Рәшит Сабиров: «Шамкайларны шулай күмгәч, безнең кебекләргә рәт юк та юк инде»

KSF_3108Татарстанның халык артисты Рәшит Шамкай 22 августта арабыздан китте. Татар юмористы якыннары күңелендә нинди булып истә калган? «Интертат» Шамкайның якын кешеләре белән аралашты. 

«Шамкайларны адәм мәсхәрәсе итеп күмәргә ярыймы?»

Татарстанның халык артисты, нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров Рәшит Шамкайны соңгы юлга озату мәрасиме тиешле дәрәҗәдә оештырылмады дип саный:

— Рәшит Шамкай — татар халкының зур артисты. Ул сәхнәгә чыгуга ук халык ямьләнеп китә, елмая иде. Кая гына барса да, татар халкы аны кул чабып каршы алды. Ул популяр кеше иде. Рәшит Шамкай булганга күрә, «Биш татар» проектының уңышы зур булды.

Рәшит абыйны 23 августта гына күмәләр дигәч, авылыма кайтып киткән идем. Бара алмыйча калдым… Минем кебек белмичә калучылар бихисап икән.

Үземчә уйлыйм: шундый зур артистны Камал театры зурлап җирләгәндер, хушлашуны Камал театрында үткәргәннәрдер, халык аның янына килеп саубуллашкандыр, дидем. Баксаң, аның гәүдәсен Камал театрының ишек бусагасыннан да кертмәгәннәр, хәтта театр кырыена — урамга да куймаганнар икән.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында ул 33 ел күренекле артист булып эшләде.

Заманалар бик нык үзгәрде, кеше кадере бетте. Рәшит Шамкай белән хушлашуны Камал театрында үткәреп, хушлашу турында халыкка алдан тв-радиодан хәбәр итеп, зурлап, матур итеп күмәргә дә була иде бит. Әмма, кызганыч, моны эшләмәгәннәр. Нәрсә, анда урындык кызганганнармы?

Кеше кадере бетү Илһам Шакиров заманыннан ук башланды. Ул исән вакытта ук Илһам абыйның кадерен белмәделәр. Бүген өч тиенлек җырчыларны көне-төне твдан әйләндерәләр, ә Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова — юк.

Барысы да җитәкчеләрдән тора. Камал театры директоры, мәдәният министры бар. Алар зур артистларга төкергәннәр. Миңа милләт алдында шулкадәр оят. Шамкай булып Шамкайларны адәм мәсхәрәсе итеп күмәргә ярыймы? Ул бит милләтнең яраткан артисты иде, ул гомерен татар театры, татар сәхнәсенә багышлады. Камал театрын мәдәниятнең учагына саныйбыз без. Үзен милләткә багышлаган кешене бу дәрәҗәдә мыскыллап озатырга мөмкин идеме?

Шамкайларны шулай күмгәч, безнең кебекләргә рәт юк та юк инде хәзер. Без киткәндә бернинди кадер-хөрмәт тә булмас…

«Күмәргә килергә өлгермәдек»

Чынлап та, нишләп Рәшит Шамкай белән хушлашу мәрасиме театрда үткәрелмәгән? Мәдәният министрлыгыннан, театр җитәкчелегеннән нигә берәү дә озатырга килмәгән?

Моның сәбәбен Камал театрының маркетинг һәм PR буенча директор урынбасары Илшат Латыйповтан сорадык.

— Без Рәшит абыйның туганнары белән элемтәгә кердек һәм аларга хушлашу мәрасимен дүшәмбе көнне Камал театрында үткәрергә тәкъдим иттек. Әмма туганнары Рәшит абый белән хушлашуны якшәмбе көнне өйләре янында үткәрергә карар кылды, — диде ул.

Ни өчен соңгы юлга озатканда театр җитәкчелегеннән берәү дә килмәде?

Тиз арада булды, өлгермәделәр.

Татарстанның Мәдәният министрлыгына да шушы ук сорауларны юлладык.

