Шул ук вакытта тапкыр телле, үҗәтле, тиз фикер дә йөртә белде. Бервакытта да үзенең исемен таптатырга бирмәде. Шушы мәкальләре, үз-үзен тота белүе ярдәм иткәндер инде.

Безне ул приказ биреп түгел, йомшак сүз белән, юхалап, мактап, “Ии, кызым, булдыргансың икән”, “Ии, улым,  яныкаем, тыңлыйсың да бит”, дип эшләтә иде.  Җаен дә, сүзен дә таба белде. Өчебезне дә югары белемле итте, өчебезнең дә туйларын уйнады.

Матур җырлый, бәйрәмнәрне алып бара иде. Әнием турында горурланып кына искә алам мин.

- Әниегез эзеннән китеп, укытучы һөнәрен сайларга булдыгызмы әллә?

- Әнием үрнәге дә этәргеч булды. Беренче укытучым Фәһимә апа Гаделшинаның дәресләрен дә бик яраттым. Журнал ясап, балаларның исем-фамилияләрен язып, үзләренә билгеләр куеп, укытучы булып уйный идем.

Мәктәптән соң Алабуга институтына филология факультетына укырга кердем. Икенче курста үземне староста итеп куйдылар. Уку җиңел бирелде миңа. Рус, татар телләре һәм әдәбияты укытучысы булып чыктым.

Аннары юллама буенча Кләүле районының Никиткино исемле чуваш авылына эшкә җибәрделәр. Ике ел эчендә өстәмә немец телен дә, географияне дә укыттым. Әнием дә берничә ел географияне укыткан иде. Аның сакланып калган язмалары, планнары, китаплары миңа бик ярап куйды.

1985 елда Иске Усман авылының Рәшит исемле егетенә кияүгә чыгып, шунда эшли башладым. Алты ел тату гына гомер иткәч, 30 яшендә ирем вакытсыз якты дөньядан китеп барды.

1998 елда кыш уртасында, ике баламны ияртеп, Иске Усманнан Самарга чыгып киттем. “Яктылык” мәктәбенең беренче мөдире Хәридә ханым Дашкинага әле дә рәхмәтлемен, мине эшкә кабул итте. Башлангыч сыйныфларда рус теле укыттым, дәресләрдән соң, әти-әниләре килеп алганчы, балалар белән шөгыльләндем. 

Менә “Яктылык”та эшләвемә 23 ел булды инде. Гомер тиз уза шул.

- Укытучы хезмәте күңелегезгә нәрсәсе белән якын?

- Балаларны яратам мин. Аларны сөймәсәң, мәктәпкә якын да барырга түгел. Һәр дәрес бер ачыш бит ул. Һәрберсе тормыш белән бәйле. Көн саен яңалыклар, нинди дә булса үзгәрешләр. Бер дәрес икенчесенә бер дә охшамаган. Мин бертөрлелекне яратмыйм. Параллель классларда да бер үк дәресне төрлечә, кызыклы итеп бирергә тырышам. Укучыларның күзгә карап җавап биргәнен, аларның күзенә карап дәрес аңлатырга яратам. Балаларның яхшы укулары, мин биргән теманы аңлаулары, югары билгеләр алулары – барысы да күңелне бизи, әлбәттә.

- Сез татар телен укытасыз. Балаларга ана телен үзләштерүе авырмы? Алар телне яратып үзләштерәләрме? Бер сүз татарча белмәүче нарасыйлар мәктәптә генә туган телне өйрәнә алалармы яисә гаиләдән башларга кирәкме?

- Иң беренче чиратта, гаиләдән башларга кирәк! Мин мәктәптә төрле чараларда чыгыш ясаганда да сүземне түбәндәгечә башлыйм: “Хөрмәтле әти-әниләр, әби-бабайлар. Каникул вакыты җитә, балаларыгызны хезмәткә өйрәтегез. Һәм, зинһар өчен, үтенеп сорыйм – алар белән русча аралашмагыз, татарча сөйләшегез”.

