«Түгәрәк уен» фестивалендә I урыннарны Татарстаннан читтә иҗат иткән ансамбльләр алды

tatarstan«Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестиваль-конкурсы җиңүчеләре кичә Камал театры алдында бәйрәм концертында чыгыш ясадылар. 

XIII «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестиваль-конкурсында беренче урыннарга Татарстаннан читтә яшәп иҗат итүче коллективлар лаек булды. Нәтиҗәләр  «Чулпан» мәдәният үзәгендә ясалды.

Фольклор ансамбле буларак, Башкортстан Республикасының Яңа Балыклы, «Туганай» фольклор коллективы беренче урын алды. Җитәкчесе: Люция Вафина;

Вокаль ансамбль буларак, Чиләбе өлкәсе Нязепетровский районы Арыслан авылыннан «Ләйсән» халык фольклор ансамбле җиңүче. Җитәкчесе: Роза Мөхәрәмова;

Инструменталь ансамбль буларак беренче урында — Төмән өлкәсенең «Чыңгыз-Тура» коллективы. Җитәкчесе: Зилә Йосыпова.

«Бүгенге вазгыятьтә Татарстаннан читтә иҗат иткән коллективларның килүе дә сөендерә. „Түгәрәк уен“ яши — рәхәтләнеп карадык. Катнашучылар әзерлекле, әмма эпидемиологик вазгыять белән бәйле рәвештә өзеклек булып тору үзен сиздертә», — диде жюри әгъзасы, фольклор белгече, профессор Алсу Еникеева.

«Без үзебезнең киңәшләрне җиткердек. Мөнәҗәтләр, бәетләр кушырга, йолаларны күбрәк күрсәтергә кирәк дип киңәш бирдек. Мин үзем аеруча яратып Бакалы районыннан килгән керәшен ансамблен карадым. Алар турында күп ишеткән идем, ниһаять күрдем», — диде ул.

«Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестиваль-конкурсы җиңүчеләре бүген Камал театры алдында бәйрәм концертында чыгыш ясый.  

tatar-inform.tatar

Просмотров: 1026

Комментирование запрещено