Тәгәрәп китте йомгагым…

НадировХәзерге Чирмешән райо­нының Лашман авылы мәктәбе 1937 елда урта мәктәп статусы ала. Республиканың төрле төбәкләреннән әзерлекле, тәҗрибәле укытучылар монда эшләргә килә. Директоры Шәмгун Туйсин Әлмәт районының Урсалыбаш авылыннан була. Ә аның урынбасары, мәктәпнең завучы Камил Надыйровның кайсы яклардан икәнлеген әле белми идем. Күп еллар узгач, 2019 елның апрелендә генә, шагыйрь Әнвәр Давыдовның 100 еллыгы уңаеннан Камышлыга килеп чыккач, миңа “Истәлекле даталар һәм вакыйгалар календаре” бүләк иттеләр. Сентябрь битен ачып җибәргән идем, карыйм, “100 лет с начала работы татарской школы советского типа в с.Камышла. Организатором школы был Надыров Камиль Бадреевич” дип язылган.

Бәрәкалла, сүз бер үк кеше турында бара түгелме соң?

– Ихтимал, – диде миңа телефоннан Камышлыдагы танышым Фәрит Зәйнуллин. – Төгәлен аның улы Азат әйтер, ул Самарада яши.

Азат Камил улы да уйларымны раслап:

– Әйе, әтием Татарстанның Лашман авылында да укытучы булып эшләгән, – дип икеләнүләремә урын калдырмады.

Камил Надыйровның тормыш юлы, җиңел генә булмаган педагогик эшчәнлеге турында без аның истәлекләрен укып белдек. Аларны, үзенекеләрен дә өстәп, Азат Камил улы җибәрде.

Камышлыдан — Лашманга

 1898 елда туган Камил кечкенәдән эш-хезмәт сөючән, күпне белергә омтылучан бала булып үсә. Әтисенә йорт эшләрендә булышуы белән бергә мәдрәсәдә дә әйбәт укый. Унҗиде яше тулган чакларда үзе дә балалар укыта башлый. Бу 1915тә, империалистик сугышның икенче елында була. Әмма егетнең эшен бүлдереп, аны патша армиясенә алалар. Карпат тауларында салкын, юеш окопларда өшеп, Камил исәнлеген дә югалта. Шуңа карамастан, Камышлыга кайтуы белән аны балалар укытырга куялар. 1918 елның җәендә революциягә кадәр укытучы булып эшләгән кешеләрне өяз үзәге Богырысланга имтихан тотарга дәшәләр. Имтиханны уңышлы биргән Камилне Камышлыда ачылачак совет мәктәбенең мөдире итеп билгелиләр. “Иске мәктәп биналарында әле дини мәктәпләр эшли иде, – дип искә ала ул. – Миңа икешәр өйле хуҗалар белән килешү төзеп, акча түләп торып, шул өйләрдә совет мәктәбе ачарга туры килде”.

Илдә гражданнар сугышы бара, 1919 елның җәендә Камышлыга аклар керә, күп кенә кешеләрне Колчак армиясенә озатыр өчен өяз үзәгенә көчләп алып китәләр. “Әткәй Мирза Давыдов (шагыйрьнең бертуган абыйсы – М.З.) белән караңгы төшкәч кача алганнар…” – дип яза Азат Надыйров. Кызыл армия Богырысланны алгач, әтисен Самарага өч айлык курсларга укырга җибәрәләр. 1929 — 1933 елларда ул педагогия техникумын да тәмамлый. Бөек Ватан сугышына кадәр дә, сугыштан кайткач та туган төбәгендә берничә авыл мәктәбендә балалар укыта. 1945 — 1956 елларда ул үзе нигезләгән Камышлы мәктәбенең мөдире булып эшли. Күп еллар дәвамында нәтиҗәле педагогик эшчәнлеге өчен Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнә.

Шулчак Камил аганың Лашманда тырышып эшләгән елларын да исәпкә алганнардыр, әлбәттә. Ул анда тату коллективта дүрт елдан артык эшләгән, директор Ш.Туйсин гаиләсе белән бер йортта яшәгән. Шунда ике гаиләдә дә бер-бер артлы сабыйлар дөньяга аваз сала. Хатыны Фатыйма апа Венера исемле кызын 1938 елда таба. Бу нәни кызчык Шәмгун абыйсының һәм Рәхимә апасының оланы Вил белән бергә уйнап үсә. Кыскасы, искә алып сөйләрлек истәлекне, бәхетле көннәре аз булмаган аларның.

