Тәртипле балалар гына белемле була

Безымянный4Самарның “Яктылык” мәктәбе елдан-ел уңышлары белән шатландыра. Быел мәктәпне 33 бала тәмамлаган, шуның тугызы алтын медальгә лаек булган. Укучыларның барысы да диярлек, бердәм дәүләт имтиханнарыннан яхшы баллар җыеп, югары уку йортларына бюджет урыннарына керделәр. 11 “А” сыйныфындагы 17 укучының дүртесе – медалист.

Исламия Гарипова урыс теленнән 84 балл җыйган. Ул Самар дәүләт медицина университетында белем алып, киләчәктә теш табибы булырга җыена. Айтурган Осмонова урыс теленнән – 86, җәмгыять турындагы фән буенча (обществознание) – 90, тарих буенча – шулай ук 90, ә инглиз теле буенча 89 балл җыйган. Айтурган, ерак ара, дип тормыйча, Мәскәү дәүләт университетын сайлап алган.
Ксения Петрова Самарның “Реавиз” медицина университетына укырга кереп, дәвалау эше буенча белем алачак.
Ә менә Алия Шәкүрованың укытучы буласы килә. Ул Самар дәүләт социаль-педагогия университетына кергән. Киләчәктә, бәлки, туган мәктәбенә математика  һәм физика укытучысы булып эшкә дә килер әле.
Бердәм дәүләт имтиханнарында урыс теленнән 100 баллны алдагы елларда – ике, ә быел урыс әдәбиятыннан бер укучы җыйган. Ул – 11 “А” сыйныф укучысы Кәрим Рәдҗәбов.
Бу класс укучыларының барысы да, имтиханнарны уңышлы тапшырып, төрле уку йортларына кергәннәр. 11 “А” сыйныфының җитәкчесе – тарих һәм җәмгыять турындагы фән укытучысы, укыту бүлеге мөдире Ринат Сәгъдиев укучыларының уңышларына чын күңеленнән шатлана.
“Сыйныфым бик яхшы иде. Медалистлардан кала, башка укучыларның да билгеләре яхшы. Бик тә тәртиплеләр, тырыш, уңганнар. Ата-аналары әдәпле булганга, балалары да шундый, дип уйлыйм.
Барысы да диярлек югары уку йортларына керделәр. Укучыларым олыларны — олы, кечеләрне кече итә беләләр. Беркайчан каршы сүз әйтмәделәр, тыңладылар, рәхмәт. Ата-аналарын да мактап кына телгә алам. Үзара да, минем белән дә шундый дус булдылар. Һәрвакыт  киңәшеп эш иттек.
Олы тормыш юлына баскан укучыларыма зурдан-зур уңышларга ирешергә телим, үзләрен бик сагынырмын инде. Юллары такыр булсын, бәхетле киләчәк телим”, — дип җылы сүзләр әйтте укучылары турында Ринат әфәнде.
Ә 11 “Б” сыйныфын 16 укучы тәмамлаган. Биш кыз – Алсу Әбдерәхимова, Аделина Исмәгыйлева, Алинә Хәсәншина, Дилә Шәриева, Аня Бодрягина алтын медальгә лаек булганнар.
Алинә Хәсәншина акыллы, тәүфыйклы, сәләтле бала, дип тасвирлый аны сыйныф җитәкчесе — уку-тәрбия эшләре буенча директорның урынбасары, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фәридә ханым Хәмидуллова. 
Алинә спортны да бик ярата икән – ул футбол белән шөгыльләнгән. Самарның хатын-кызлар футбол командасында уйнаган. Идел буе шәһәрләрендә узган ярышларда катнашкан. Казан федераль университетында укытучы һөнәрен үзләштерәчәк.
Фәридә апа Хәмидулловадан укучылары турында уй-фикерләре белән уртаклашуын сорадым.
“Алсу Әбдерәхимова һәм Аня Бодрягина — беренче сыйныфтан алып, гел “бишле” билгеләренә генә укыган бик тә тырыш кызлар. Алсу, химия, биология, урыс теле фәннәрен бергә санасаң, бердәм дәүләт имтиханнарында 251 балл җыйды.
Алсу — Самар дәүләт медицина университетына, ә Аня Самар дәүләт техника университетына укырга керделәр.
Аделинә Исмәгыйлева да – тырыш бала. Самбо белән дә уңышлы шөгыльләнде. Казан федераль университетына керергә хыялланып йөрде ул. Һәм максатына иреште дә.
Дилә Шәриева Самар педагогия университетына укырга керде. Логопед булачак, Аллаһы теләсә.
Тәртипле, кызыксынучан, тыңлаучан бала.
Гомумән, укучыларымның барысы да тырышлар, уңганнар, чибәрләр, фотоальбомны кулыма алган саен сагынудан күзләрем яшь белән тулыр инде.
Алсу Садартдинова да тырышып белем алды. Гел “бишле”гә укыды диярлек. Бердәм дәүләт
имтиханнарында шулай ук яхшы нәтиҗәләр күрсәтте ул. Бөтенроссия дәүләт юстиция университетының Казандагы филиалына укырга керде. “Суд һәм прокурор эше” дигән җитди факультетны сайлады. Урта сыйныфлардан бирле, мин юрист булам, дип хыялланып йөрде.
Диана Лыхкун безнең мәктәпкә 9нчы сыйныфка килде. Аның әнисе Айсылу “Яктылык”ны тәмамлаган. Яхшы гына укып китте ул бездә. Мәктәбебезне тәмамлаган кешеләрнең инде үз балаларын безгә укырга китерүләре – шатлыклы күренеш, әлбәттә.
Адилә Загардинова укуда да өлгерде, иҗат белән дә шөгыльләнде. Ул бик матур җырлый. Күп тапкырлар төрле конкурсларда, фестивальләрдә җиңүче исемен яулады. Менә быел да “Алые паруса” исемле халыкара конкурста катнашып, җиңүче дипломын алып  елы буенда ДОСААФта шофер һөнәрен үзләштерде. Армия хезмәтенә китәргә тели ул безнең.
Ике укучым гына коммерция бүлегендә укыячак, калганнары бюджет урыннарына керделәр.
Укучыларымны үз балаларымдай яратам. Барысы да лаеклы гаиләләрдән. Матур итеп татарча сөйләшәләр. Ике параллель сыйныф укучылары да татар теле буенча да имтиханнарны уңышлы тапшырдылар.
Ә бер укучым турында аерым әйтеп үтәсем килә. Рөстәм Шәгвәлиев сигезенче сыйныфтан спорт лицеена күчеп китте. Ул күп төр ярыш (многоборье) белән шөгыльләнә. Быел Россия чемпионы исеменә лаек булды. Көзен Португалиядә үтәчәк дөнья чемпионатына әзерләнә. Аңа уңышлар теләп калыйк. Бездән китсә дә, ул безнең белән дә, сыйныфташлары белән дә элемтәне өзмәде, чыгарылыш кичәсенә дә килде. Ул да безгә бик якын, безнең сыйныфтан чыгарылды диярсең.
Саубуллашу кичәсендә авыр булды, елаштык. Укучыларымның барысы да рәхмәт әйттеләр. Тормыш юллары уңышлы булсын, сайлап алган һөнәрләреннән баш тартмыйча, югары казанышларга ирешсеннәр, зур кешеләр булып, тормышларыннан канәгатьлек хисләре кичереп яшәсеннәр иде”, — дип сөйләде Фәридә ханым Хәмидуллова.
Миләүшә ГАЗЫЙМ.
«Сәлам» газетасы.
 

Просмотров: 1536

Комментирование запрещено