“Акыллы күзләре безгә көрәшергә көч бирә”

IMG_20210521_170455Табибларның: “Балагызның күзләре акыллы, бәлки, кайчан булса да сөйләшә алыр. Ә болай ул утыра да, аягына да баса, йөри дә алмаячак, яшелчә сыйфатында ятып торачак”, - дигән коточкыч сүзләре Гөлфия Кәримованың колагында әле дә яңгырый.

Тугач ук, уллары Булат, чыннан да, яшәү белән үлем арасында була. Аннары аңа куркыныч диагноз куялар. Әмма табибларның хөкем карарына карамастан, хәзер ул башын да тота, утырырга, аягында басып торырга да омтыла… 

Нигә… Ни өчен… Кем гаепле…

Рушан белән Гөлфия бер-берсен бик яратып өйләнешәләр. Бер-берсен хөрмәтләп, кадерләп, ярты сүздән аңлап, сөеп, назлап яшәгән яшьләрнең тормышына күпләр кызыгырлык була. Ә инде Гөлфия авырга да калгач, Кәримовларның шатлыгы эченә сыймый, бәхетләре түгәрәкләнә аларның.  Һәр яңа көн куаныч өстенә куаныч өсти, карында яткан сабыйларын Рушан белән Гөлфия инде үлеп яраталар, аның дөньяга килүен зур түземсезлек белән көтәләр.

Әйе, ата-ана өчен бала – бәгырь ите, җан кисәге ул. Ә көттереп туган сабый бигрәк тә газиз була бит. Һәм, әлбәттә инде, һәр әти-әни өчен нарасыеның сәламәт булып тууы иң зур бәхет булып тора. “Кыз булсын иде, малай булсын иде, дип теләмәгез, баланың сау булып тууын теләгез”, — дип юкка гына әйтмиләрдер шул олылар да.

Рушан белән Гөлфия дә Аллаһы Тәгаләдән сау-сәламәт бала бирүен сорыйлар. Гәрчә, шөкер, борчылыр өчен сәбәп тә юк кебек. Булачак ананы тикшереп торган табиблар карындагы баланың сәламәт булуын, бернинди тайпылышлар күзәтелмәгәнен әйтеп киләләр бит. 

Әмма… Бала тудыру йортында барысының да асты өскә килә.

Нәрсә булды? Ни сәбәпле? Ни өчен? Табиблар нинди хата җибәрде? Аларның кайсысы гаепле? Нигә бала табарга торган хатыннарга хастаханәдә шундый мөнәсәбәт күрсәтелә?

Нигә… Ни өчен… Кем гаепле…

Гөлфиягә бүгенге көнгә кадәр шушы сораулар тынгы бирми, аның җанын телгәли.

“Әле хәзер дә күңелемнән китмәгәнен аңлыйм… Булатның диагнозын кабул итү турында да әйтмим әле, ә ничек, нигә шулай булганы, табибларның, шәфкать туташларының битарафлыгы, дорфалыгы турында. Булатта тән җәрәхәте булса, миндә — җан җәрәхәте…

Кайчак ул куркыныч мизгелләр бетте, онытылды, ул турыда уйларым таралды кебек тә тоела. Ләкин юк, юк икән. Барысын да тәфсилләп хәтерлим. Шуңардан йөрәгем кысыла, тамакка төер утыра”, — дип яза Инстаграммдагы битендә Гөлфия (Karimovagulfiya).

Карында яхшы үсеш алган, авырлыгы 4 килограмм булып җитлеккән сабыеның, тугач, сулыш алмыйча, берничә көн үлем белән яшәү арасында көрәшүен нинди ата-ана оныта алсын шул инде?!

IMG_20201208_113122VID_20210521_101129_0 VID_20210526_094222_0 VID_20210513_101731_0 IMG_20201209_174131 IMG_20201221_113239

 

“Мин сезне карамыйм! Башка табиб килсен!”

 

Гөлфиянең Инстаграммдагы битеннән:

“…Инде менә җиде сәгать буена тулгак тота (схватки), ә мине әле һаман бер табиб та карамады. Шәфкать туташы менә-менә бала табарга тиеш хатыннарны күзәтү бүлмәсе янында көтәргә кушты. Мин урындыкка утырдым. Кинәт хәлем начарланды. Авыртудан ике урындыкка яттым диярлек. Ниһаять, табиб килеп җитте:

- Тизрәк, керегез!