Шулай да Камил ага ни сәбәпле туган җирен һәм йортын калдырып, читкә чыгып китәргә карар кылды икән, дигән сорау миңа тынгылык бирмәде. Җавабын улы Азатның ха­тирәләреннән таптым. Яңа Ярмәк мәктәбендә ике ел эшләгәннән соң “Әткәй Камышлыга кайта, – дип яза ул. – Шунда мәктәп бәдрәфендә гәҗиттән кисеп алынган Ленин һәм Сталин портретлары эленеп торуы билгеле була. Илдәге куркыныч хәлне исәпкә алып, иптәшләре киңәше буенча, әткәй, безне алып, Татарстанның Лашман авылына күченеп китә”.

Һәм бик дөрес эшли. Мулла нәселеннән булганы өчен дә, берәүнең әллә алдын-артын уйламыйчамы, әллә мөдиргә начарлык теләпме эшләгән астыртын эше өчен бер гаепсез Камил Бәдретдин улының башыннан сыйпамаган булырлар иде. Илдә бик күпләрнең баш өстендә җәлладның балтасы уйнап, гомеркәйләре киселгән заман бит бу!

Камил аганың сыену урыны итеп Татарстанны сайлавы юкка түгелдер, дип уйлыйм. Аның анда ышанычлы кешеләре булган. Улы Азатның сөйләвенчә, әтисе Казанда (мин Бөгелмәдә дә бәлки дип өстәр идем) укытучыларның белемен арттыру курсларында Чирмешәннән, Лашманнан килгән кешеләр белән дә танышкан, алар белән элемтәдә торган. Тагын шунысын да искәртик. Хәзерге Татарстан Республикасы белән Самара төбәге арасында, экономика-сәүдәдән тыш, мәгариф өлкә­сендә дә багланышлар элек-электән килгән. Моның мисаллары да җитәрлек. Әйтик, революциягә кадәр хәзерге Чирмешән төбәгендә туып-үскән, атаклы Чыршылы мәд­рәсәсендә мөхтәрәм Ризаэтдин Фәхретдин белән бергә укыган якташыбыз Хөснулла хәзрәт Баһаутдин Иске Ярмәк мәхәлләсенә килү белән мәдрәсәдә укытыр өчен 80 шәкерт туплый алган, диләр. Бу шәкертләрнең ничәседер күршедәге Яңа Ярмәктән булса, шул ук авылда, соңыннан Камил агабыз мөгаллимлек иткән бит. Аның әлеге мәд­рәсәдә гыйлем алган элекке шәкертләре белән аралашуын кайсыбыз шик астына алыр икән? Аннары, 1912 — 1914 елларда Казан губернасының төрле өязләреннән бер төркем укытучыларның чакыруы буенча Самарага күченеп килүе, шәһәрнең ике училищесында татар балаларын укытуы турында Камил аганың да соңрак ишеткәне-укыганы булгандыр. Шул укытучылар арасында Чис­тайдан ирле-хатынлы Хәдичә һәм Закир Тимбиковлар да булган. Шунысын да өстәп әйтим: Закир абзый Казан университетында бергә укыган сабакташыбыз, танылган прозаик Кояш Тимбикованың газиз әтисе иде.

Безнең Чирмешән төбә­генең һәм Камышлының мәгариф өлкәсендәге багланышларына кагылышлы тагын берничә мисал. 1923 елда Камышлыда мәктәп салу турында хөкүмәт карар чыгара. “Агач материалларын, нигезе өчен ташларны авыл халкы үз атлары белән түләүсез ташырга риза булса гына, мәктәпне Камышлыда салачакбыз”, дигән шарт куялар өяз түрәләре. Камил аганың да йокысы кача, аңа да нык йөгерергә, халык белән кат-кат сөйләшергә-үгетләргә туры килә. Бинаны авылның балта осталары тиз өлгертә. Ул башта крестьян яшьләре мәктәбе булып хезмәт итә, соңрак анда авыл хуҗалыгы техникумы ачыла. Менә шушы уку йортында ызандаш Татарстан егетләре дә белем алган. Авылдагы ут күршем, колхозыбызның җитәкчесе, ТАССР Югары Советы рәисе урынбасары, депутат Тәүфыйк Билялов шушы техникумны 1947 елда тәмамлый. Камышлыда педагогия училищесы да эшли була. Анда безнең Урманасты Үтәмеш яшьләре дә укыган. Шуларның берсе – Татарстанның халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Әхсән Фәтхетдинов. Ә тагын бер шәкерте – Татар Әбдекие егете Әхсән Салиховның 1956 — 1959 елларда Лашман урта мәктәбенең директоры булып эшләгәнен хәтерлибез. Камил аганың да Лашман мәктәбе тарихында үз урыны бар. Язмышы Татарстан белән бәйләнүе очраклы хәл түгел.

