Печән базарыннан үткәнгә сәяхәт: муллалар нинди булган да табиблар ничек дәвалаган?

VVS00960[1]Кабан күле буенда ике көн «Печән базары» гөрләде. Ул быел да иммерсив театр рәвешендә узды. Кунаклар ике көнгә узган гасырдагы тормышка чумды. 

«Печән базары» мәйданына килеп керү гармун тавышы, «Эх, алмагачлары, сайрый сандугачлары» ишетелде. Бер төркем халык җыелган да, рәхәтләнеп җырлап торалар. Мин кеше арасыннан түгәрәк уртасына кереп җиткәндә инде бию көен уйнап җибәрделәр. Уртада милли кием кигән кызлар-егетләр, бөкрәйгән әби — барысы бергә өздерәләр. Аларны камап алган кешеләр дә уртага кереп чыккалый. Шулай гөр килеп алдылар да, таралышып та беттеләр. Беренче күргәне шул булды.

Узган ел белән чагыштырганда кеше галәмәт күп. Сәүдә нокталары да ике рәткә тезелеп киткән. Милли рух белән сугарылган нинди генә әйбер юк анда! Кайбер осталар шунда күннән әйберләр ясап, калфак бизәп утыра.

«Хәзрәтләрне генә ал: гөнаһ кылып күпме акча эшлиләр»

Бер түгәрәк өстәл артында китап тоткан егет утыра. Дини белем турында сөйли бу. «Хәзер „дин“ дип акырып йөрүчеләр шактый, ә ул менә монда булырга тиеш, — дип күкрәгенә сугып күрсәтә. — Хәзрәтләрне генә ал: гөнаһ кылып күпме акча эшлиләр, элеккедән килгән әйбер ул», — дип үз-үзенә сөйләнеп утыра.

«Кызлар белән күрешергә дә ярамый иде, башкасын әйтмим дә инде. Хәзер генә ул кызлар белән йөрү ярый», — дип фәлсәфә сата. Тәртипле малай, имеш. Исегездә калдырыгыз.

Икенче урында табиб кабул итә икән. Теге бөкре әби аның янына килеп утырган. Ул кадәр биюгә хәле беткәндерме инде… Духтырга рәхмәтләр укый-укый чыгып китте. Ә, юк икән, беләзеген онытып калдырган.

«Ботинка чистартам! Ун тиен одна ботинка, вторая беспылатно», — дип акырып йөри бер егет. Сумка төбеннән күпме генә ун тиен эзләсәм дә, таба алмадым. Юк инде, ун тиенгә генә риза, ди. Күпме акырып йөрде, ул ун тиен беркемдә дә булмады бугай. Аннан соң ул профессиясен үзгәртте: «Гәҗит сата-а-ам!» — ди хәзер. Анысы да фестиваль программасы инде. Узган ел аны бик үзенчәлекле итеп ясаганнар иде, иске имля белән язылган саргайган гәҗит кебек иде. Ә быел инде ялтыравыклы, зәңгәр төстәге каты кәгазьгә бастырганнар. Ул тирә-якта булдырылган мохиттән аерып тора.

«Исмәгыйль Айтугановны күрмәдегезме», — дип сорады полиция киемендәге абый. «Юк», — дим инде, чынмы-уенмы икәнне аңлап бетерә алмый гына. Ул шулай халыктан сораша-сораша алга атлады, күз уңыннан югалды. 

Шунда ук арттан икенче ир тавышы ишетелде «Фатыйма, Фатыйма-а-а» дип кычкыра. Борылып карасам, бу әфәнде бәхетеннән балкып тора. «Почетный гражданин России» исемен алган икән. Бу бәхетле абзый шул Исмәгыйль Айтуганов булып чыкты. 

Исмәгыйль Айтуганов янында гына бер абый телефон камерасына видео төшереп тора иде: «Ооо, Хәлил, әссәламегаләйкем. Син өченче ел миннән ссуда алган идең. Кайчан түлисең?», — ди моңа Айтуганов. Бер секунд эчендә Хәлил булып куйган кеше югалып калмады «кайтарам, кайтарам” дигән булды. Айтуганов тагын бер кешегә барып бәйләнергә теләгән иде, анысы моннан тизрәк китү ягын карады… Ул шулай тавышланып йөргәндә полицейский да килеп җитте. Бу Айтугановның әҗәтләре күп икән, шуңа эзләгәннәр. Эш ни белән төгәлләнгәндер инде.

Бу тирәдән ризык исе килә иде. Мин шунда таба киттем.

«Хотдоглар» һәм «бургерханә»

Баскычтан аска төшкәч тә, фудкрод ясаганнар. Анда чәй, каһвә сыман эчемлекләр, баллы ризыклар, чәй яфраклары, хотдоглар сатыла. «Хотдоглар» дип татарчалаштырып язып куйганнар. Алар янында гына «бургерханә» дә бар әле. Кызык тоелды, шулай ук «пәрәмәчханә», «гөбәдияханә», «кабартмаханә» ачып җибәреп була.