- Ай-яй, туктагыз, тагын тулгак тота башлады.

- Бик яхшы. Тулгак тотканда карарбыз да.

Көч-хәл белән креслога менеп яткач, тагын кинәт барлыкка килгән авыртудан күз алларым караңгыланып китте һәм, азрак шуып төшелеп, аякларым ялгыш табибның җилкәләренә тиеп алды. Моңа аның бик каты ачуы чыкты.

-  Мин үземне типкәләсеннәр өчен табибка укымадым! – дип акырды ул һәм, перчаткаларын чүп чиләгенә ташлап, коридорга таба юнәлде.

-   Туктагыз, гафу итегез, бу ялгыш килеп чыкты бит, — дип ялвардым аңа.

- Мин сезне карамыйм! Башка табиб килсен! – дип китеп барды ул.

Инде берничә сәгать узгач, аны тагын бер тапкыр чакырдылар. Ә ул, мине күргәч тә: “Мин сезне карамыйм, дип әйттем бит инде! Башка чакырмагыз!” – дип, шунда ук борылып китте”.

Шуннан Гөлфияне палатасына җибәрәләр. Анда барып җитәр-җитмәс, ул сулышы, күкрәге кысылганын сизә, аңа һава җитми. Шул ук вакытта үзен тулгак тота. Ул косып җибәрә. Иртәннән бирле бернәрсә дә ашый алмаганга, үт суы (желчь)белән коса ул.

Гөлфияне караган икенче табиб мәрхәмәтлерәк булып чыга. Ачык йөзле бу ханым аның белән йошмак кына сөйләшә, үзен тынычландыра. Кинәт Гөлфияне тагын укшыта. Һәм ул, тиз арада идәндәге чүп чиләген таба алмыйча, раковинага чабып барып коса. Тагын үт суы чыга. Шулвакыт коридордан кабинеттагы тавышларны ишеткән шәфкать туташы атылып килеп керә һәм: “Син нәрсә?! Раковинада табиблар кул юа, мин аны чистарттым гына!” – дип Гөлфиягә акырып сала.

Аны тагын палатага кайтаралар. Смена алмашына, инде аның янына башка табиб килә…     

“Мине калтырата. Бер тәүлек диярлек тулгак тота. Төне буе костым. Сулышым кысыла. Баланы тудырырга хәлем калмады. Мин куркам”, — дип зарлана аңа Гөлфия.

“Көч-хәл сиңа кирәгәчәк әле. Баланы ярып алыр өчен сәбәп юк. Үзең табасың!” — дип кырт кисә табиб.

 

“Рушан реанимация бүлегендә улыбызга исем кушты”

 

“Булат тугач, аны корсагыма куйдылар. Мине аның аваз салмаганы сагайтты. Табиблардан: “Ни өчен бала кычкырып җибәрмәде?” — дип сорадым. Ә алар миңа: “Сиңа барысы да шунда ук булсын”, — дип җавап кайтардылар. Ә мин сизәм – сабый сулыш алмый. Аннары инде үзләре дә аның зәңгәрләнгән-шәмәхәләнгәнен күреп алдылар да үзен курчактай әйләндереп карый башладылар һәм тавыш-тын чыгармаган, күзләре йомылган Булатны тиз-тиз реанимациягә алып киттеләр.

Анда төрле шешәләргә, төребкәләргә чорналып беткән сабыем үлем белән көрәшеп ятты. Йөрәге эшли, ә сулыш алмый. Үзен үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырдылар. Аннары аны, үзе сулый башласын дип, аппараттан ала башладылар. Шулай көненә берничә тапкыр. Аппаратны алалар, үзе суламый икән, яңадан тоташтыралар.

Дүрт көн реанимациядә ятты бәбкәм. Көненә ике тапкыр без Рушан белән аның янына барып йөрдек. Шушы вакыт эчендә ул бер генә тапкыр моңсу күзләрен ачып йомды. Шунда без аның зәп-зәңгәр зур күзләрен күрдек.