Кайгылы йомгак: иренә ышанычлы терәк булган, аның белән бергә ликбез хәрәкәтендә актив катнашкан Фатыйма Галиулла кызы (1901 — 1983) һәм Камил Бәдретдин улы (1898 — 1989) Надыйровлар инде вафат, каберләре Камышлы зиратында. Урыннары оҗмахның түрендә булсын. Амин.

Яшиселәр килеп яшәр өчен…

Надыйровларның зур кызы Мөкәррәмә 1940 елда Лашман урта мәктәбен тәмамлый. Аның яраткан егете Хәниф Шакиров та өлгергәнлек аттестаты ала. Очрашып, шатланышып киләчәккә уй-ниятләре турында сөйләшкәннәрдер алар. Мөкәррәмә үзе укыган мәктәптә балалар укытырга, ә Хәнифе Чистай укытучылар институтына керергә, тарих укытучысы белгечлеге алырга хыяллануын әйтә. Һәм ниятләре тормышка да аша башлый. Мөкәррәмә – 1нче сыйныф балаларын бер ел укытып җәйге ялга озат­кан яшь мөгаллимә, ә Хәниф – институтның беренче курсын тәмамлаган яшь студент! Бу – 1941нең җәй башы, сугыш башланырга санаулы көннәр генә калган чак…

Хәниф 1921 елда Лашман авылындагы Совет урамының югары очында яшәгән Ха­җия әби һәм Шакир бабай Төхфәтуллиннар гаиләсендә дөньяга килә. Аның тууына быел йөз ел тулды. Кая инде безгә, сугыш алдыннан гына туган балаларга, Хәниф абзый белән күрешеп, сөйләшеп утырулар… Бәхетемә, миңа Казанда аның дусты, фронтовик Нәгыйм ага Мөхибуллин белән очрашулар насыйп итте.

- Хәниф Шакиров миннән ике яшькә олырак иде. Ул – Лашман урта мәктәбенең беренче, ә мин – икенче чыгарылыш укучысы, – дип сөйләгәне хәтердә. – Хәнифнең кызыксынмаган, белмәгән эше юк иде. Мәктәптә төрле чараларны оештыручы да, фотограф та, художник та әле. Ул ясаган Габдулла Тукай портреты авыл клубының фойесын озак еллар бизәп торды. Бер елны “Яшь ленинчы” газетасында Муса Җәлилнең “Алтынчәч” операсының либреттосы басылып чыкты. Аның шигъри юлларын кем тизрәк ота, яттан сөйли ала дип, ярыша башладык. Моннан бик оста файдаланды Хәниф. Операның аерым күренешләрен ул сәх­нәләштерде, балаларны сөй­ләтте, җырлатты. Без моңа бик сөендек. Хәниф мәктәптә генә түгел, авылыбызда да үзешчән театрны оештыручы булды, үзе дә спектакльләрдә уйный иде.

Менә шунда укытучы Камил абзыйның да Лашманда яшәгәндә сәхнәгә битараф булмавын искәртеп, улы Азатның истәлекләреннән “Әткәй клубта театр уйнаганы бүгенгедәй күз алдымда” дигән сүзләрен китерү урынлы булыр.

…Хәзер журналист Николай Бердников язганнарны бергә укыйк әле. Аның Хәниф абзый белән берничә тапкыр очрашып сөйләшкәннән соң язган һәм матбугатта басылып чыккан (“Вечерний Свердловск”, 1958 ел, 25 июль) “Побеж­денная ночь” дигән очеркы мәгъ­лүматлы, хисле, кайнар… Очерк рус телендә. Шуңа күрә мин аннан кай­бер өзекләрен ори­ги­налдагыча, рус телендә китерәм.

«…Судьба Ханифа Шакирова вначале ничем не отличалась от судьбы многих людей его поколения. Двадцатилетним юношей, едва успев закончить первый курс учительского института, он в 1941 году ушел в армию. Ханифа направили в Оренбург, в училище. Но там, на западе, такие же парни, как и Ханиф, сражались с фашистами, защищая свою страну. День и ночь через Оренбург шли эшелоны с войсками. И вскоре с одним из таких эшелонов уехал на фронт и красноармеец Шакиров.

