Республика көне: гармунчы Тямаев, яңартылган 175 гимназия, мотоциклдагы Миңнеханов

_file_photoreport3_print_7551779_5393216Республика халкы 30 августны бәйрәм итте. «Интертат» бу көнне булган иң мәшһүр вакыйгалар хакында яза. 

Бу көнне күп кенә яңа объектлар ачылды. Шулар исәбендә — Казанның 175 гимназиясе.

Рөстәм Миңнеханов яңартылган 175 гимназиядә булды. Май аендагы фаҗигале вакыйгалардан соң гимназия ябылган иде. Президент анда капиталь ремонт уздырырга фәрман биргән иде. Миңнеханов уку йортында булды, актлар залын, ашханәне, спорт мәйданчыгын, бассейнны карады.

Мәктәпнең тышкы һәм эчке кыяфәте тулысынча үзгәргән. Ишегалдында 11 майдагы фаҗигале вакыйгаларга багышланган хәтер бакчасы оештырылган. Ә 8 класс балалары атып үтерелгән сыйныф юк, аның урынында ачык мәйданчык.

Миңнеханов капиталь ремонтка зур бәя бирде. Кызыклы проект кулланылган, аны киләчәктә дә кулланырга кирәк, диде ул.

Президент укытучылар белән дә очрашты һәм уку йортына һөҗүм вакытында үзләрен дөрес тотканнары өчен рәхмәт әйтте. Сез үзегезне батырларча тоттыгыз, мин сезнең барыгызны да каһарманнар дип саныйм, диде ул.

«»Без бу фаҗиганең нәтиҗәләрен киметү өчен кулдан килгәнне эшләдек. Мәктәптә укучылар кимемәгәнгә мин шат. Әлбәттә, без бу фаҗигане һәрвакыт истә тотарбыз. Мәктәп ишегалдындагы бакча хәтер мәсьәләсен хәл итә… Сезгә сабырлык… Без бу фаҗигане беркайчан да онытмаячакбыз. Әмма киләчәк белән яшәргә кирәк. Биредә искиткеч коллектив, бик яхшы мәктәп», — диде Президент.

Бу мәктәптә 1037 укучы укыган. Быел 1054 укучы укыячак. 1 сентябрьгә беренче классларга 145 укучы килә.

Ачылган объектлардан шулай ук Казансу яр буендагы ике мәйданчыкны атарга була. Алар — Милли китапханәдән Миллениумга кадәр аралык. Икенчесе — Кремльдән Киров дамбасына кадәр мәйданчык.

Тагын бер объект — МЧС торак комплексы. Бу төзелеш, озакка сузылып, өлешләп төзүчеләрне үз вакытында шактый шөбһәгә салды. Президент ярдәме белән бу бина ачылды.

Республикада «Безнең ишегалды» проекты да дәвам итә. Бүген шундый ишегалларының берсе ачылды.

7 шәһәр хастаханәсе артындагы күл тирәсендәге яңартылган мәйданчык та бүген рәсми рәвештә ачылды.

Президент «Таткультфест» музыка фестивалендә катнашты һәм ипподромдагы ат чабышын карады. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов байкерлар колоннасын җитәкләде. Ул Кремльдән ипподромга кадәр мотоциклда барды.

«Уйнагыз, гармуннар» бәйгесе парадын быел Фирдүс Тямаев алып барды.

Тямаев Бауман урамындагы роботларны да татарча биетте. 

«Печән базары» фестивалендә быел да театральләштерелгән тамашалар тәкъдим ителде. 

«Милли кием» фестиваленә Президент ярдәмчесе Наталия Фишман-Бикмабетова үзенчәлекле флешмоб белән чакырды.

Казанда Казанның Зур Кызыл урамындагы 57Б йортында Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмовага истәлек тактасы ачылды. Чара бик зурдан узды — анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә катнашты. Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Кави Нәҗминең Татарстан язучылар берлегенең беренче рәисе булуын искә алды. «Кави Нәҗми XX гасыр татар әдәбиятының иң күренекле шәхесләренең берсе иде, ә Сәрвәр Әдһәмова бик күп әсәрләрне татар теленә тәрҗемә иткән», — диде ул.

РФ Президентының халыкара мәдәни хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле Михаил Швыдкой үзенең видеомөрәҗәгатендә бу тантананың бөтен Россия мәдәнияте өчен мөһим булуын әйтте. «Кави Нәҗми белән Сәрвәр Әдһәмованың иҗади бердәмлеге — уникаль күренеш. Алар икесе дә дөнья классикасын татар теленә тәрҗемә иткән. Алар ил әдәбиятына зур өлеш керткән», — ди ул. Ачылуга Кави Нәҗминең оныкчыгы Константин Колпаков та килгән иде, ул Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен әйтте.

XIII «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестиваль-конкурсында беренче урыннарга Татарстаннан читтә яшәп иҗат итүче коллективлар лаек булды.

Фольклор ансамбле буларак, Башкортстан Республикасының Яңа Балыклы, «Туганай» фольклор коллективы беренче урын алды. Җитәкчесе: Люция Вафина;

Вокаль ансамбль буларак, Чиләбе өлкәсе Нязепетровский районы Арыслан авылыннан «Ләйсән» халык фольклор ансамбле җиңүче. Җитәкчесе: Роза Мөхәрәмова;

Инструменталь ансамбль буларак беренче урында — Төмән өлкәсенең «Чыңгыз-Тура» коллективы. Җитәкчесе: Зилә Йосыпова.

Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булуы искәртелгән иде. «Без тарихи-мәдәни мирасыбызга сакчыл мөнәсәбәттә, Татарстанда яшәүче барлык халыкларның телен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү һәрчак игътибар үзәгендә», диелгән иде анда. Татарстан Президенты Инстаграмда «Казан» бию ансамбленең видеосын урнаштырып та халыкны котлады.

intertat.tatar

Просмотров: 850

Комментирование запрещено