Тарихчы: Халык санын алуда электрон катнашу Башкортстан татарларына кулай булачак

KSF00795[1]«Халык санын алуда Дәүләт хезмәтләре порталы аша катнашсак, татарны башкорт итеп яздыру кебек проблемалар кимиячәк», — диде Илнар Гарифуллин. 

Тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Илнар Гарифуллин Халык санын алуда Дәүләт хезмәтләре порталы аша катнашуны Башкортстан татарлары өчен кулай булачагын әйтте.

«Узган халык санын алу кампанияләрендә Башкортстанда татарны башкорт итеп яздырдылар. Халык санын алуда Дәүләт хезмәтләре порталы аша катнашсак, андый проблемалар кимиячәк», — диде Илнар Гарифуллин Бөтендөнья татар яшьләре форумы Шурасының киңәйтелгән утырышында.

Җәмәгать эшлеклесе милләт графасында татар дип язылырга өндәде. Мишәр, типтәр, себер татары һәм башкалар дип язылганнарны татар составына кертмәячәкләр. Туган тел графасында, шулай ук, татар теле дип язарга кирәк.

«Кайбер татар күбрәк русча аралашса, туган телен рус теле дип белергә мөмкин, ләкин туган тел — ул милләт теле. Сез үзегезне татар дип саныйсыз икән, туган телегезне татар дип язарга тиеш. Бу бик мөһим. Әгәр төбәктә туган телен татар теле дип сайлаучылар күп булса, дәүләт органнарыннан мәктәптә татар телен укытуны таләп итәргә мөмкин», — диде Илнар Гарифуллин.

Статистика буенча татар телле халык әз булса, татар классын ачу кирәклеген исбатлавы яки башка милли мәнфәгатьләрне кайгырту бик авыр булачак. «Татарның киләчәге бары тик үзебездән тора. Үзебез тырышмасак, безнең өчен беркем дә йөрмәячәк», — диде Илнар Гарифуллин.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 807

Комментирование запрещено