«Путин акчасы» нәрсәгә җитә?

9ZNWYOJMrPcҖәйге каникуллар өч ай булса да, бик тиз узып китәләр. Балаларын мәктәпкә әзерләүче ата-аналар өчен иң кызу вакытлар килеп җитте. Аларның барысы да «Путин акчасы»н көтте дисәм, ялгышмам. Ниһаять, 2  августта президент вәгъдә иткән 10 меңне хөкүмәт түли башлады. Бу акча уку кирәк-яракларын алырга җитәрме? Бер укучы өчен чыгымнар күпмегә төшәчәк?

Күпләрнең кулына Мәс­кәүдән көтелгән акча керде инде. Путинга рәхмәт, дип шө­кер итүчеләр дә, хәзер бөтен нәрсә кыйммәт, нәрсәгә генә җитәр икән ул, диючеләр дә бар. Бала акчасы – балага. Ата-аналар аны башка нәрсәгә тотарга җыенмый. Берәүләр аны мәктәп кирәк-яракларына тотса, икенчеләре кышкы кием сатып алачакбыз, баланы өс­тәмә белем бирү курсларына йөртәчәкбез яки шифаханәгә ял итәргә җибәрәчәкбез, дип хыялланалар. Кеше кесәсендәге акчаны санау килешмәсә дә, әти-әниләрдән яңа уку елына әзерлек ничек бару турында сораштым.

– Мәктәпкә алдан ук әзерләнә башладык. Дәфтәр, көндәлек, кайбер дәреслекләр, ручкалар, линейкалар, букча бар. Физкультура дәресендә кияргә кроссовка, ике пар чалбар, өч күлмәк, бер пар ботинка алдык. Мәктәпкә әзерләнү өчен һәр балага аз дигәндә 15 мең сум кирәк, дип уйлыйм. Август башыннан мәктәп ярминкәләре эшли башлады, анда уку әсбапларын, башкасын ташламалы бәягә сатып алырга була, – дип сөйли якташыбыз Румия Мортазина.

«Путин акчасы» җитми дип, канәгать булмаучылар да бардыр бәлки. Әмма президентка рәхмәтле ата-аналар саны күбрәк. Күп­балалы гаиләләр өчен бу аеруча зур ярдәм. Балалар җәй көне бик тиз буйга үсеп китә. Мәк­тәп формасын, аяк киемнәрен, көзгә, кышка җылы киемнәрне яңартырга кирәк. Ун мең сум баланы мәктәпкә тулысынча әзерләргә җитмәсә дә, бик зур ярдәм.

Әти-әниләр мәш килеп базарларда, кибетләрдә балалары белән бергәләшеп кием-салым, уку әсбаплары сайлап йөриләр. Көйсезләнү, елап ризасызлык белдерүчеләр дә бар. Белгечләр дә баланың, миңа бу әйбер ошамый, дип көйсезләнүен ишетергә телә­мәсәң, уку кирәк-ярак­ларын, кием-салымны бергәләп алырга киңәш итә. Чөнки дәфтәр, көндәлекләрне көн саен әти-әнигә түгел, балаларга ачарга туры килә бит. Ә күлмәк, чалбар берничә пар булса, тиз тузмыйлар, пычранса, алмаш була. Ни генә дисәң дә, күңелле һәм мәшәкатьле эш  инде бу! Кыйммәтлерәген ала­сыңмы, арзанрагынмы – монысын инде кесә янчыгына карап чамалыйсың. Сораштырулар буенча баланы мәктәпкә әзер­ләү 15 – 25 мең сумга төшә.

– Балаларның түгел, мәк­тәп турында әлегә үзе­безнең дә уйлыйсы килми. Рәхәтләнеп ял итсеннәр әле. «Путин акчасы»н алдык. Кайбер вак-төякләрне барлап куйдык инде. Барысын да балалар белән бергәләп сайлыйбыз. Бер баланы мәктәпкә әзерләү ким дигәндә, 15 мең сумга төшә. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлаучыларга бу суммага тагын 10 меңнәр тирәсе өстәргә туры киләчәк. Аяк киемнәре генә дә берничә пар кирәк бит, – ди 3 бала анасы Гүзәлия Мостафина.

– Баланы мәктәпкә әзер­ләү өчен бу зур ярдәм дип саныйм. Яңа мәктәп формасы, аяк киемнәре алырга дип торабыз. Күлмәк, спорт формасына дә җитәр бәлки. Үзебезнең кесәдән дәфтәрләр һәм башка вак-төяк алырга гына кала, – дип яза Розалия Мәҗитова.

Алсу Рәхимова фикеренчә, тота белсәң, баланы мәктәпкә озатырга 10000 дә җитә. «Шушы акчага барлык кирәк-яракны алып куйдык. Рәхмәттән башка сүз юк», – ди Алсу, риза булып.

– Бирмәсәләр дә, бер сүз дә әйтеп булмас иде. Рәхмәт әйтеп алыйк. Әлеге акча гына җитми, билгеле. Беренче сыйныфка баручы кызыбызны мәктәпкә әзерләү өчен егерме мең сум акча китте, – ди ике бала анасы Гөлгенә Сәлахова.

Уку әсбапларын кайбер ата-аналар беткәч кенә ала. Ни өчен дигәндә, фломастер, җилем кебекләре тиз кибеп бетә. Бәяләргә килгәндә, ташламалы бәяләрне эзләп йөрүчеләр бераз акчаны янга калдыра, әлбәттә. Мәсәлән, брендлы кибетләрдә ирләр күлмәгенең бәясе 4 мең сумга кадәр җитә. Ә менә ташламалы кибет тапсаң, аны 900 — 1000 сумга да сатып алырга мөмкин. Кызлар киеме кыйммәтрәк, әлбәттә. Итәге, күлмәге, сарафаны, чалбары да кирәк бит.

Венера ГАЛИМОВА әзерләде.

«Бердәмлек».

 

Уку кирәк-яраклары бәяләре

Костюм – 2500 — 6000 сум

Ирләр күлмәге – 800 — 1200 сум

Сарафан – 1300 — 2500 сум

Аяк киеме – 800 — 3000 сум

Колготка – 150 — 250 сум

Букча – 1500 — 5000 сум

Кызлар өчен мәктәп формасы – 6000 — 8000 сум

Спорт костюмы – 1500 — 3500 сум

Дәфтәр – 6 — 45 сум

Линейка – 30 сум

Кайчы – 60 сум

Карандаш – 15 сум

Бетергеч – 10 сум

Очлагыч – 35 — 60 сум

Төсле кәгазь – 35 сум

Пластилин – 120 — 250 сум

Төсле картон – 88 сум

Җилем – 25 — 30 сум

Пенал – 200 — 1000 сум

Пумала – 50 — 60 сум

Аяк киемнәре өчен капчык – 200 — 400 сум тирәсе.

 

Просмотров: 1011

Комментирование запрещено