Татар бистәсендә туган гомерлек дуслык

Виктор Борисович и Залифя Набиевна 2019 год

Виктор Борисович һәм Нәби кызы Зәлифә 2019 ел

Самарда татар бистәләре булганы турында күпләр белә торгандыр. Белгечләр язуынча, унсигезенче гасырның икенче яртысында шәһәребездә беренче татар бистәсе барлыкка килгән. Ул хәзерге Самарский һәм Галактионовский урамнары районында урнашкан булган. Унтугызынчы гасыр башына кадәр хәзерге Самарский урамы Мечетный дип аталган, ә Галактионовский урамы 1840нчы елларга кадәр Татарский исемен йөрткән. 

Тагын бер татар бистәсе — Оренбургский (хәзерге Чкалов) урамы районында һәм өченчесе Казанский (хәзерге Алексей Толстой) урамында булган.

Самарда гомер итүче милләттәшебез Нәби кызы Зәлифә Асадуллинаның (кыз фамилиясе — Хәйруллова) балачак һәм яшүсмер еллары нәкъ шундый күпләп татарлар яшәгән урында — Молодогвардейский урамында узган. Аларның гаиләсе шушы урамдагы 253 санлы ике катлы йортта торган. Ул Спорт Сарае каршындарак, Чкалов белән Полевой урамнары арасында урнашкан булган.

 “30нчы елларда байларга “кулак” тамгасын тагып, үзләрен сөргенгә озатканнар бит. Алардан бушап калган йортларга төрле җирләрдән кешеләр килеп урнашкан. Әти-әнием сугыш елларына кадәр бирегә күчкәннәр. Шикәр заводында эшләгән әтиемнең аяклары чери торган булган. Андыйларны сугышка алмаганнар. Ләкин ул, моны яшереп, үз теләге белән фронтка киткән. Ватанын сакламыйча, өйдә калуны оятка санаган әти. Ул бик яхшы тегүче булган. Бер төн эчендә әнине тегәргә өйрәткән. Шулай, әни фуфайкалар тегә башлаган. Әмма аларны сатарга ярамаган, белсәләр, төрмәгә утырта алганнар. Ә балаларны ашатырга да, киендерергә дә кирәк бит. Шуңа күрә әнием, базарга барып, өстендәге фуфайкасын сата, ә үзе кышкы чатнама суыкларда да шәлдән генә өйгә кайта торган була.    

Әтиебез 1944 елның декабрендә сугышта хәбәрсез югалган. Шунысы гына билгеле – ул, каты яраланып, госпитальдә яткан. Госпитальне башка җиргә күчергәндә, юлда алар бомбардировкага эләккәннәр. Шуннан әтинең эзе югала, һәм без бүгенге көнгә кадәр аның кайда җирләнгәнен дә белмибез. Кызым Лилия эзләнүләр алып бара, әмма әтиемә кагылышлы документларда бик аз мәгълүмат тупланган шул”, — дип сөйли башлады милләттәшебез.       

“Безнең белән бергә санасаң, Молодогвардейский урамындагы йортыбызда барлыгы өч гаилә иде, – дип дәвам итте ул сүзен. — Әлбәттә инде, тора-бара, балалар үсеп, үз тормышларын корып, шушында ук яшәп калгач, кеше саны да, гаиләләр саны да артты.

Без һәм тагын бер урыс гаиләсе – ярымподвалда урнашкан фатирларда, ә өйнең хуҗасы — Хәсән абый Батталовның гаиләсе икенче катта тордык. Фатир өчен акчаны аңа түлиләр иде. Ел саен Хәсән абый бөтен балалар өчен дә Яңа елга чыршы куя иде, йорт-җирне дә алар барлап тордылар.  

Тирә-яктагы торакларда Губанкүл, Лабит, Тупли, Әбдери, Алмалы һәм башка авыллардан килгән татарлар да бик күп иде. Бездән ерак түгел урнашкан баракларда да шулай ук күп милләттәшләребез яшәде”.

Зәлифә апа белән аның фатирында әңгәмә корып утырабыз. Берникадәр вакыттан соң ишек кыңгыравы ишетелде. Зәлифә ханым килгән кунакны каршы алырга чыкты. Тиздән аның белән бергә бүлмәгә чал чәчле, озын буйлы, төз гәүдәле, интеллигентларга хас кыяфәтле бер ир-ат керде.