Министрлык исеменнән кайгы уртаклашу булды, бу — зур югалту. Кайгы уртаклашу сүзләре матбугат чараларында урын алды. Кызганыч, хушлашу мәрасименә эш графигы тыгыз булу — киңәшмәләр булу сәбәпле, министрлыктан кеше килә алмады (Хушлашу мәрасиме якшәмбе көнне булды, димәк, министрлыкта ял көнне дә киңәшмәләр үтә икән — «Интертат»).

Театр әһелләре берлеге һәм театрлар министрлыкка карый. Шуңа күрә, министрлык вәкилләре булмады дип әйтү дөрес булмас, — дип җавап бирде Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов.

«Суфияне әле дә сагынып елыйм, дип әйтә иде»

Рәшит Шамкайның авылдашы, баянчы Рамил Рәхимовтан истәлекләрен сораштык. Шамкайның туган авылын яратуын, хатынын сагынуын әйтте ул:

— Рәшит абый белән Казанга укырга килгәч таныштым. Рәшит абыйны очраттым да, Иске Ярмәк авылыннан икәнлегемне әйткәч, сөенде. «Син дә шулай эшләмичә генә акча табарга җыенасың мәллә?» — дип шаяртты. Аннан гел юмор чыга иде.

Авылга сирәк кайтты, чөнки транспорт юк — күчеп утыра-утыра кайтырга кирәк безнең авылга. Машина алгач, Рәшит абый белән бергәләп авылга кайта башладык. Елына дүрт-биш тапкыр кайта идек.

Юлда булганда гел кызык вакыйгаларны искә төшерә, моңсуланырга ирек бирмәде. Иске Ярмәк авылы халкын Рәшит абый «усалрак» дип әйтә иде. Кара эчле кешеләр бар иде… Шулай да туган ягын яратты ул. Кеше чит илгә диңгезгә ял итәргә киткәндә Рәшит абый: «Акча туздырып йөриләр. Ярмәгемә кайтып берничә көн торсам, шуннан да яхшырак ял юк», — дип әйтә иде.

Хатыны Суфия апа белән: «Кайвакыт эт белән песи кебек яшәдек, әмма югалткач бик авыр икән, әле дә сагынып елыйм», — дип сөйли иде.

Рәшит Шамкай хатыны Суфия беләнСалават Камалетдинов/архив
Рәшит абый гаиләсе белән фатирдан фатирга күчеп йөргән. Аннан соң берничә фатир сатып алды. Әле исән чагында ук миңа: «Ярмәккә күмдермим үземне, балаларга кайтырга уңайсыз. Түбән Орыда җирләүләрен телим», — дигән иде.

Әчегән аш тарихы: «Мин итле ашны түгәрлек баемадым»

Рәшит абыйның авылдашы Камышлы, Кләүле һәм Исаклы районнары имам-мөхтәсибе Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим кызыклы хәлләрне искә алды:

— Рәшит абыйның балачагы бик авырлык белән узган. Яшь чагында чирләгән. Егылып төшкәч, аны караңгы бүлмәдә бер кеше янына чыгармыйча тотканнар. Тормышның агын да, карасын да күргән, шуңа күрә гомернең кадерен белә иде. Аны вакчыл, диләр иде. Кыенлык белән үскәнгә күрә шулай ул. Һәр әйбернең кыйммәтен белгән.

Бервакыт Рәшит абый Камал театры артистлары белән теплоходта гастрольгә бару вакыйгасын сөйләде. Көн кызу, үзләре белән алган ашлары әчеп чыккан. Җитмәсә, ашның яман исе дә таралган. Рәшит абыйга бу ашны түгәргә кушканнар. «Мин итле ашны түгәрлек баемадым», — дип ашны дөбердәтеп кайнатып ашаган бу. Ашның әчегән исе бөтен җиргә таралган, артистлар борыннарын кысып йөриләр икән…

Равил абый Шәрәфиев: «Кеше йә ачлыктан шешенә, йә күп ашаудан тазара. Рәшит тәгаен ачлыктан шешенмәгән!» — дип шаярып әйткән иде.