Үз-үземне кая куярга белмәдем, йөземнән төс качты, күз яшьләрем бер туктамый ага, акылдан язам, дип торам.  Табиблар белән сөйләшү. Алардан төгәл бернәрсә дә ишетмәү. Нинди диагноз? Алда ни көтә? Билгесезлек.

Аннары Булатны интенсив терапия палатасына күчерделәр. Анда да ул миннән башка булды. Мин, сөтемне савып, аны шешәдән ашатырга гына килә идем.

Улыбыз өченче көн реанимациядә ятканда, Рушан, Ислам дине буенча, аңа исем кушты. Икенче көнне Булатыбыз үзе сулый башлады”, – дип сөйли Гөлфия.

 

 

“Хастаханәдән балагыз ип-исән, дип чыгардылар”

 

Бүлек мөдиренә яудырган сорауларына да төгәл җавап алмый Гөлфия. “Тормышта шулай була. Моны беркем дә алдан күрә алмый. Бала тудыру – шундый хикмәтле процесс ул. Теләсә нинди хәл килеп чыгарга мөмкин”, — дип кенә аңлата бу куркыныч хәлне мөдир.   

“Дөреслектә, сабыйны ярып алырга кирәк булган. Бала табар вакыт җиткәндә тулгак ешрак тотарга тиеш. Ә минем, киресенчә, ул сирәгәйде. Сулышым кысылып, косып, хәлем тәмам беткән иде. Һәм мине тәүлек буе интектереп, нәтиҗәдә Булатны кысып чыгардылар. Аннары миңа реанимация бүлеге хезмәткәрләре аның муенындагы умыртка сөяге җәрәхәтләнгәнен әйттеләр. Әмма бу бер генә язуда да теркәлмәгән булып чыкты.  

Тагын шунысы да бар — мине хастаханәгә алданрак салдылар бит. Бавырны тикшергәндә анализ күрсәткечләренең берсе нормадан югары булган. Минем сару кайнау (изжога) башланды. Соңрак ни өчен косканымны да белдем инде. Бу нәкъ бавыр белән бәйләнгән икән.Димәк, мине табиблар карарга, тиешле чаралар күрергә тиеш булганнар. Ә мин битарафсызлыктан, дорфалыктан тыш, бернәрсә дә күрмәдем. Сулышым кысылганны да, укшытканны да, хәлемнең начар булуын да алар яхшы белделәр, күрделәр бит.

Безне гади палатага күчергәч, Булат гел система астында ятты, чөнки аңа бертуктаусыз дару биреп торырга кирәк иде. Кулындагы кан тамырына “линия” дип аталган катетер куйганнар. Аны чыгара башлагач, чәчләрем үрә торды. Шулкадәр нык акырды балакаем. Ул “линия” дигәннәре 10 – 15 сантиметрдагы энәдән калынрак төребкә икән. Чыгару – бер нәрсә. Ә керткәндә ничек түзгән бәбкәем.

Әле бит реанимациядә икенчеме, өченчеме көн яткан чагында Рушан белән янына баргач, Булатның бите бик нык шешенгәнен күрдек. Ни булды, дип, куркуымнан еларга тотындым. Артыбыздан бер шәфкать туташы чыкты да: “Еламагыз, башта аның кан тамырына эләгә алмаганнар, шуңа күрә генә бите шешенгән”, — диде. Шуңа күрә генә?!!!

Йә, Раббым, барысын да сөйләп бетерерлек түгел. Яңа туган сабыйга нинди авыртулар кичерергә туры килде. Уйласаң, башка сыймаслык”, — дип авыр хатирәләрен яңарта Гөлфия.

Хастаханәдән аларны: “Балагыз сау-сәламәт. Монда булганнарны онытыгыз. Киләчәктә бу аның исәнлегендә берничек тә чагылмаячак. Неврологка барыгыз, бассейнга йөрегез, массаж ясатырга киңәш итәбез”, — дип чыгарып җибәрәләр.

“Язуларда “гипоксическо-ишемическое поражение головного мозга” дигән диагноз теркәлгән, ә безне балагыз ип-исән, дип чыгардылар. Хәзер мин аңлыйм инде – табиблар Булатның сау-сәламәт булмаганын белгәннәр, бары тик бездән тизрәк котылу ягын караганнар. Чөнки аның мускул тонусы югары булуы ачык күренде. Киендергәндә аяк-куллары бөгелми, авызы артык нык ачыла иде. Ә икенче яктан, яңа туган сабыйлар патологиясе бүлегендә ике атна яттык, бала үзе сулый, бераз ит куна башлады. Без аларның карамагыннан чыккан булганбыздыр инде”, — дип дәвам итә Гөлфия.