Особая истребительная про­тивотанковая бригада, куда попал Шакиров, постоянно перебрасывалась с одного участка фронта на другой. Много дорог исколесил молодой боец, много видел боев, и уже не зах­ватывало дыхание при виде стреляющего на ходу немецкого танка, уже привыкло плечо к тяжелой отдаче противотанкового ружья.

Но вот подошел май 1943 года. Ханиф Шакиров находился в это время в обороне на курской дуге. В часы затишья он глядел из окопа в высокое голубое майское небо и вспоминал родные волжские места. А вокруг, вопреки разрушающей силе войны, расцветала природа, заставляя радостно и тревожно замирать сердце.

В один из таких дней группа немецких автоматчиков при поддержке минометов попыталась прощупать нашу линию обороны. Враги были встречены дружным огнем. Боец Шакиров без передышки бил из автомата. Он видел, как одна за другой падали и падали серо-зеленые фигуры фашистов. Но вдруг чем-то больно резануло по пальцам левой руки и в то же мгновенье, словно зубилом, ударило в голову…

А дальше – тыловой госпиталь… Полтора года длилось лечение. Наконец, седой профессор, последний раз снимая повязку с глаз, тихо сказал:

- Мужайся, дорогой, мы бессильны восстановить зрение.

Так наступила ночь.

Вначале Шакиров растерялся. «Зачем жить, если я никогда не увижу того высокого неба, которое видел в последний раз перед боем», – думал он. В голову неотступно лезла пословица, не раз слышанная от стариков: человек без глаз, что птица без крыльев. Тяжелыми были раздумья… Но они не сломили Ханифа».

Бернигә дә карамый яшәргә иде, кешеләргә файда китереп яшәргә дигән хыял күңелендә көннән көн тамыр җәя. Госпитальдә ятканда ук Брайль системасы буенча укырга, язарга өйрәнә. Бу юнәлештә укуын махсус мәктәптә дә дәвам итә.

Аннан Свердловск музыка училищесын баян классы буенча тәмамлый. Тарих укытучысы булу хыялын да тормышка ашырырга керешә. Студент иптәшләре аңа булышалар, һәркөнне чиратлашып тиешле материалны кычкырып укыйлар. Шулай итеп, ул М.Горький исемендәге Урал дәүләт университетының тарих факультетын бик яхшы билгеләренә тәмамлый. Свердловск шәһәренә бер командировкасы вакытында очрашып, Нәгыйм ага Мөхибуллин дустының экскурсовод һөнәрен үзләштерүен ишетеп хәйран кала. Ә Түбән Тагил сукырлар мәктәбе укытучысы Н.Чумаков якын киңәшчесе, сукырлар җәмгыяте өлкә китапханәсе директоры Хәниф Шакир улының укучылары өчен Лейпциг һәм Лондоннан китаплар соратып алдыруы, ә үзенең кандидатлык минимумы буенча соңгы имтихан тапшырырга әзерләнүе, диссертациясе өчен материал туплавы турында бер мәкаләсендә язып чыга…

«Его жизнь – это постоянный труд. Исполнилось то, о чем мечтал Ханиф Шакиров – он стал полезным людям, люди говорят ему спасибо.

Так была побеждена ночь», – дип тәмамлаган очеркны Николай Бердников.

Авторның “рядом с ним были родные…” дигән җөмләсенә дә игътибар иттем. Хәтта бераз хәтерем калгандай булды. Шулай да журналист күп нокталар урынына Хәниф абыйның барлык туганнарын да, беренче чиратта сөйгән хатыны, балаларының әнисе Мөкәррәмә ханымның исемен атарга уйлагандыр, дип үземне тынычландырдым тагы. Дөнья яктысын, матурлыгын күрүдән мәхрүм булган авылдашымның үз дигәннәренә ирешүендә Камышлы гүзәленең ярдәме әйтеп бетергесез булгандыр, дип уйлыйм. Бер җырдагыча:

Яшиселәр килеп яшәр өчен

Сөйгән яры кирәк һәркемгә!

Ул яулаган үрләр

Самара өлкә “Бердәмлек” газетасы Азат Камил улы Надыйровны олылап һәм зурлап – “Туган тел” татар җәмгыяте ветераны, ә русча һәм татарча нәшир ителүче “Самар татарлары” журналы җәмгыятьнең ак­сакалы дип атый. Гомеренең 30 елын тоташ милләтебезгә хезмәт итүгә багышлаган җә­мәгать эшлеклесе мондый хөр­мәткә лаек та шул. Ә моңа ка­дәр күпме кыенлык күрелгән, юл­лар үтелгән, үрләр яуланган…

Надыйровлар 1941 елда, сугыш башланыр алдыннан, Камышлыга әйләнеп кайтканнар. Уллары Азатның Лашманда беренче сыйныфны тәмамлаган чагы була бу.

