«Кринж, краш, пруф, го, кринж»: хәзерге яшьләр сөйләмен аңлыйсызмы?

people-4050698_1920Күпләр хәзерге яшь буынның сөйләшү стилен аңламый. Дөрестән дә, яшьләр ниндидер колакка ятышсыз сүзләр куллана кебек. Мин — яшь буынның бер вәкиле, «Интертат» укучыларына шул аңлаешсыз сүзләр хакында аңлатма бирергә телим. 

Радиодан татарча каналлар тыңлый башласак, минем әнием — 25 ел стажы булган татар теле һәм әдәбият укытучысы: «Нишләп шушы кадәр кыланып сөйләшәләр икән, татар телендә җөмләне хәбәрдән башлау дөресмени инде?» — дип сукранып куя. Мин үземчә, яшьләрне якларга телим, мондый «вак» хаталарга игътибар итүче булмавын әйтәм дә, әнинең күңелен тагын яралыйм. 

Яшьләргә ни өчен шулай аралашу ошый соң? Моның сәбәбен телнең сайлыгында диючеләр дә бар, китап укымауда да, диләр. Ләкин хәзерге яшьләр максатчан, алар үзләренә ошаган берәр әсәр ошаса, аны Интернеттан табып та укыйлар.

Минемчә, сәбәп башкада. Без — тизлек заманында туган буын. Башка чор баларыннан аермалы буларак, без яшәгән чорда фән-техника прогрессы көнләп түгел, сәгатьләп үсә. Хәтта 2-3 яше тулмаган балаларга әниләре телефоннан «мультикны» кушып бирәләр дә, үзләре телефон дөньясына кереп чумалар. Күз карый, тел сөйләшми, димәк, ничек итеп сөйләм теле үсә алсын?!

Үсә төшкәч, балаларның сөйләм телен даирә — тирәлек формалаштыра. Хәзер тик-токерлар күбәйде. Анда ролик төшерү бик уңай — әзер тавыш язмасына видео төшерү яшьләргә бик ошый. Көн кадагына туры килгәннәре аеруча популярлашып китә. Димәк, игътибар юморга юнәлтелә, сөйләм читтә кала, чөнки әзер формат кулланыла.

Безнең әбиләрнең әниләре яшь чагында бөтенләй башка тормыш булган. Яшьләрнең якыннан аралашкан. Аулак өйләрдә, төртмә сүзләр кулланып, такмаклар әйтешкәннәр, мәзәк хәлләр сөйләшкәннәр, үзләренә киләчәк пар сайлаганнар. Алардан соңгы буын да «тере» аралашып яшәгән. Ә хәзерге яшьләр аз сөйләшә, шуңа да сөйләм кыскара.

«Андый аулак өйләр юк инде», дип уфтанасыз икән… Бүгенге көн яшьләре өчен төрле сленглар аша сөйләшү виртуаль форматтагы аулак өй кебек. Мисал өчен, дустым миңа: «Гоу урамга!» — ди. Мин аның урамга чакырганын аңлыйм, ә әти-әни өчен бу мәгънәсез сүз, ничек инде син «әйдә» диясе урынга «гоу» дип утырасың!

Яңа замандагы сөйләмдә кулланылган, яшьләрнең сөйләмен серле иткән заманча сленгларның иң популярларын аңлатып китик. Кулланылышка кергән ул сүзләр тулы бер җөмлә түгел, ә ымлык формасындагы эмоция белдерү чаралары кебек. Бу рәвешчә сөйләшү хәзер популяр, ул кыска, ул сине текә итеп күрсәтә. Ул сүзләрнең күпчелеге инглиз сүзләреннән килеп чыккан.

Яшьләр сленгы: заманча сүзләр сүзлеге
Хәзер кайбер сүзләрнең аңлатмасын бирәсем килә:

«го» (to go) — каядыр бару,

«жиза» — тормышчан,

«пруфы» — мисал, аргумент,

«вайб» — энергетика, көч,

«сленг» — яшьләр сөйләме,

«кринж» — чит гамәлләр өчен уңайсызлык тою, оятка калу,

«краш, крашиха» — син ошатып йөргән кеше,

«рофл» — мәзәк ялган, шаярту,

«изи» (easy) — нык җиңел эш,

«ауф» — үз-үзеңне яклау, законнарга каршы чыгу,

«чекать» — хәбәрне тикшерү,

«чилить» (to chill) — бернәрсә дә эшләмәү,

«флексить» — мактану, үзеңне башкалардан аерып кую,

«хейтер» — интернетта синең турыда начар комментарий язган кеше,

«геймер» — компьютерда төрле уеннар уйнаучы,

«токсик» — син сөйми торган, зыян китерүче кеше,

«агриться» — усаллану,

«варик» — вариант,

«задонатить» — корбан итү,

«запилить видос» — видео төшерү, аны монтажлау,

«вписка» — аулак өйдәге кичә.

Яшүсмерләрнең мавыгуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән әлеге сүзләрне аңламыйча, бүгенге яшьләрнең тормыш рәвешен аңлап та булмыйдыр. Сөйләм телен инглиз теленнән һәм рус теленнән кергән ватып-җимерелгән алынмалар белән бизәү — үзара аралашу формасы. Бу сүзләрнең актив кулланылышта булуы яшьләрнең тормыш рәвешләренең уртаклыгы хакында сөйләүдән тыш, өлкән буын кешеләрен борчымас өчен дә кирәк! 

Мисал өчен, яшьләр шулай сөйләшә:

— Го почиллим.

— Варик.