Ул яшьләренә тыгылып, ачынып сөйләгәндә, кемнең генә йөрәге түзә алыр икән?! Мондый чакта хәсрәт утында янган кешене тынычландырырлык сүз дә табылмастыр. Бары тик үземнең дә күзгә яшь килә, тамакка төер утыра. Әле күзләрен дә яхшылап ачып өлгермичә, инде күпме газап кичергән сабый да, кайгырудан чәче агарган ана да, дөньяга туар-тумас чак кына гомере белән хушлашмаган бер гөнаһсыз баласының өстенә карап, үксеп елаган ата да жәл. Тән авыртуыннан дару ярдәм итсә, җан авыртуын бернәрсә дә дәвалый алмый шул. Андый чакта эчеңне бушатырга кирәк, бераз булса да, бәлки, җиңеләеп китәр, диләр. Гөлфиянең дә күңеле шулкадәр тулган булгандыр, ул миңа хисләрен, кичерешләрен йотлыгып-йотлыгып сөйләде.    

 

“…Бугазларына ябышачагымны күз карашымнан аңлаганнардыр”

 

 “Булат ун айга кадәр бертуктаусыз елады. Начар йоклый, төненә  бер ун мәртәбә уяна иде. Көне буе елый да елый, елый да елый. Йөрәгебезгә тиеп, түзә алмыйча, Рушан белән чиратлап утыра идек. Беребез Булат белән кала, икенчебез урамга чыгып тора. Башкача мөмкин түгел. Аз гына булса да тынычлык кирәк. Акылдан язабыз, дип торабыз. Ярдәм итәргә килгән әти-әниләребез тынычландыра торган дарулар эчмичә булдыра алмыйлар иде. Бала бертуктаусыз еласын әле. Үзәк өздергеч.

Әлбәттә, сабый тиктомалга шулай еламый бит инде. Без табибларга йөри башладык. Педиатр да, хирург та, невролог та безгә берне тәкрарладылар: “Менә сез аңарга беренче көнне ясалма ризык ашаткансыз, аннары ана сөтенә күчергәнсез. Шуңа күрә хәзер аның эче авырта. Түзегез, тиздән узар”. Бер атна шулай акырып елаганнан соң Булатның кендеге бүлтәеп чыкты. Ә безгә һаман түзегез, түзегез, диләр.

Бүген дә ул көннәрне искә алгач, йөрәк әллә нишләп китә. Без аны ашата алмыйча интектек. Ими, шешә каптырып булмый, бер тамчы да тамагына төелә, йота алмый, кызара-бүртенә, авызын киң итеп ача да яба алмый. Нинди генә табибка бармадык. “Шундый фаҗига кичергән балагыз, әлбәттә, көйсезләнәчәк”, — диләр. Баш миен эшләтә торган дарулар язып бирәләр.

Шуннан, шөкер, бер яхшы неврологка эләктек. Булатка дүрт ай тулган иде. Ул, табиблардан беренче булып, чаң сукты: “Ашыгыч рәвештә хастаханәгә тикшеренергә ятыгыз!” 

Хастаханәгә ятып, бер-ике көн узгач, яныма табиб керде: “Сез бит аңлыйсыз — балагыз үсеше буенча артта калачак”. Мин, аның сүзләрен аңламыйча: “Бу ни дигәнне аңлата?” – дип сорадым. Табибның: “Аның күзләре акыллы, бәлки, кайчан булса да сөйләшә алыр. Ә болай ул утыра да, аягына да баса, йөри дә алмаячак, яшелчә сыйфатында ятып торачак”, — дигән сүзләре аяз көнне яшен суккандай булды.

Утырмаячак, йөрмиячәк, яшелчә кебек… Ике тәүлек буе керфек тә какмадым, бертуктаусыз елыйм. Булат елый, мин елыйм. Рушан, әти-әниләр белән телефон аша сөйләшә дә алмыйм, бернәрсә аңлата да алмыйм, чөнки бу сүзләрне ишеткәч, саташып, үзем дә яхшылап бернәрсә дә аңламадым.