“Менә, Миләүшә, Молодогвардейский урамындагы йортыбызда күршедәге фатирда бер урыс гаиләсе яши иде, дидем бит.  Шушы гаиләдә тәрбияләнгән Виктор Борисович Дубровин була бу. Без аның белән бергә уйнап үстек”, —  дип таныштырды безне Зәлифә апа.

Исләрең китәр, бу кешеләр балачакта башланган дуслыкларын гомер буе саклап киләләр икән бит! Гәрчә аларның дуслыгы сабый чактан башланган, дисәм, дөресрәк булыр, чөнки, үзе дә ике яшендә генә булса да, Зәлифә яңа туган Витяны караган, аны бишектә тирбәткән бит.

“Безнең гаиләләр үзара бик тату иде. Гомумән, өебездәге барлык кешеләр белән дә туганнардай яшәдек без. Милләт, дин буенча бүленү булмады. Сугыштан соңгы еллар, барысының да тормышы бертигез авыр. Ачлык-ялангачлык. Бәрәңге кабыгын да ашарга туры килде. Берәрсе нинди дә булса ризык алып кайту бәхетенә ирешсә, башкалар белән бүлешә иде. Күпләрнең ирләре, әтиләре фронттан кайтмады. Хатын-кызларга бик авыр туры килде шул. Минем әтием дә сугышта һәлак булган”, — дип әңгәмәгә кушылды Виктор Борисович.   

“Керосинкада, мичтәге казанда ашарга пешерә идек. Йортта зур өстәл торды. Җәен шунда самавырларны чыгарабыз да бергәләп чәй эчәбез. Ә инде бәйрәмнәрдә табынга бөтен күршеләр җыела иде. Викторның апасы Надежда кияүгә чыккач та, йортта өстәлләр тезеп, туен шунда уздырганнары хәтердә”, — дип дәвам итте сүзне Зәлифә апа. 

Аның әнисе Шәмсеҗамал бик дини кеше булган. Тыюларга карамастан, качып-посып, ураза да тоткан, намазын да калдырмаган. Балаларын да ул кечкенәдән Ислам нигезләрен өйрәтеп тәрбияләгән. Зәлифә апа да балачагыннан  намазлыкта. Бүген дә ул биш вакыт намазын калдырмый, Коръән укый, мәчеттә дини белем дә алган, үзен мәҗлесләрне алып барырга да чакыралар икән.

“Молодогвардейский (элек Соборный) һәм Маяковский (элек Торговый) исемендәге урамнар чатында 1913 елда төзелгән өченче мәхәллә мәчете урнашкан булган бит. Ул “Җәмигъ мәчете” исемен йөрткән. Минем әнием шушы гыйбадәтханәгә намазга йөргән.

Әмма бу мәчетнең гомере кыска булган, ул барлыгы 17 ел эшләп өлгергән. Аннары бит инде, динне бетерү сәясәте башлангач, аның бинасы төрле ихтыяҗлар өчен кулланылган, анда татар мәктәбе дә урнашкан булган. Ә инде сугыштан соң биредә 111 санлы мәктәп эшләде. Мин шунда дүртенче сыйныфка кадәр белем алдым. Аннары сигезенче сыйныфка хәтле башка мәктәптә һәм ике ел эшче яшьләр мәктәбендә укыдыӘ 1963 елда мәчет бинасын бөтенләй сүтеп ташладылар.

Безгә дә, ураза тоткан балаларга, мәктәптә көчләп су эчереп йөриләр иде. Әниемнең репрессияләнгән кешеләр, дин әһелләре турында елый-елый сөйләгәнен хәтерлим. Араларында якын-тирә урамнарда яшәгән күп татарлар да булган”, — дип исенә төшерә Зәлифә Асадуллина. 

Зәлифә ханымның 1935 елда туган абыйсы Фәзгать һәм 1939 елгы абыйсы Фәритнең вафат булуларына да байтак вакыт узган инде. Ә Зәлифә апага кадәр туган җиде туганы сабый чакта ук үлгәннәр.

Фәзгать армиядә хезмәт иткәндә кечкенә Витя аның белән хат язышып торган. Олы иптәшеннән килгән “На память дорогому Вите…” дип язылган открытканы Виктор Борисович бүгенге көнгә кадәр кадерләп саклый икән.

