Эльбрусны буйсындырдылар

ЭльбрусКамышлыда яшәүче Аль­бина Шәйдуллина һәм Ил­нар Төхбәтшин Эльбрус та­вын буйсындыручылар са­фына кушылдылар.

Икетуган тиешле Альбина белән  Илнар әле үткән елның көзендә үк бу идея белән кабынып киткәннәр иде.  Илнар социаль челтәрләрдә Эльбрус тавы башына менеп җиткән кыз турында укыган һәм үзенең дә көчен сынап карарга булган. Бу юнәлештә эшләүче гид белән танышып сөйләшкәч, икеләнүләренә соңгы чик куела. Бу җәйне ничек уздыру темасына гаилә әгъзалары белән сөйләшеп утырганда, Илнар Эльбрус тавына менәргә теләге булуы турында әйтә. “Минем белән берәрегез барырга телиме?” – дигән сорауга икетуган сеңлесе Альбина атылып чыга. Ул да күптән альпинизм белән шөгыльләнергә теләгән икән. Шулай итеп, ике хыял бер максатка әверелә.

Камышлылыларны алты кешелек төркемгә беркетәләр. Инструктор аңлатканча, тау башына ике юл белән менәргә була: беренчесе — ратракка (трактор кебегрәк махсус транспорт) утырып  5100 метр югарылыкка менәргә, ә кал­ган араны җәяү узарга була. Ләкин Илнар белән Альбина, төркемдәшләреннән аермалы буларак, икенче юлны — тулысынча җәяү менү юлын сайлыйлар.  

- Икенче вариант көчебезне сынап карау өчен бик яхшы сәбәпче булды. Куркыныч бул­дымы, дип сорасагыз, “Әл­бәт­тә!” дип җавап бирербез. Мар­шрутның бик тә катлаулы булуын да, менеп җитә алмавыбызны да бик яхшы аңлый идек, — дип сөйли Альбина.

Беренче көнне безнең альпинистлар, акклиматизация алу өчен, 1900 метр биеклектә туктап, төнне уздыралар. Ә икенче көнне аларга яшел зона буенча трекинг (катлаулы чокырлы-чакырлы җир) дип аталган юл белән 3400 метр биеклеккә күтәрелергә туры килә.

Өченче көнне Альбина белән Илнар 3750 метр югарылыктагы “Ветер” лагерена ка­дәр менәләр һәм, альпинист кирәк-яракларыннан файдалану ысулларын өйрәнә-өйрәнә, Эльбрусның 4200 метр тамгасын үтәләр. 

“Бу югарылыкта тау кар белән капланган булуына да карамастан, бик кызу иде”, — дип искә ала Илнар. Ә икенче көнне уянсалар, юеш кар явып торуын күреп, хәйран калалар. Ләкин, авырлыклар безне куркытмый дип, шушы шартларда да менүләрен дәвам итәргә карар кылалар. Ул көнне 4800 метр биеклектәге “Пастухов” кыясына кадәр барып җитәләр. Монда һава торышы тагын да начарлана — суыта, кар ява, давыллап тора.

Бишенче көнне аларга 1900 метрга кадәр төшәргә ту­ры килә. Бу Эльбрус башын штурм­лау алдыннан организмга ял бирү, кислород туплау өчен кирәк икән. Ә алар менеп җиткән 4800 метр биеклектә кислород инде бик аз микъдарда гына була, шуңа күрә кеше кислородка кытлык кичерә. 

Яхшылап ашап-эчеп, йокыларын туйдырып, туристлар кабат “Ветер” лагерена менәләр һәм шул ук кичне, 22 сәгатьтә, тәҗрибәле инструктор карамагында, Эльбрусны штурмлый башлыйлар. “Пастухов” кыясына кадәр җәһәт кенә барып җитәләр алар. 

- Чәй эчкәч, термосымны рюкзак янына куеп өлгермәдем, каткан боз буйлап кыя астына шуды да китте. Менә шул вакытта минем йөрәктә курку хисе туды, — дип сөйли Альбина. - Безне аяк киемнәренә беркетелгән “песи тырнак­лары” саклап калды. Ә алда, шәхсән минем өчен, иң катлаулы кишәрлек (5100 метр­га кадәр) башланды. Авышлык бик зур булганлыктан, аяк­лар һәрвакыт тая иде.  Монысын үткәч, “кыек шүрлек”кә барып җиттек. Бу Эльбрусның көнчыгыш түбәсе иде. Мин бу кишәрлекнең мәкерлеген аң­лап җиткермәгәнмен бугай, инструктор аңлатуы буенча, кыегы зур булмаса да, ипләбрәк атларга кирәк, чөнки таеп китсәң, боз ярыгына шуып төшеп китүең бар. Аның исеме дә куркыныч – “Мәет җыючы”. Ан­да барып төшкән кешене табып алырга мөмкин түгел икән. “Кыек шүрлек” буйлап барган арада таң ата башлады.  Ләкин кояшны каршыларга хәлебез юк иде инде…

5350 метр биеклектәге тау сыртлавыгына барып җиткәч, Эльбрусны буйсындыручылар ашап-эчеп, ял итеп алырга туктыйлар, аннары көнбатыш түбәсенә менеп җиткәндәге “Зомби плато”сын үтәләр. Бу исем дә юмор белән сугарылган — арыган туристлар бу плато буенча зомби кебек кенә хәрәкәт итә алалар.

Иртәнге сәгать тугызда Альбина белән Илнар, 5642 метр биеклеккә күтәрелеп, Россия һәм Европаның иң биек тавы башына менеп җитәләр. Буйсындыручыларның бер хәле дә калмаган – кояшта эри башлаган боз боткасында юешләнгән ботинкаларны күтәреп атлавы да кыен. Ләкин бит әле төшәргә дә кирәк! Россия түбәсендә берничә фото ясап, тирә-якка бераз сокланып карап торганнан соң, туганнарына шалтыратып, бар да яхшы булуын әйтәләр дә кайтыр юл­га чыгалар.

- Тауга менеп җитмичә борылып киткән бихисап туристларны күрергә туры килде. Инструкторыбыз Антон Мар­тьяновка рәхмәт – ул безнең һәр адымыбызны кисә­теп, өйрәтеп барды. Таулар ха­таларны кичерми, дигән әй­тем бик дөрес ул. Эльбрусны буйсындыру өчен күнегүләр үт­кәрү һәм әйбәтләп әзерләнү кирәк, - диләр Альбина белән Илнар аларның юлын кабатлар­га теләге булган якташларына.

Ирина Макарова.

(“Камышлы хәбәрләре” газетасыннан)

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1368

2 комментариев

  1. Какие же они молодцы! Гордимся

  2. карагыз эле — нинди афэриннэр!!