Аннары табиб миңа Булатта церебраль параличе булуын, баш миенең күп өлешләре җәрәхәтләнгәнен аңлатып бирде һәм безне хастаханәдән ярты биткә язылган диагноз белән чыгардылар.

Ике атна эчендә бөтен чәчем диярлек коелып бетте минем. Рушанның йөзе боекты, күзләренең нуры сүнде”, — дип сөйли Гөлфия.

Табиблар да, шәфкать туташлары да, массаж ясаучылар да, башка “мәрхәмәтле” кешеләр дә аларга төрле киңәшләр бирәләр: “Көчегезне һәм вакытыгызны сарыф итмәгез, барыбер бернәрсә дә ярдәм итмәячәк”, “Икенче бала табыгыз да, гаиләгезгә бәхет килер”, “Бөтен гомерегезне аңа багышламагыз, нәтиҗәсе булмаячак” һәм башкалар, һәм башкалар.

“Дөрес, берсе дә баланы ташлап калдырырга тәкъдим итмәде. Шулай дип әйтсәләр, аларның бугазларына ябышачагымны күз карашымнан аңлаганнардыр”, — ди Гөлфия.

 

“Булаттагы үзгәрешләрне могҗизага тиңләрлек”

 

Шуннан Кәримовлар, барлык көч-куәтләрен куеп, биш айлык Булатны аякка бастырыр өчен төрледән-төрле чаралар күрә башлыйлар. Самардагы белгечләрнең файдасын сизмәгәч, Тольятти шәһәрендәге бер реабилитация үзәгенә баралар алар.

“Елена Венедиктова бик яхшы белгеч булып чыкты. Аңа Россиянең төрле төбәкләреннән бик күп кеше килә. Үзенә рәхмәт укыйм. Ул улыбызны эмоциональ-психик яктан бераз тынычландырды. Әйткәнемчә, ун айга хәтле Булат бертуктаусыз елады. Аның белән машинада йөреп булмый иде, юл буе акыра. Башын тотмый, корсагына яткыра алмыйбыз.

Аннары бер невролог безгә Кырымга,  иң әйбәте – Евпатория шәһәренә, барырга киңәш итте. “Андагы болын чәчәкләренең исе, диңгез буе һавасы церебраль параличе белән авыручы балаларга бик уңай йогынты ясый”, — диде ул. Һәм бу, чыннан да, шулай булып чыкты.

Менә Кырымда дүрт тапкыр булып кайттык инде.Беренче баруда ук без яхшы якка үзгәрешләр сиздек. Улыбыз яхшырак йоклый, коляскада тыныч утыра, азрак башын тота, корсагында ята, үзенә ит куна, алай еш еламый башлады.

Аңарда авыр формадагы церебраль параличе. Әйтик, кайберәүләрнең йә аяклары, йә куллары гына эшләми. Кайсыберләренең йә бер кулы, бер аягы гына эшли. Ә Булатның ике аягы да, ике кулы да эшләми. Шуңа күрә, өстәвенә, аның үрмәли башлаганын да күргәч, бу үзгәрешләр безнең өчен могҗиза булды!

Шатлыгыбызны сүз белән әйтеп бирерлек түгел. Хәзер инде ул башын яхшы тота, дүртаяклап йөрергә омтыла, елмая, төсләрне аера, реакциясе барлыкка килде, аркасыннан корсагына әйләнергә өйрәнде. Моңа кадәр йә елый, йә акыра гына иде, хәзер үзенчә нәрсәдер ләпелди. Барысын да аңлый, зур белән кечкенәне, әти-әнине аера, үзе белән шөгыльләнүче белгечләрне таный, аларны әллә кайдан күреп, елмая, балаларны, музыка, шигырьләр ярата.  Кулына уенчыкларны тота ала, әйберләрне бер кулыннан икенче кулына күчереп куя. Әлбәттә, ул боларны исән балалар кебек тиз эшләми, әмма аның өчен бу зур үсеш санала. Аз гына булса да аякларында басып тора, тик тигезлекне саклый алмый әле. Аның йөрисе килә. Тик ул үз тәненең әсире сыман.