Бер елны олимпиадада да Казан мәгариф системасының бер вәкиле: “Чегәннәрнең мәктәпләре бармы? Юк. Ә ничек соң алар үз телләрен яхшы беләләр?” – дип сөйләгән иде. Менә синең соравыңа җавап, Миләүшә, ул балалар ана  телен гаиләдә өйрәнәләр, һәрвакыт үз телләрендә сөйләшәләр.

Саф татар гаиләсендә үскән нарасыйлар мәктәптә татар теле дәресләрен яхшы үзләштерәләр, олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Ул балаларга да, аларның әти-әниләренә дә мин рәхмәтле. Кем өйдә татарча сөйләшә, аңа белем алуы ансат.

Укучыларның теләкләреннән дә күп нәрсә тора, әлбәттә. Күзләрендә очкын күрсәм, аларның тиз өйрәнәчәкләрен шунда ук сизеп алам. Тырышлыгы, теләге булмаганнарга, әлбәттә, телне үзләштерү авыр, алар кирәксенмиләр дә. Хәтта бер сүз татарча белмәгән балалар, теләкләре булса, яхшы укып китәләр.   

Мин әби-бабайларына һәрвакыт: “Сезгә оныкларыгыз әби-бабай, дип эндәшәләр. Сез аларга шушы сорауны бирегез – ә үзләре картайгач, оныкларыннан әби-бабай, исәнме, саумы, хәлең ничек сүзләрен ишетерләрме? Оныкларыгызга шуны җиткерегез”, – дип сөйлим.

- Сез укыткан нарасыйларның күбесе татар теле буенча олимпиадаларда призлы урыннар алып килүен беләм. Бу – укытучының яхшы хезмәтенең күрсәткече, дип саныйсызмы, баладан да күп нәрсә торамы?

- Менә Айсылу Урсакаевадан башласам, ул, иң беренче булып, төбәкара олимпиадада катнашып, сәнгатьле тел һәм сөйләм өлкәсендә “Яктылык”ка уңыш китерде. Үҗәтлеге белән иреште ул моңа. Денис авылы кызы Алия Галиуллина шулай ук төбәкара олимпиадада  өлкәбезгә җиңү китерде. Әлбәттә, укучыларның үзләреннән күп нәрсә тора. Тырыш балаларга исләрем китә минем, хаталарын төзәтәләр, эшләрен җиренә җиткереп башкаралар. Һәм, шатлыгыбызга, андыйлар күп. 

Укучыларыбызның уңышлары безнең эшебезнең күрсәткече дә булып тора, әлбәттә.

- Балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләр өчен нинди ысуллар кулланасыз?

- Гәҗитә-журналлар, китаплар, матур әдәбият, кызыклы әсәрләр  аша кызыксыну уятырга тырышабыз. Бездә эшләгән Сәгыйдә ханым Нурсәхиеваның ире такта башына элеп куярга төрле әйтемнәр язылган плакатлар ясаткан иде. Мәсәлән, анда Каюм Насыйринең “Рус телен өйрәнергә кирәк, үз телеңне белү тиеш”, дигән сүзләре дә урын алды. Шуны һәр дәрес алдыннан кабатлый идек.

Әкиятләр белән бәйләп, кызыклы диалоглар, монологлар төзибез.

Төрле-төрле чаралар эзләп табабыз инде.

- Дәресләрдән тыш, үз фәнегез буенча нинди чаралар уздырасыз?

- Төрле әсәрләргә нигезләнеп сәхнәләштерелгән тамашалар оештырабыз. Бөек шагыйрьләребез һәм язучыларыбызның туган көннәренә багышланган кичәләр үткәрәбез. Шигърият бәйрәмнәрен дә балалар бик ярата. Укучыларыбыз өлкә күләмендәге “Мирас” фестивалендә, фәнни конференцияләрдә катнашалар.

- Фәния апа, “Яктылык”та төрле милләт балалары укый. Программа таләп иткәнчә, алар да татар телен үзләштерергә тиеш. Моңа карата укучыларның һәм ата-аналарының мөнәсәбәтләре нинди, авырлыклар тумыймы?

