Тарихчы: Ногайбәкләр татарлардан аерылгач, бетеп баралар

AI3I0005Тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Илнар Гарифуллин сүзләренчә, бүгенге көндә Төмән өлкәсендә татарларны Себер татарлары, ягъни аерым халык дип күрсәтү тенденциясе бара. 

Тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Илнар Гарифуллин ногайбәкләрнең татардан аерылу нәтиҗәсендә юкка чыгып баруларын әйтте.

«Ногайбәкләр — Чиләбе өлкәсендә яшәүче татарларның бер төркеме. Алар 1989 елгы җанисәптә аерым халык дип язылдылар. Хәзерге көндә алар руслашып, юкка чыгып бара. Чиләбе өлкәсендә ногайбәкләр яши торган район икътисади, социаль яктан депрессив урынга әйләнгән. Халык аннан чыгып китә», — диде Илнар Гарифуллин.

Тарихчы сүзләренчә, бүгенге көндә Төмән өлкәсендә татарларны Себер татарлары, ягъни аерым халык дип күрсәтү тенденциясе бара. Моның нинди куркынычы бар дигән сорау туа. «Беренчедән, без үзебезнең саныбызны киметәбез. Икенчедән, бу аларның үзләренә зыян салырга мөмкин», — дип җавап бирде Илнар Гарифуллин.

Аның сүзләренчә, татарларны таркатырга тырышучылар: «Аерым милләт булып язылсак, без җирлектә төп халык статусына ирешәбез дә, хокукларыбызны яклый, җирләребезне саклый, дәүләттән акча ала алабыз», — дигән пропаганда алып баралар.

«Бу бик зур ялгышлык. Советлар Союзы таркалганнан соң Россиядә бер халык та андый статуска ирешә алмады. Ногайбәкләрнең тискәре үрнәген күз алдында тотырга кирәк. Ногайбәкләр җирлектә төп халык статусын да ала алмадылар, этник төркем буларак та юкка чыгып баралар. Хәзер ногайбәкләр Татарстаннан ярдәм сорыйлар, ләкин алар аерым халык булгач, безнең республика аларга берничек тә ярдәм итә алмый», — дип аңлатты Илнар Гарифуллин.

Тарихчы татардан аерылуның нәрсәгә китерәчәген халыкка күрсәтергә кирәк дип саный. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 1163

Комментирование запрещено