«Әти коммунист иде. „Яшәсен, коммунизм!“ — дип, кычкырып йөрде. Ашарга юк, кияргә ыштан юк», — дип искә ала иде Рәшит абый. Шамкаевлар — авылда дәрәҗәле нәсел. Рәшит абыйның бабасы Хөснетдин бабай авылның иң беренче елъязмачысы иде.

Рәшит абый авыл тарихы белән кызыксынды, сирәк булса да, авылга сәдакаларын җибәреп, ярдәм итеп торды. Туган ягына соңгы елларда сирәк кайтты, чөнки арасы да ерак, үзе дә өлкән яшьтә. Сабантуйны бер дә калдырмады. Узган ел «Акчарлак» газетасында аның туган ягына бераз үпкә белдергән әңгәмәсе чыккан иде, әмма җитди сәбәпләрне күрмим. Рәшит абыйның үзенчәлеге дә шунда — ул бөтенесен дә якын итмәде, бар кешегә дә ачылмады.

Хәзерге вакытта Рәшит абыйның 1938 елгы бертуган абыйсы Искәндәр абый калды. Аннан кала, Равил дигән тагын бер абыйсы бар, ул Рәшит абыйдан да сәләтлерәк иде. Гомере кыска булды — туксанынчы еллар ахырында арабыздан китте.

Кызганыч, үлгәннән соң гына без кешенең кадерен, хөрмәтен белә башлыйбыз. Исән чагында әйтер сүзләрне кызганабыз да, кабере янына килеп әйтәбез. Бу — ялагайлану. Бу күренешне яратып бетермим, кешегә исән чагында әйтеп калырга кирәк.

«Безнең җеннәребез туры килә иде»

«Безнең гәҗит» газетасы баш мөхәррире, журналист Илфат Фәйзрахманов Рәшит Шамкайны җирләүдә катнашкан иде.

— Рәшит абыйның хатыны Суфия апа: «Рәшит сине телевизордан бик яратып карый, ул авылдашым, дия», — дип әйтә иде. Баш бирмәс, туры сүзле, ялагайлана белми торган бәйсез кеше иде ул. Хөрмәт иттем үзен. Җеннәребез туры килгән безнең.

Шулай да, сәхнәдән сөйләгән һәр сүзенә мөкиббән китмәдем, чөнки ара-тирә билдән түбән юмор чыга иде. Ә болай ул бик талантлы, юктан гына кызык табып, кешене көлдерә, ял иттерә ала торган артист иде.

Пандемия бетүгә авылда концерт уздырырга ниятләп, шунда Рәшит абыйны да чакырырга уйлаган идем. Кызганыч, насыйп булмады.

Түбән Оры авыл халкына Рәшит абыйны озатуда катнашканнары өчен рәхмәтлемен. Аны бик зурлап, олылап озаттылар. Авыл халкы аның белән горурлана. Суфия апаны җирләгәннән соң, аның кабере янында урын алып калынган иде. Бу Рәшит абыйның үз теләге булган.

Күрше-күләннәре әйтүенчә, Рәшит абый авылга кайткач, бөтен кешенең хәл-әхвәлен белеп чыккан, кәефләрен күтәреп, «үз кеше» булып йөргән. Безнең авылда 60-70 өй калды. Суфия апа торган йортта аның туганы — Рәшидә апа җәйлеккә кайтып яши. Виноградларга кадәр үстерә, дип мактыйлар. Гомумән, безнең авыл — оҗмах почмагы!

Улы Айдар белән сөйләшкән идем. Ул: «Миңа да бу авыл ошый. Әтием монда мәхәббәтен очраткан. Киләчәгемне монда күрәм», — дип әйтте. Нинди мәгънәдә әйтергә теләгәндер… — диде Илфат абый.