- Нинди авырлыклар! Алар әле күп татарлардан да ныграк яратып укыйлар. Ата-аналарының каршы килүе түгел, киресенчә, һәрвакыт хуплап, шатланып торалар. Кыргыз, үзбәк балалары хәтта татар теле буенча олимпиадаларда катнышып, җиңүләргә ирешәләр. Мәсәлән, кыргыз кызы Айтурган Осмонова гел татар теле буенча олимпиадаларда уңышлы катнашып килә.

- Сезнеңчә, укытучы, белемнән тыш, тәрбия дә бирүчеме яисә тәрбияне ата-ана бирергә тиеш, дип саныйсызмы?

- Әлбәттә, тәрбияне күбесенчә әти-әни бирә. Хәзерге заманда бөтенесе дә телефонга чумган – шунысы аяныч. Балаларны тыңлатырга җиңел түгел. Әмма без, укытучылар, тырышабыз инде.  Дәрестә дә, мәктәп чараларында да, тәнәфестә  дә тәрбия темасын кузгатабыз.

- Укытучы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

- Иң беренче – балаларны яратырга. Үзенә дә игътибарлы булырга тиеш.

Фәнис Яруллинның укытучылар турында “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” исемле матур шигыре бар. Аны җырга да салдылар. Юбилеем белән котлап, мәктәпне тәмамлаган укучым Зилә Минебаева, шушы җырны үзе башкарып, миңа видеосын җибәрде.

Анда шундый сүзләр бар – “…сез иң күркәм кеше икәнсез.., сез иң гүзәл кеше икәнсез.., сез иң сабыр кеше икәнсез…”

Аны тыңлаганда яшьләрне тыя алмадым. Мөгаллимдә шушы сыйфатларның барысы да булырга тиеш. Сабырлык кирәк. Чыдам булмасаң, нәтиҗәгә ирешә алмыйсың.

- Ата-аналар белән мөнәсәбәтләрегез ничек?

- Алларында да, артларында да бер үк сүзне сөйлим. Берсенең сүзен икенчесенә җиткермим. Җыелышларым да озын-озак уза минем, әти-әниләрнең тиз генә таралышасылары килми. Гел турыга, дөресен әйтәм. Начар мөнәсәбәттә булганыбыз юк. Миңа ата-аналар белән эшләргә җиңел. Дөресен әйткәнгә аңлыйлардыр инде.

- Читтән торып укыту процессында нинди кыенлыклар белән очраштыгыз?

- Интернетның тизлеге түбән булганга, вакытында кереп, тиешле 30 минутлык дәресне рәхәтләнеп бирә алмаган чаклар күп булды. Андый вакытларда WhatsApp, Viber аша аралашырга туры килде. Онлайн форматта бөтен укучылар да дәрескә керми. Аннан соң өйдә баланың игътибары барыбер түбәнрәк дәрәҗәдә була, читкә китә, өй мохитендә ялкаулык та баса бит инде.

Күрсәтмә әсбапларын, биремнәр әзерләү, өй эшләрен тикшерү буенча да техник авырлыклар барлыкка килде.

Шуннан соң, әйткәнемчә, баланың күзенә карап укытырга, аның җавабын күзенә карап алырга яратам мин. Шулай булмагач, бу — минем өчен зур кимчелек.

Үземнең дәресләремдә мондый ысулның бер яхшы ягын да күрмәдем. Сүз дә юк, барысын да җиренә җиткереп эшләүче балалар да булмады түгел. Бу инде күбрәк аларның үзләреннән тора.

- “Яктылык”тагы хезмәтегез нәрсәсе белән күңелегезне бизи?

- Укучы күңеленә кереп кала алсаң, минем өчен шул шатлык. Әти-әниләрнең балаларын мәктәпкә якты йөз белән китереп бирүе, укучыларның татарча сөйләшүе, җыр җырлавы, шигырь сөйләве, куелган бурычларның, таләпләрнең үтәлүе, балаларның уңышлары, журналда үзләренә яхшы билгеләр кую, тирән белем бирү — шулар  күңелемне бизи.  Укучының күзенә карап, әйе, мин әзер дигән чаткыны күреп, тулы җавабын алсам, безнең эштән ата-аналар канәгать булса, ләззәт тоям.