Әйткәнемчә, Булатны ашата алмыйча интектек бит.  Белгечләр бармаклары белән дә, инструментлар ярдәмендә дә тиешле массажлар ясагач, Аллаһыга шөкер, малаебыз чәйнәргә, ризыкны йотаргаөйрәнде. Хәтта кашыктан үзе ашарга да маташа. Кулына печенье-прәннек тотып ашый. Бу безнең өчен чын мәгънәдә тагын бер могҗиза булды! Шушындый авыру белән чирләүче күп балаларны ата-аналары гомер буе ризыкны блендер аша үткәреп, шешәдән генә ашата алалар бит”, — дип сөенечләре белән уртаклаша Гөлфия.  

Булатка бүген ике яшь. Шушы дәвер эчендә ул әти-әнисе белән үз өендә барлыгы биш ай гына яшәп алган. Алар һәрвакыт юлда. Кырым, Тольяттидан тыш, Санкт-Петербург, Казан, Мәскәү шәһәрләренә дә йөриләр. Ярый әле, Рушанның отпускасы, ял көннәре туры килеп, бергә бара алсалар. Ә күп вакыт Гөлфиягә Булат белән үзенә генә йөрергә туры килә. Ике кулында малае да, коляска да, әйберләр дә. Торак эзләү, Булатка махсус диета буенча ашарга әзерләү, көненә берничә тапкыр реабилитация үзәкләренә чабу, юу, үтүкләү, вокзаллар, аэропортлар, юл гизүләр һәм башкалар, һәм башкалар.

“Рушан эшли. Әти-әниләребез дә олы яшьтәге кешеләр бит инде. Авылда яшиләр. Шуңа күрә башка шәһәрләрдә Булат белән айлап-айлап икәү генә торабыз.

Ирем, әти-әниләребез булмаса, нәрсә эшләргә белмәс идем. Күпләрнең бит аталары, хәтта әби-бабайлары зәгыйфь балаларыннан, оныкларыннан баш тарталар. Рушан исә Булатны шулкадәр ярата ки, исләрең китәр. Аларның үзара аерым бер ниндидер серле, көчле мәхәббәт.

Ярый әле Рушанның эшендә хәлебезгә керәләр. Отпусканы да вакытында бирәләр, безгә бик тә кирәк вакытларда дистанцион рәвештә эшләргә дә рөхсәт итәләр.

Әти-әниләребез, туганнарыбыз да гел ярдәмгә киләләр, безне хуплап торалар. Мин иремә дә, аларның  барысына да мең рәхмәтле. Аллаһы Тәгалә үзләренә савапларын кайтарсын. Кызганыч ки, Рушанның әтисе былтыр декабрь аенда вафат булды. Ул Булатның тереләчәгенә бик нык ышана иде. “Дәваланыгыз, шөгыльләнегез, нәтиҗәләре бар бит, акчасы табылыр, берүк ташлый гына күрмәгез”, — дип әйтә торган иде”, — дип, якыннарын җылы сүзләр белән искә ала Гөлфия.

 

“Безгә булышкан һәрбер кешегә Аллаһы Тәгалә савапларын кайтарсын”

 

Әлбәттә, кечкенә Булатны дәвалар, төрле-төрле белгечләр белән шөгыльләнер өчен бихисап акча таләп ителә. Рушанның хезмәт хакы, мөмкинлек килеп чыкканда Гөлфиянең берәр нинди эшкә алынып тапкан, әти-әниләре биргән акчалар гына җитми. Шуңа күрә Кәримовлар, халыкка мөрәҗәгать итеп, ярдәм сораганнар.

“Безгә булышкан һәрбер кешегә Аллаһының рәхмәтләре яусын. Араларында танышлар да, бер белмәгән кешеләр дә бар. Раббыбыз аларның садакаларын кабул итеп, үзләренә савапларын арттырып кайтарсын, исәнлек, озын гомер, бәхет-шатлыклар бирсен. Дөньяда шундый миһербанлы, мәрхәмәтле кешеләр булганлыктан тормыш яктырып китә. Реабилитация үзәкләрендәге белгечләр дә улыбыз белән җан-тәннәрен биреп шөгыльләнәләр. Алар Булатны чын күңелдән яратып өлгерделәр инде, аны үз малайлары итеп күрәләр.    