“Камышлы мәктәбендә мин икенче класстан башлап укы­дым, – дип яза ул истә­лекләрендә. Ач-ялангач еллар булса да, барыбер җиңәрбез, дигән өмет белән яшәдек. Өйгә кергәч, кара тәлинкәгә охшаган радиодан Рәшит Ваһапов, Гөлсем  Сөләйманова җырлары, татар классик музыкасы көч биреп тора иде. Шул җырлар мине татар итте дә… Колхозның бөтен эшләрендә дә катнаша идек. Кар яуганда көнбагыш башлары кисә идек. Эшләгән өчен колхоз безгә шундый зур ипи биргән иде, сугыш елларында беренче мәртәбә туйганчы ипи ашаганым шул булды. Ашлык урганда олыраклар учак өстендә калайда бөртек кыздыралар иде. Ул бик тә тәмле була иде. Ач-ялангач хатын-кызлар, балалар “Все для фронта” дип язылган олауларның Кләүле станциясенә киткәнен карап кала идек. Мәктәпне җылыту өчен кыш көне урманнан трактор чанасына төяп утын алып кайтканыбызны хәтерлим”.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң Азатның студентлык еллары башлана. Ул да әтисе кебек Татарстанны сайлый, Казан дәүләт университетының физика-математика факультетына укырга керә. Аны 1955 елда уңышлы тәмамлап, дип­лом ала. Аңа кадәр нәкъ бер ел элек үзем дә шул ук университетта укый башлаган идем бит. Азат белән бер урамнарда йөргән, китапханәбезнең бер үк уку залларында семинарларга әзерләнгән, әбәд вакытларында Ленин урамындагы ашханәбездә  аның «фирменный блюдасын» – кәбестә шулпасын (башкасына акча җитми!) ашап утырган, иртәләрен, көн яктырыр-яктырмас, ипи сатып алыр өчен бергә кибет ишеге төбендә чират торган чакларыбыз да булгандыр, бәлки. Азат­ның бертуган сеңлесе Венера Камил кызын тыңлыйк әле.

– Абый җәйге каникулларда Камышлыга кайтканда, Казан турында мавыктыргыч итеп, озак сөйли иде. Без, авызыбызны ачып, аның сөйләгәнен тыңлап утырабыз. Шулай ел арты ел үтте, урта мәктәптән соң үзем дә Казанга барып укырга булдым. Өйдә дә каршы килмәделәр. Казанда һөнәр училищесын тәмамлагач, башта төзелештә буяучы, аннары проектлау конторасында сызымчы, соңрак контораның җитәкчесе булып та эшләдем. Бәхетемне дә Казанда таптым, төзелештә эшләүче Апас егете Далип белән гаилә корып, Аллага шөкер ике улыбызны үстердек. Бертуган сеңелем Римма да Казанны яратты, монда килеп төпләнде. Ә абыебыз әле дә Самарада яши, аның белән хәбәрләшеп торабыз.

Венера Камил кызы миңа Мөкәррәмә апасының һәм Хә­ниф җизнәсенең балаларын табырга булышты. Алар­ның Лилия исемле кызы һәм Рәфыйк исемле улы гаилә­ләре белән хәзерге Екатеринбург шәһәрендә яши­ләр. Шундагы архитектура институтын тәмамлаган дизайнер Лилиянең әтисе кебек рәсем ясарга һәвәс, оста икәнлеген белдем. Ул кайчандыр Лашманга кайтып, әтисе ясаган Габдулла Тукай портретын эзләп тә йөргән булган. Ләкин аны таба алмаган…

Венераның абыйсы Азат Камил улының Самарада ничек яшәве, хәтсез зур бер заводның конструкторлык бюросында күп еллар эшләве, “Туган тел” җәм­гыятен җитәкләп милли хәрә­кәттә актив катнашуы, оста итеп рәсемнәр ясавы — шулай ук үзе бер тарих. Болар турында, Алла­һы боерса, пандемияне богау­лагач, Азат белән бер очрашып, сөй­ләшеп утырасы бар әле. Амин.

Минвагыйз ЗӘЙНЕТДИНОВ.

Казан шәһәре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 2036

Один комментарий

  1. Бик эчтәлекле, һәрвакыттагыча ,тарихи вакыйгаларга бай мәкалә. Минвәгыйз ага сезгә бик зур рәхмәт.