- Укытып чыгарган балаларыгызны сагынасызмы, аларның язмышлары белән кызыксынып яшисезме? Үзләре сезнең белән элемтәдә торамы?

- Укучыларыма икенче әни булырга тырышам мин. Укудан тыш, тормыш проблемалары белән мөрәҗәгать итсәләр дә, киңәш сорасалар да, хәлемнән килгәнчә ярдәм итәм. Исемдә, бер елны депутат Александр Хинштейн Кремльдә чыгарылыш балына баруны оештырды. Анда укучым Ләйсән Мансуровага булып кайту бәхете татыды.

Ләйсән яныма килде дә: “Апа, барасым килми”, — ди. “Юк, барасың, Ләйсән, ул сиңа зур истәлек булып калачак. Андый мөмкинлек башка беркайчан да булмаячак”, — дип җибәрдем үзен Мәскәүгә. Ул әле дә моның өчен миңа рәхмәтләрен белдерә.

Мәрьям Батршина, Эльвира Йосыпова, Җәмилә Шәрифуллина, Камилә Сафиуллина, Алсу Хуҗина, Зилә Минебаева һәрвакыт шалтыратып, хәлләремне белешеп, бәйрәмнәр белән котлыйлар, тормышларындагы мөһим вакыйгалары турында сөйлиләр. Калган укучыларым да онытмыйлар, рәхмәт барысына да. Социаль челтәрләрдә дә аралашып торабыз.

Ә менә тәртип бозучы балаларны аеруча юксынам. Алар бит, яхшы укучыларга караганда, күбрәк сагындыралар.  Мәктәпне тәмамлаган укучым Галия Хәлиуллина да еш шалтырата. Бервакыт ул миңа: “Апа, Шамил  сыйныфташым: “Әгәр Фәния апага эләкмәгән булсам, миннән кеше чыкмый иде”, дип әйтә”, — ди.

Шундый сүзләрне ишеткәч, яшисе килә бит! Баланың кыйбласын үзгәртеп, яхшы юлга басуына өлеш керттем икән, шушы бәхет түгелмени?!

Яхшы укучыларым уку өлкәсендә зур горурлык булса, тәртипсезләрнең безнең ярдәмебез белән дөрес кыйбла сайлаулары — тормышта зур горурлык.

- Буш вакытларыгыз калса, нәрсә белән шөгыльләнергә яратасыз?

- Иртәнге җиденче яртыда өйдән чыгып китәм, кичен сигезенче яртыда кайтып керәм. Буш вакытлар аз эләгә шул. Андый чакларда оныкларым белән күрешергә тырышам.

Балаларымны таба ашлары белән сыйлап үстердем. Татар ашларын әзерләргә яратам. Шушы сыйфатым кызыма дә күчкән, минекеннән дә тәмлерәк пешерә. Каенансы да бик уңган, аңардан да күп нәрсәгә өйрәнә.

Социаль челтәрләрдә төркемдәш кызлар белән элемтәдә торабыз. Китаплар укырга, татар җырларын тыңларга яратам мин.

- Гаиләгез турында да әйтеп үтсәгез иде.

- Кызым Рания, улым Руслан. Дүрт онык әбисе мин. Гаиләмә тагын бер улым Илнар, кызым Елена өстәлде. Кияү белән киленемне үз балаларымдай кабул иттем. Эшчәннәр, уңганнар, акыллылар, Аллаһыга шөкер. Балаларым, оныкларым белән гел татарча сөйләшәбез.

- Үз гомерегездә үкенгән чакларыгыз булдымы?

- Кеше язмышын үзеңә ала алмыйсың, үзеңнекен кешегә бирә алмыйсың. Аллаһы нәрсә язган – шуны үтәбез. Бервакытта да үкенгәнем булмады.

- Тормышыгыздагы иң мөһим, истә калган вакыйгалар нинди булды?

- Әнинең җылы куенында үскән балачагым гел истә. Олыгая барган саен, кечкенә чаклар ныграк сагындыра икән ул. Әле дә туып-үскән йортыбызда карлыган-чияләр, алмагачлар мул уңыш бирә. Яз көне туган нигезебез шау чәчәктә. Кайткач, шушы куак, агачлар арасыннан нурлы йөзле әниебез килеп чыгар кебек. Балачак хатирәләре гомерлеккә истә кала шул ул.