— Алмазның родаклары дачага киткән.

— Чилл! Мейт! Можно вписку.

Әлеге сөйләмне әти-әни, ягъни «бумер»лар аңласа, улларын мәҗбүри утыртып, дачага юл тотасылары билгеле. Тәрҗемә итсәк, элекке буын шулайрак сөйләшкән булыр иде:

— Әйдә, берәр ничек итеп ял итәбез.

— Нинди тәкъдимнәрең бар?

— Алмазның әти-әнисе бакчага киткән.

— Ял итик, дустым. Аулак өй кичәсе оештырырга була.

Әлеге сөйләм кыска, әмма ул аңлаешлы. Бу очракта өлкәннәр өчен шунысы куанычлы дия алам: бу сүзләр кулланылыштан тиз төшеп калалар. Әле моннан берничә ел элек кенә кулланылган кайбер сүзләр инде онытылып бара. Әле бездән алдагы буын — миннән биш-алты яшьләрдәге өлкәнрәк егетләр кызлар кулланган кайбер сүзләр (чел — кеше, отпад — әйбәт, жесть — эмоцияләр тудырган күренеш, хата — фатир, отстой — начар әйбер, фиолетово — барыбер, липа — чын түгел) кебек сүзләр инде кулланылмый диярлек. Дөрес, шул буын куллана әле, ә без инде башкача сөйләшәбез.

Яшьләр сөйләмендә психологик һөҗүм ясаучы сүзләр күп. Хәзер һәркем матур киенергә ярата. Сезнең «Поясни за шмот? (кием өчен аңлатма бир)» дигән сорауны ишеткәнегез бармы? Ягъни башкалардан аерылып торган кием кигән кешене түбәнсетү, үзен яклый алмаса, хәтта киемен чишендерү өчен кулланыла торган фраза. Әйтик, егет кеше кызларча киенсә, башка егетләр аңа шулай әйтергә мөмкин. Бу кыргыйлыкның бер төре булса да, яшүсмерләр арасында таралган күренеш.

«Аниме на аве». Автаркага кую өчен аниме стилендә булган сурәтләр өстендәге язма сүзләр. Аниме — яшүсмерләр һәм өлкәннәр өчен чыгарылган япон мультипликацион фильмнары геройлары. Бу сурәтләрдә әлеге субкультура вәкилләренә каршы ниндидер эчке протест яшерелгән. Бу җөмләнең ахырында ямьсез ишарә булырга мөмкин, ягъни аниме стилен кабул итмәү формасы бирелә.

Инглиз яшьләре русча сөйләшәме?
Татар яшьләренең сленг сөйләме рус яшьләренекеннән аерылмый. Барыбыз да «инглизчә» сөйләшәбез. Кызык, ә менә инглиз яшүсмерләре үзара сөйләшкәндә рус сүзләрен кулланып сөйләшәләр микән? Юктыр ла… Ә ник без сөйләшәбез? Текә булыр өченме?

Әлеге сүзләрне күбесенчә 14-17 яшьлек егетләр куллана. Мин яшьләрнең ни өчен шулай сөйләшүен үзләреннән сорадым.

«Миңа шулай ошый, мин үземне контрольдә тотмауларын телим», — ди минем танышым 17 яшьлек Рамил Зиннәтуллин. 

«Миңа әлеге сүзләрнең кыска булуы ошый. Аннан зурлар ишетсә дә, аңламагач, игътибар итмиләр», — ди миңа бик күп сүзләрнең мәгънәсен аңлаткан Камил Гатин.

«Миңа ул сүзләрне укытучылар аңламавы ошый», — диючеләр дә булды. Менә бит, имәндә икән чикләвек! Димәк, бу сүзләр яшүсмерләрнең берләшүе өчен кирәк!

«Арып эшләсәң, сленгка вакыт калмый», — ди бабам
«Әгәр яшүсмерләр авыр физик хезмәт башкарсалар, я булмаса укып, белемгә, югары мәдәнияткә ия булсалар, тормышка карашлары, күңелләре һәм сөйләм телләре икенче төрле булыр иде. Тел үсешен җәмгыять билгели, димәк, тел хәзинәсен саклау — бүгенге көндә хәл ителмәгән проблема булып кала бирә», — диде 82 яшьлек бабам Әзһәм Фәйзуллин. Бабай үзенчә хаклы, чөнки ул көн дәвамында арып эшләгәннән соң караватка ятып рәхәтләнеп газета, китап укый. Бу — аның яшәү рәвеше, ул шуннан тәм таба.

2018 елда Роберт абый Миңнуллин Чаллы шәһәрендәге М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназиягә килгәч: «Кешелекнең иң зур казанышы һәм байлыгы китапта», — дигән иде. Китап укыган кешенең сөйләме аерылып тора шул. 

Сленглар турында мәгълүматлар туплаганда, мин бик акыллы җөмләне еш күрдем, ишеттем: «Әгәр сез сленгларны аңламыйсыз икән, үзегезне гаепле санамагыз. Бу — телдәге вакытлы күренеш. Ул сүзләрне бигрәк тә өлкән буын кешеләре кулланып, яшьләр белән бер дулкында булырга теләсәләр, һичшиксез, оятка калачаклар».

Сленг кулланмауны дәрәҗәне төшерү дип уйлаучылар бар. Ә менә минем сыйныфташларым, дус кызларым сөйләмнәрен ямьсезләми. Аңа карап дәрәҗәләре төшми. Димәк, сөйләм телеңне матур итү үзебездән тора. 

intertat.tatar

Просмотров: 961

Комментирование запрещено