Аннан соң икәүләшеп пардан киенгән кешеләр еш күренде. Кызыл күлмәкле ике кызчык басып тора, бер үк төрле киенеп килгән тагын ике кыз күренде. Иң башта ук пардан киенеп килгән абыстайларга игътибар иткән идем. Алар өстәл артында чәй эчеп утырган арада, нигә бертөрле киенеп килдегез дип кызыксынып та алдым. Яшел Үзәннән килгән ханымнар махсус бәйрәм көненә дип пар күлмәкләр сатып алганнар.

Без башта ук радио, телевидениедан бу бәйрәм турында ишетеп тордык. Күңелебез белән бик киләсе килгән иде, узган ел килә алмадык. Бүген инде бергә җыенып килдек. Халыкның бердәм, күркәм һәм киң күңелле булуына шатланабыз. Шушы хәлдә яшәсәк, телебез дә югалмас, гореф-гадәтләр дә югалмас, — дип сөйләделәр Тәнзилә һәм Фәрзәнә ханым.

 

Бер өстәл артыннан икенчесенә дигән кебек, мәйдан уртасында да бер өстәл корганнар. Анда ниндидер мәҗлес бара. Бер кыз урындыкка менеп баскан да «библяшва» дип җырлый. Ул җырлап бетергәч «белиссимо» дип кул чаптылар да, баян алып, барысын да биергә чакырдылар.

«Монда рәхәтләнеп татарча сөйләшергә була»

Алдымнан тагын бер үк төрле киенгән ике апа бара. Берсен туктатып өлгердем. Алар ун ел элек Коми республикасыннан кайтканнар, хәзер Ленин исемендәге мәдәният йортында ансамбльдә җырлап йөриләр икән. Бәйрәмгә дә ансамбль күлмәкләреннән килгәннәр. «Бәйрәм бик матур, милли рух сизелеп тора. Һәркөнне шулай булып торсын иде. Җыр-бию берләштерә кешене», — дип сөйләде Гөлсинә Зәкиева.

Апалар белән сөйләшеп алдым да, теге дини белем турында фәлсәфә сатып утырган егеткә күзем төште. Ал күлмәкле бер кызны кочаклап бара бит. Отельгә үк озата керде. Ий, егетлә-ә-ә-р.

Юлыма күлмәгенең алдына кызыллы-зәңгәрле милли бизәк ясалган ханым очрады, башына калфак та кигән. Зөлфия бу чарага ел саен йөрергә тырыша икән. «Быел сизелеп тора: матуррак, күңеллерәк, кеше күп. Миңа бик ошый. Мин менә үземә бик матур күлмәк сатып алдым, чын-чын татар күлмәге инде. Үзем дә милли киемнән булырга тырыштым. Кешеләр дә бик матур, монда рәхәтләнеп татарча сөйләшергә була. Монда төрле җирләрдән килгән кешеләр бар, алар милли әйберләрне тотып карый, татар дөньясына якыная», — дип сөйләде ул.

Сөйләшеп кенә бетергән идем, теге «тәртипле» егет бер әби янына килеп утырган. Биергә чакырып ята. «Тагын биегез, дәрт кереп китәр», — ди. Менә хәйләкәр инде.

«Бай татарларның тормышын күрдем, гадиләре ничек яшәгәнен күрсәтегез»
Кибетләр яныннан бер гаилә узып бара иде. Руслан әфәнде хәләл җефете һәм баллары белән килгән. «Бәйрәм бик матур, барысы да ошый. Без әле кибетләрне генә карап уздык. Кызык әйберләр күп кебек әле», — ди.

Адым саен кызык дияр идем. Тагын бер җирдә халык җыелган. Мин анда килеп җиткәнче «Җәмәгать, всецареевич килә», — дип акырдылар да, бөтенесе су ягына чаба башлады. «Тизрәк-тизрәк», «всецареевич» дигән сүзләр ишетелә, халык дулкынлана. Киттем инде шул якка. Яр буенда ике якка тезелеп бастылар, теге «всецареевич»не каршы алалар икән. Кораб якынлаша. Барысы да кул болгый, гармун уйныйлар. Гаиләсе белән килә, ди. Ул да — «почетный гражданин». Мәтрүшкәле чәй белән каршы алдылар бу мөхтәрәм кунакны. Эш күрсәтеп, теге ботинка чистартучы буталып йөри. «Бай татарларның тормышын күрдем, гадиләре ничек яшәгәнен күрсәтегез», — ди кунак. Бөтен кеше яңадан өскә агылды. Теге бөкре әбине бер егет күтәреп үк алып менеп китте.

Су якын бит, нишләп шунда берәр Су анасы чәчен тарап утырмый икән, дип уйлап куйдым әле алай да.

Шулай уйнап-биеп, җырлап-көлеп узды көн. Берсе җыр суза, бии башласа, шунда ук төрле яклап халык җыела. Бергә җырлыйлар, бииләр, ул рәхәтлек. чыгу ягына барганда, тагын бер төркем халык «эх, сез, матур кызлар» дип җырлап тора. Алар җырлаганны төшереп тора идем, бер адым артка атлаганда, аягым белән нигәдер бәрелдем, мин аны бордюр чите дип торам, борылып карасам, бер абый басып тора. «Алай кочакка кермәгез инде, янымда хатыным тора», — дип елмая. Бергә рәхәтләнеп көлеп алдык. 

intertat.tatar

Просмотров: 803

Комментирование запрещено