“Без күршеләр белән шулкадәр дус яшәдек ки, хәтта Виктор минем әнине — “әнкәй”, ә мин аның анасын “мама”, дип атый идек. Әнием белән намаз укырга баскач, ул, өеннән битъяулык алып килеп җәя дә, безнең арттан кабатлый торган иде. Бүген дә берәр нәрсә эшләгәнен күреп: “Моны каян беләсең инде? — дип сорасам: “Мине әнкәй шулай өйрәтте”, — ди.

Молодогвардейский урамыннан төрле якка күченеп киткәч тә, мин һәрвакыт Викторның әнисе – тетя Люба янына кунакка барып йөрдем, бәйрәмнәр белән котладым. Аралашуны өзмәдек без”, — ди Зәлифә апа.

Шунысы да игътибарга лаек — Виктор Борисович татар телен бик яхшы аңлый гына түгел, ул аңарда сөйләшә дә, җырлар да җырлый, шигырьләр дә сөйли! Һәм, әйтергә кирәк, моңа аның теле килеп тора, ул татарча сөйләгәндә хәтта урыс акценты да сизелми. “Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмил-Ләәһир-рахмәәнир-рахиим”, дип тә әйтә белә ул. Зәлифә апалар аңа кунакка баргач, үзләренә чәйне дә “бисмилләһ” әйтеп ясый икән.

Туганнан бирле татарлар арасында тәрбияләнгән Виктор Борисовичның татар теле канына сеңгән, күрәсең. Ул үзе дә бу турыда: “Мин бит татар телен махсус өйрәнмәдем. Кечкенәдән татарлар белән аралашып үскәч, бу үзеннән-үзе килеп чыкты. Әйтерсең шулай тиеш тә. Әлбәттә, еллар узу белән, практика булмаганга, күп сүзләрнең әйтелеше онытылган да инде. Әмма аңлавын хәзер дә бик яхшы аңлыйм”, — ди.

1958 елда Виктор Борисовичның әнисенә эшеннән фатир бирәләр, һәм алар Ленинский урамына күчеп китәләр. Ә Зәлифә апаларның гаиләсе Молодогвардейский урамында яшәп кала. Йорт хуҗасы Хәсән Батталов 16 яшен тутырган кызга 4 санлы подшипник җитештерү заводына эшкә урнашырга булыша. Ул анда цехбашлыгының урынбасары булып хезмәт итә торган була.

“Викторларның гаиләсе күчеп киткәч, элемтәбезне югалтмадык. Бер-беребезгә кунакка йөрештек. Аннары минем әниемә дә, сугыш толы буларак, Гагарин урамыннан фатир бирделәр”, — ди Зәлифә ханым.

Ул үз гомерендә машиналар төзү техникумын, машинкада хәреф җыючы курсларын, читтән торып, Мәскәү элемтә институтының Самардагы филиалын тәмамлаган. Ун ел — подшипник җитештерү заводында, унике ел телеграфчы булып почтада, шулай ук фармацевтика фабрикасында эшләгән. Һәр җирдә дә мактаулы хезмәткәр булып саналган, җитез, өлгер, җаваплы, тырыш милләттәшебез түрәләр арасында да, хезмәттәшләре арасында да хөрмәт казанган. Ә аның машинкада минутына 180 хәреф җыюына барысының да исе китә торган булган.

Кызганычка, Зәлифә апаның ире Касыйм 19 ел элек фаҗигале рәвештә вафат булган. Алар ике бала – Илдар белән Лилияне тәрбияләп үстергәннәр. Зәлифә апаның биш оныгы бар.

Виктор Борисович исә мәктәптән соң армиядә хезмәт иткән, приборлар төзү заводында мастер хезмәтен башкарган, комсомол оешмасы секретаре булган. Горький шәһәренең су транспорты инженерлары институтын тәмамлаган. Ә Гарнизов исемендәге 38нчы һөнәри училищеда студентларны укыткан елларын аеруча сагынып искә ала ул.

Виктор Борисовичның өч баласы – Александр, Роман һәм Яна. Ул – дүрт онык бабасы.

