Тарихчы: Җанисәптә татарлар сан буенча Россиядә икенче урында булачагына ышанам

703A2736[1]Россиядә 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр халык санын алу булачак.

Тарихчы Альберт Борһанов быел узачак җанисәптә татарлар сан буенча Россиядә икенче урында буласына ышанычын белдерде.

«Җанисәп вакытында татар милләте сан буенча Россиядә икенче урында булыр дип ышанасы килә. Монда эш язылуда гына түгел. Зур милләт булып калу өчен демография проблемалары хәл ителеп, балалар күбрәк туарга тиеш. Сугышып кына милләтне күбәйтеп булмый. Безгә күбрәк балаларны тормышка китереп, татар рухлы итеп тәрбияләргә кирәк», — диде Альберт Борһанов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Билгеле булганча, Россиядә 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр халык санын алу булачак. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 912

2 комментариев

  1. Будем надеяться что Ваш прогноз оправдается и Ваши пожелания услышат молодые семьи