Балаларымның тууы, аларны башлы-күзле итү, оныкларымның дөньяга килүе  – зур бәхет китергән олуг вакыйгалар.

Өч педколлективта эшләдем, өчесе дә берсеннән-берсе әйбәт булдылар. Бер коллективта да укытучыларның үзара сүзгә килешмәгәннәрен күрмәдем. Бер мәктәптә дә миңа начар директор эләкмәде, һәрвакыт җитәкче ролендә ярдәм итеп, юл күрсәтеп, хуплап тордылар.

Студент еллары да, безгә тирән белем биргән көчле укытучыларым да якты истәлек булып калды.

- Тормышта кемнәргә таянып яшисез?

- Аллаһы Тәгаләгә таянам. Балаларым, энеләрем Фәнис, Фәиз – ышанычлы терәгем. Энеләрем гомер буе ике канатым булдылар, мине апа буларак зурлап, булышып яшиләр. Бәхетемә, аларның хатыннары – Рәсимә һәм Гөлфирә дә — бик яхшы кешеләр. 30 елдан артык аралашып, дус гомер итәбез. Мин дә ике балам белән калдым, Фәиз хатынының апасы да ике бала белән калды. 

Алар шушы нарасыйларны да кайгыртып яшәделәр бит әле.

Балаларыма да: “Сез шуларны күреп үстегез. Беркайчан да туганлык җепләрен өзмәгез”, — дип әйтеп киләм. Газиз нарасыйлары башлы-күзле булып, энеләремә дә оныклар бәхетен татырга насыйп булсын.

- Фәния ханым, 60 яшьлек  юбилеегызны билгеләп үттегез. Бу, артка борылып карап, тормышыгызга берникадәр нәтиҗәләр ясау мөмкинлеге дә, алга карап, киләчәккә ниятләр күзаллау вакыты да. Сез нинди нәтиҗәләр ясый аласыз һәм киләчәктән нәрсәләр көтәсез? Гомумән, узган елларыгызны бәхетле тормыш, дип тасвирлый аласызмы?

- Әнием миңа туемда: “Көчле рухлылар гына максатына ирешә”, — дип әйткән иде. Әйе, тормышта кайгылар да кичердем, бәхетле чакларым да булды. Һәрхәлдә дә, Коръән кушканча, сабыр булырга тырыштым. Кайгысына гына түгел, җырчы Хәния Фәрхи, бәхеткә түзеп кара, дип җырлаганча, анысына да түзә белергә кирәк бит ул. Артык шатланмаска, бәхет артыннан хәсрәт килә, артык кайгырмаска, аның артыннан шатлык килә.

Фәнис Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” повестендә шундый өзек бар:

«Язмыш сезнең тез астына китереп сукса — егылмас өчен якасына ябышыгыз. 
Утларга салса — үзегез аннан да көчлерәк яныгыз, шулвакыт кызуын сизмәссез. 
Суларга ташласа , күбек булып өскә күтәрелмәгез, асылташ булып төпкә батыгыз, ялтыравыгызны күреп, чумып алырлар. 
Тузан итеп һавага күтәрсә — яңгыр тамчыларына кушылып, җиргә төшегез. 

Карурманнарда адаштырса — кояшка карап, юл сайлагыз. 
Ташлар белән бастырса — чишмәгә әверелеп, иреккә ургыгыз. 
Җиргә күмсә — орлык шикелле тишеп чыгыгыз. 
Җилкәннәрегезне җилләр екса — сөюегезне җилкән итеп күтәрегез. 
Нинди генә очракта да җиңәргә өйрәнегез. 
Көчле рухлылар гына максатка ирешә ала. 
Түземлеләр генә бәхеткә лаек!» 

Нинди искиткеч сүзләр! Мин дә шулай көчле рухлы булып яшәргә тырыштым.

Тормыш кечкенә генә нәрсәне дә зур итеп күрә белергә, һәр тапкан әйбернең кадерен белергә өйрәтте.