Балалары турында сүз кузгаткач, Виктор Борисович татарларга кагылышлы бер кызыклы вакыйганы да исенә төшерде бит әле.

Бер елны Самарда, өлкә “Туган тел” татар җәмгыятендә мәдәният мәсьәләләре өчен җаваплы булган Шамил абый Баһаутдин тырышлыгы белән, дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә “Шүрәле” балеты куела. Бу бер могҗиза биеклегендә кабул ителә, чөнки атаклы “Шүрәле” балеты -  әле СССРның иң зур театр сәхнәләрендә куелган әсәр. Ул хәтта чит илләрдә дә зур уңыш белән бара. Һәм, ниһаять, Самар татарлары да мәшһүр балетны күрү бәхетенә ирешә.

Менә шул “Шүрәле” балетында Виктор Борисовичның кызы карга баласы булып биегән икән.

Яна балет мәктәбен тәмамлаган һәм Самар опера һәм балет театрында биегән. Аннары Италиягә китеп урнашкан һәм бүгенге көнгә кадәр шунда яши, балет мәктәбендә укыта, шәһәрләрендәге урыслар ассоциациясе президенты булып тора.

Виктор Борисович үзе белән иске фотографияләр алып килгән иде. Анда кечкенә Зәлифә, Витя, бергә уйнап үскән күрше малайлар, кызлар, аларның барысын да берләштергән газиз йорт сурәтләнгән.

Зәлифә апа белән Виктор Борисович өстәл янында янәшә утырып, шушы фотоларны актаралар. Барысының да исемнәрен барлыйлар, балачактагы ниндидер кызыклы вакыйганы искә төшереп, көлешеп тә,  бераз бәхәскә дә кереп, күз яшьләрен дә сөртеп алалар.

Бәлки, Хәсән абый куйган чыршы тирәли әйләнүләре яисә аның ат чанасын рөхсәтсез алып китеп, аңарда Идел буена кадәр шуып төшкәннәре, татар пятачокларында биеп йөргәннәре исләренә төшкәндер. Бәлки, авыр эштә хезмәт куйган әниләренә ярдәм итәргә барулары, ачлыкта яшәп, бер телем икмәкне дә үзара бүлешкәннәре күз алдыннан узгандыр…     

Әйе, бу фотосурәтләрне бүгенге көн белән нинди озын гомер бәйли! Һәм бу кешеләр шушы озын гомер буе дуслыкларын саклап, бер-берсенең кадерен белеп яшиләр.

“Сезне балачак берләштерәме?” – дигән соравыма:

“Балачак үтә дә китә ул. Ә ата-анага карата мәхәббәт мәңгелек. Безне бер-беребезнең әнисенә карата сөю берләштерә. Балачактан әнкәй белән мама әйләнәсендә кайнаган тормыш берләштерә. Аларның истәлеген саклап яшәү берләштерә”, — дип җавап бирделәр алар.   

1956г.

1956 ел

Вадик,Зәлифә,Шамджи Джамал( Зәлифәнең әнисе), Любовь Кузьминична( Викторның әнисе),Инесса 1955 ел.

Вадик,Зәлифә,Шамджи Джамал( Зәлифәнең әнисе), Любовь Кузьминична( Викторның әнисе),Инесса 1955 ел.

Валера, Альфят, Витя, Зәлифә.1957ел.

Валера, Альфят, Витя, Зәлифә.1957ел.

Витя,Зәлифә 1951ел.

Витя,Зәлифә 1951ел.

Зәлифә 1961ел.

Зәлифә 1961ел.

Зәлифә 1962 ел.

Зәлифә 1962 ел.

Залифя 1964г.

Зәлифә 1964 ел.

На память от всех ребят 1954 год

Истәлек 1954 ел.

Виктор Борисович һәм Зәлифә Нәбиевна 2019 ел

Виктор Борисович һәм Нәби кызы Зәлифә 2019 ел

IMG_3440 1709 ????????

Миләүшә ГАЗИМОВА.

 «Самар татарлары» журналы, № 2 (31), 2021 ел.

 

     

 

   

  

 

 

   

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотров: 1448

Один комментарий

  1. Самар — борынгы татар шәһәре, Болгар ханлык чорыннан калган. 18-19 гасырларда һәм инкыйлабка кадәр иң зур, бай кибетләрне татарлар тоткан.