«Соңгы ярты елда телефонын алмады»

«Акчарлак» газетасы журналисты Нәзилә Хуҗина Рәшит Шамкайдан соңгы интервьюны узган елның март аенда алган. Безгә ул Рәшит абый турындагы хатирәләрен сөйләде:

— Мин 9-10 сыйныфта укыганда Рәшит абый безнең авылга Габделфәт Сафин төркеме белән Сабантуйга кайтты. Беренче очрашуыбыз шунда булды. Сер түгел, Рәшит абый яшь кызлар белән аралашырга ярата иде. Аларның энергиясе белән «тукланып» яшәде. Казанга укырга килгәч тә, «Ничек хәлләрең? Шәһәргә ияләнеп буламы?» — дип шалтыратып, хәлләрне сорап алганын хәтерлим.

Озак элемтәгә чыкмый торсам, «Югалдың, кунакка килеп кит әле, әйдә», — дип өенә чакыра иде. Анда да, кадерле кунагын көткәндәй, әзерләнеп көтеп тора иде. Үзенең «фирменный» коймакларын пешереп, чәйләрен ясап куяр иде. Туңдырма белән соктан коктейльләргә кадәр ясап, күңелне күрергә тырышты. Ә бит Рәшит абый тормышта шактый саран кеше. Ул бу хакта үзе дә курыкмыйча әйтә иде. Чөнки яшь вакытында акча белән бәйле михнәтләрне күп күргән. Шуңа акчага сак карый иде.

Яратуын, хөрмәт итүен һәрчак тоеп тордым. Берәр ул көтмәгәнрәк сүз әйтеп куйсам: «Акыллы инде син», — дип әйтә иде гел. Хатыны Суфия апа белән дә аралашып утыру бәхете тәтеде миңа. Суфия апа җәйләрен Студенецтагы бакчаларында иде.

Рәшит абый җир эшен яратмады. «Мин авылдан сәнәкләрне нык итеп кадап чыгып киттем. Монда да ул эш белән шөгыльләнәсем килми», — диде. Суфия апа — чын татар хатыны. Шулкадәр сабыр, эшчән. Артыгын сөйләмәс. Рәшит абый операцияләр кичергәч тә, аны бик карады. Үзенең дә сәламәтлеге уйнап тора иде. Балалары турында да: «Карыйлар, булышалар», — дип канәгать булып, мактап сөйли иде Рәшит абый.

Суфия апа үлеп, берәр ай вакыт узгач, Рәшит абыйга шалтыраттым. «Болай ук авыр булыр дип уйламаган идем», — диде. Бик авыр кичерде. Сулып калды. Тик соңгы интервью вакытында (2020 елның марты) «Яшисе килә әле», — диде.

Аннан соңгы тапкыр телефоннан сөйләшкәндә әйткән бер сүзе хәтердә калган: «Әйдә, бер дә булмаса кызың белән бергәләп кунакка кил, миңа Аллаһы Тәгалә турында сөйләрсең, аңлатырсың», — диде.

Рәшит абый соңгы ярты елда өй телефонын алмады. Ничектер аның белән сөйләшәсе килде, ә өлгереп булмады. Үлем һәрвакыт үкенечле…

«Аның үткәне дә, бүгенгесе дә ачы иде» — юморист Рәшит Шамкайны соңгы юлга озаттылар.
Рәшит Шамкай белән соңгы интервью. Рәшит Шамкай: «Керосин эчеп, авызыма ут төрттем»
Рәшит Шамкаев 1940 елның 26 маенда Самара өлкәсе Камышлы районы Иске Ярмәк авылында туа. Халыкка күбрәк Рәшит Шамкай яки Шамкай исеме белән таныла. 1966 елда Казан театр училищесын тәмамлый. 1967—1968 елларда Минзәлә театрында, 1968 елның көзеннән — Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли. Комик артист буларак таныла. Татарстанның халык артисты. 

intertat.tatar

Просмотров: 1874

Один комментарий

  1. Рэшиткэ ни ошамаган да, ни коткэн вэ ни кирэк.!?
    Алтын теш энж,е белэн куйдырса(17 нче гасырда пиратлар кебек) инде…