Ярдәм сорап мөрәҗәгать итү, дөньяга ачылу безгә җиңел бирелмәде. Баланы рәнҗеткән сүзләр язучылар да юк түгел. Йөрәгең түзсен генә. Әмма нарасыеңны аякка бастыру мөмкинлеге була торып, аңардан файдаланмау тагын да авыррак”, — дип сөйли бу турыда Гөлфия.

IMG_3906 3 IMG_20210521_170455 IMG_20210512_154859 IMG_20210509_125307 IMG_20210503_115317

 

“Дөньяны үз эченә сыйдырган зәп-зәңгәр күзләре, акыллы карашы безгә көрәшергә көч бирә”

 

“Булат – өметле бала. Аның башы эшли. Шушы бер ел ярым эчендә дә нинди уңышларга иреште бит! Ул — безнең баһадирыбыз, бик тә тырыша. Бөтен белгечләр дә аның диагнозындагы нарасыйларны сабый чактан ук дәвалый башларга кирәк, дип язалар. Шул очракта зур нәтиҗәләргә ирешеп булачак. Церебраль параличе белән чирләүчеләр бик күп. Без үзләрен урамда күрмибез генә. Алар күбесенчә өйдә. Күпләре бер хәрәкәтсез урын өстендә ята. Ә бит чынында ятып кына торган авыруларны утыртырга була, утыра торганнарын аякка бастырырыга мөмкин. Әмма моның өчен гаять зур акчалар таләп ителә. Һәм мөмкинлекләре булмаган күп ата-аналар нарасыйларын дәвалый башларга батырчылык итмиләр.

Мин үзем дә куркам. Шундый бер ананы беләм, аның баласына хәзер дүрт ел ярым. Шушы еллар эчендә ул аны дәвалады, көрәште. Әмма күптән түгел, чираттагы реабилитациягә акча җыя алмагач, баласының сәламәтлеге өчен көрәшүен туктатты. Мин дә кайчан да булса көчем бетәр, бирешермен, дип куркам.

Булатка хәзер ике яшь. Әле тагын өч-дүрт ел без шушындый ук режимда яшәячәкбез, бер уңышыбыз да җиңел генә бирелми, алга таба да уңай динамика булсын өчен күп һәм даими шөгыльләнергә кирәк. Дәвалауга күп еллар кирәк булачак. Барысын да җиңеп чыгар өчен Аллаһы Тәгаләдән сабырлык, көч сорыйм. Булат шундый уңышлар күрсәтеп килә. Ничек аңа ышанмыйсың да, ничек бирешәсең инде!

Менә улыбызны чираттагы реабилитация үзәгенә алып барыр өчен тагын халыкка ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк, чөнки моңа үзебезнең генә акча җитми.

Безнең һәр көнебез санаулы. Газиз балабызга ярдәм итә алуыбызны белеп, тик утыра алмыйбыз без. Һәр көн — аның киләчәктә йөрәячәгенә, сөйләшә алачагына, кеше булып яшәячәгенә зур өмет ул.

Булатның әйтерсең лә бөтен дөньяны үз эченә сыйдырган зәп-зәңгәр зур күзләре, күлдәй тирән, акыллы карашы безгә көрәшергә көч бирә”, — дип тәмамлады сүзен яшь ана.

Әйе, тормышка теше-тырнагы белән ябышкан, көн саен сәламәтлек өчен көрәшеп, инде зур уңышларга ирешкән кечкенә баһадир малайның киләчәге өметле булуында ышаныч зурдан. Кәримовларның юлында ярдәм кулын сузарга әзер булучы мәрхәмәтле кешеләр күбрәк очрасын иде.

Рушан белән Гөлфиянең балаларына булган чиксез мәхәббәте, аңа чын күңелдән ышанулары, аларның сокланырлык сабырлыгы, көч-куәте, тырышлыгы да киләчәктә Булатның аякка басуына зур өмет тудыра. Сабыйларына “Булат” дигән исем бирүләре дә очраклы түгелдер. Ул “корычтай нык, таза” мәгънәсен аңлата бит…

 

Миләүшә ГАЗИМОВА.

 «Самар татарлары» журналы, № 2 (31), 2021 ел.

 

 

  

  

     

 

Просмотров: 1858

Комментирование запрещено