Балаларымда да яхшы сыйфатлар тәрбияләргә көч куйдым. Эшемдә дә сынатмадым. Күп тырышырга туры килде. Тормышымның үкенечле якларын күрмим. Аллаһы биргәнгә шөкер итәм.

Киләчәктә дә Раббыбыз биргән исәнлек белән, яраткан мәктәбемдә, яраткан коллективымда эшлисем, балаларга белем бирәсем, оныкларымны “Яктылык”ка китереп укытасым килә. Аллаһы шуларны насыйп итсен. Мәктәбебезгә тагын да зуррак юлларга чыгып, гөрләп, чәчәк атып эшләргә насыйп булсын.   

Безгә алмашка яшьукытучылар да килә. Үзебезнең мәктәптән чыккан укучылар укытучы булып кайталар. Аларга да теләк телисем килә – йөрәкне биреп эшләгәндә генә, балалардан кеше ясап, үзеңне дә шәхес итеп күрсәтергә була. Үз-үзеңне мактамыйча, кеше читтән синең яхшы сыйфатларыңны күреп шатланса, бу инде тормышта — зур җиңү.

- Фәния апа, Аллаһы Тәгалә сезгә ниятләрегезне тормышка ашырырга, мөгаллим хезмәтегезне әле озак еллар дәвам итәргә исәнлек, көчле рух, сабырлык бирсен.

фото я

Фәния Гыйләҗева

DSCF4642

«Яктылык» мәктәбенең беренче директоры Хәридә Дашкина һәм Фәния Гыйләҗева

219 каб

Фәния ханым Гыйләҗева

IMG-8412cf05ba1f304312f738616f270146-V

Кызы Рания, кияве Илнар, оныклары

IMG-b1ba089d249b7c0371a43b2657a2a48f-V

Фәния Гыйләҗеваның улы Руслан, килене Елена, оныклары

Тормыш авырлыкларын җигәргә һәрвакыт ярдәм итүче ныклы терәгем киленнәребез Рәсимә, Гөлфирә ирләре (минем энеләрем Фаиз,Фәнис) белән

Тормыш авырлыкларын җигәргә һәрвакыт ярдәм итүче ныклы терәгем киленнәребез Рәсимә, Гөлфирә ирләре (минем энеләрем Фаиз,Фәнис) белән

BAE7B6F7-C469-43D8-B692-2B30D13D3773 DSCF4628

“Яктылык” мәктәбе мөдире Радик Газизовтан аның кул астында эшләүче Фәния ханым Гыйләҗева турында фикерен сорадым:

“Фәния ханым – олуг мактауга лаеклы шәхес. Үз эшенең остасы. Аның укучылары татар теле буенча олимпиадаларда катнашып, җиңү яулап киләләр. Бу инде – аның хезмәтенең яхшы күрсәткече. Бервакыт ул бер үк сыйныфларда татар һәм урыс телләре дәресләрен алып барды. Ул укыткан балалар ике телдән дә югары уңышларга ирештеләр. Шулай Фәния ханым татар теленең рус телен үзләштерүгә берничек тә комачауламаганын профессиональ яктан дәлилләде. Методикалар эзләп тапты.

Фәния ханым укыткан балалар арасында медальгә баручылар да, бердәм дәүләт имтиханнарында 100 балл җыючылар да бар.

Ике баласы да “Яктылык”ны тәмамладылар. Хәзер кызының кызы да биредә белем ала.

Укучылар Фәния ханымны яраталар. Ул күп еллар сыйныф җитәкчесе булып тора. Быел менә бишенче сыйныфны үз канаты астына алды. Киләчәктә дә үзенә күркәм хезмәт күрсәтергә насыйп булсын”.

Ә “Яктылык” мәктәбендә уку-тәрбия эшләре буенча директорның урынбасары, рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып хезмәт итүче Фәридә Хәмидуллова хезмәттәше турында болай диде:

“Эш буенча да, көндәлек тормышта да Фәния ханым белән аралашу күңелгә ятышлы. Ул – хезмәтен төгәл, тырышып башкаручы кеше. Аны нинди генә конкурста катнашырга чакырма, куркып тормый, эшкә алына да аны җиренә җиткереп башкара һәм лаеклы нәтиҗәләргә ирешә. Аның белән аралашып яшәгән кеше дә бер урында тапталып тормый. Фәния ханым үзе дә, максат куеп, эшен ахырына кадәр башкарып чыга һәм янындагы хезмәттәшләрен дә шуңа өнди. Без аның белән бергә сигез ел эшлибез инде. Мәктәптән тыш та, яхшы аралашабыз. Мавыгуларыбыз да туры килә. Диңгез, тауларга булган мәхәббәтебезне уртаклашабыз. Фәния ханым укытучы буларак та, кеше буларак та, мактау сүзенә генә лаек».

Фәния апаның укучылары үзләренең укытучылары турында нәрсә әйтерләр икән, дип тә кызыксындым.

2013 елда мәктәпне тәмамлаган Ләйсән Мансурова:

“Фәния апа иң яхшы укытучыларның берсе булып күңелемә кереп калды. Минем һәм сыйныфташларым өчен ул икенче әни булды, дип тә әйтә алам. Фәния апа безнең сыйныф җитәкчебез иде. Ул һәрберебезне, үз баласыдай, кайгыртты. Укуда да, шәхси мәсьәләләребезне хәл итәргә дә булыша иде. Без һәрвакыт аңа мөрәҗәгать итә алдык.

Фәния апа – ярдәмчел, мәрхәмәтле, ачык, йомшак күңелле кеше, әмма таләпчән дә. Укытучы шундый булырга тиеш тә. Ул дәресләрен кызыклы итеп үткәрә. 

Аның ярдәмендә без ана телебез, татар әдәбияты, язычулыр, шагыйрьләребез турында шулхәтле күп нәрсә белдек!

Мәктәпне тәмамлавыбызга сигез ел узды инде, ләкин без Фәния апабыз белән элемтәне өзмибез. “Яктылык”ка кунакка килгәч, ул безне елмаеп каршы ала, чәй белән сыйлый, хәл-әхвәлләребезне сораша. Ата-аналарыбыз турында да кызыксынырга онытмый. Исең китәр – ул бүген дә аларның барысының да исем-фамилияләрен исендә тота бит!

Мин Фәния апа Гыйләҗевага акыллы киңәшләре, безгә төпле белем биргәне өчен бик рәхмәтлемен”.

Ә Айгөл Нуретдинова укытучысы турында түбәндәгеләрне сөйләде. Ул “Яктылык”ны 2015 елда тәмамлаган,  хәзер туган мәктәбенә укытучы булып эшләргә кайткан:

“Фәния апаның дәресләре минем яраткан дәресләрем исемлегендә булды. Бигрәк тә татар әдәбиятын якын күрдем. Фәния ханым – олы йөрәкле кеше. Миңа аның белән бергә Казанга олимпиадаларга, конкурсларга барырга насыйп булды. Беренче баруда ук Фәния апаның кайгыртучан, илтифатлы булуын аңладым. Аның белән рәхәтләнеп көләргә дә, эчеңне бушатырга да була.

Хәзер Фәния апа Гыйләҗева белән бер коллективта эшләвемә шатланам. Аны күргән саен күңелем җылынып китә. Үзенә исәнлек-саулык, рәхмәтле укучыларны укытып чыгарырга телим”.

Миләүшә ГАЗИМОВА.

 «Самар татарлары» журналы, № 1 (30), 2021 ел.

Просмотров: 1521

2 комментариев

  1. Безнен яраткан Фэния апа

  2. Гульсиня Хайруллина-Валиуллина в пишет:

    Бик тэ сэлэтле, кочле рухлы, тумыштан ук укытучы булып туган ул Фэния Нурсэхи кызы! Мин анын шундый булуына соклана идем! Хэрвакыт булышып, ярдэм итешеп, ничэ еллар бергэ аралашып эшлэдек. Сина ныклы сэламэтлек, тагын да зуррак унышларга ирешуенне телим. Рэхмэт сина, Фэния барысы очен дэ!