Авыр да, җаваплы да, кызыклы да хезмәт

Безымянный111133Бүген тел һәм милләт сагындагы төп көчләрнең берсе булып татар теле укытучылары тора. Камышлы мәктәбенең татар теле укытучысы Тамара Хисмәтова да татар халкының аваз иҗаты, бай тарихы, әдәбияты аша укучыларында ана теленә, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт хисе тәрбияли.

Тумышы белән Тамара Фанзеловна Башкортостанның ИскеКүчәрбай авылыннан. 1984 елда Эстәрлетамак педагогия институтын тәмамлаганнан соң, ул Самар өлкәсенең Камышлы авылы мәктәбенә эшкә килеп урнаша һәм менә 36 ел шунда балаларга белем бирә.

Укытучы дәресләрен зур әзерлек белән, укучылар материалны җиңел аңлый алырлык итеп үткәрә, балаларны мөстәкыйль фикер йөртергә, иҗади эшләргә өйрәтергә омтыла. Моның өчен Тамара Фанзеловна дәресләрне заманча укыту технологияләрен кулланып оештырырга, балаларны кызыксындыру өчен зур тырышлык куя. Укытучы һәр көн балаларга яңалык алып килергә, аларның иҗатын, сәләтен үстерергә, белемен арттырырга тырыша, аларга рухи-әхлаки
тәрбия бирүгә дә зур игътибар юнәлтә. Хезмәттәшләре дә, ата-аналар да Тамара Фанзеловна турында үз һөнәренҗбөтен күңеле белән яратучы, тынгысыз, эзләнүчән җан, дип сөйлиләр.

Без Тамара Хисмәтова белән Камышлы мәктәбендә татар теле дәресләре ничек укытылуы, бүгенге шартларда татар теле укытуның үзенчәлекләре, балаларда ана теленә карата кызыксыну уяту хакында сөйләштек.

– Тамара Фанзеловна, Камышлы мәктәбендә ана теле дәресләренә ничә сәгать бирелә?

– Камышлы урта гомуми мәктәбендә татар теле һәм татар әдәбияты дәресләре 2нче сыйныфтан башлап 11нче сыйныфка кадәр атнасына бер сәгать өйрәнелә. 8нче сыйныфта өстәмә рәвештә дәрес сыйныфтан тыш чаралар өчен бирелә.

– Туган тел дәресләрендә заманча технологияләр һәм алымнар кулланыламы?

– Бүген укытучыга замана белән бергә атларга, яңалыкларны үзләштереп барырга кирәк. Әлбәттә, технологияләрне дә нәтиҗәле файдаланабыз. Инновацион алымнар укучыларыбызны татар теленә өйрәтүдә уңай йогынты ясый, дәресне үзләштерүне югары дәрәҗәгә күтәрергә ярдәм итә.

Укучылар белән проект методы буенча да эшчәнлек алып барабыз. Бу баланың иҗади мөмкинлекләрен ачарга, үстерүгә һәм шәхес өчен бик әһәмиятле булган игътибарлылык, максатчанлык, җаваплылык, аралаша белү һәм башка шундый сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә. Ел саен укучыларыбыз, фәнни конференцияләрдә катнашып, мактаулы урыннарга лаек булалар.

Аралашуның, укыту алымнарының күптөрлелеге, мультимедиа, интерактив технологияләр куллану – болар барысы да дәреснең эчтәлеген баета, аны уздыру темпын тизләтә, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уята, активлыкны арттыра.

– Авыл мәктәбендә заман таләпләренә туры китереп дәрес уздыру мөмкинлеге булуы, һичшиксез, сокландыра.

– Мәктәп директорыннан да күп нәрсә тора. Без җитәкчебез Айсылу Хәлиулла кызы Каюмованың ярдәмен тоеп яшибез. Тирән фикерле, заманча карашлы, үз өстендә бертуктаусыз
эшләүче җитәкче ул, бездән дә шуны таләп итә. Айсылу Хәлиулла кызы укытучылар хезмәтенә зур ихтирам белән карый, аларның һәр уңышына ихлас күңелдән куана. Берәүне дә игътибарсыз калдырмый, һәркемгә ярдәм итә. Моның өчен без җитәкчебезгә бик рәхмәтле.

– Тамара Фанзеловна, әдәбият дәресе турында да сөйләшик инде. Укучыларыгыз белән якташ шагыйрьләрнең иҗатын өйрәнәсезме?

– Камышлы районы безгә киң танылган өч әдипне бүләк итте. Алар — Зыя Ярмәки, Әнвәр Давыдов һәм Рөстәм Мингалим. Аларның иҗатын һәм тормыш юлларын өйрәнүгә зур игътибар бирәбез. Туган як шагыйрьләренең иҗаты буенча аудиоязмаларны укучылар бик яратып тыңлыйлар. 

Үткән уку елында якташыбыз шагыйрь Әнвәр Давыдовның тууына 100 ел тулу унаеннан мәктәбебездә зур әдәби кичә оештырдык. Бу очрашуга шагыйрьнең якыннары — кызы Алсу апа һәм оныклары кайткан иде.
 
Якташыбыз Рөстәм Мингалим сүзләренә язылган “Йолдызым – Камышлым” җыры авылыбызның гимнына әверелде.
 
Мәктәптә җирле шагыйрьләрнең тормышы һәм иҗаты белән якыннан танышу йөзеннән, “Шушы җирдән, шушы туфрактан” дип аталган очрашу кичәләре дә оештырылып тора.
 
– Ә дәрестән тыш эшчәнлек татар телендә алып барыламы?
 

– Укучылар бик күп эш төрләре белән шөгыльләнәләр, аеруча сәхнә әсәрләре өстендә эшләү зур әһәмияткә ия. Мәсәлән, укучылар Галиәсгар Камалның “Беренче театр”, Гаяз Исхакыйның “Җан баевич” комедияләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр.

 Мәктәбебездә ел саен татар теле һәм әдәбияты атналыгы үткәрелә. Балалар атналык кысаларында уздырылган чараларда, шулай ук авыл һәм район күләмендә уздырылган милли бәйрәмнәрдә, төрле бәйгеләрдә бик теләп катнашалар.

 – Тамара Фанзеловна, укучыларыгыз өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте һәм төбәгебезнең мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институты уздырган татар теле буенча өлкә олимпиадасыннан да читтә калмый, бугай?

– Әлбәттә, без бу бәйгедә бик теләп катнашабыз. Ике тапкыр өлкә олимпиадасы Камышлы гомумбелем бирү мәктәбендә узды. Безгә шундый ышаныч белдергәннәре өчен оештыручыларга зур рәхмәт. Заманча җиһазландырылган мәктәбебездә зур чаралар уздыру өчен бөтен шартлар да бар. Бөтен кабинетлар да компьютерлар, интерактив такталар, проекторлар, экраннар белән җиһазландырылган. Спорт һәм тамаша заллары, ашханә, хезмәт дәресләре кабинеты да бик күркәм. Мәктәптә радиочелтәр, спутник антеннасы бар, лабораторияләр дә искитәрлек.

Бәйгегә килгәндә, укучыларыбыз анда призлы урыннар яулап торалар. Казанда үткәрелгән Бөтенроссия күләмендәге олимпиадаларда да катнашып, бүләкләр белән кайталар. Бу минем хезмәтемә иң югары бәя.

– Сез үзегез дә төрле һөнәри бәйгеләрдә катнашып, күптөрле бүләкләргә, мактаулы исемнәргә лаек булган мөгаллимә. Мәгариф департаменты тарафыннан Мактау грамоталары белән бүләкләнәсез. Шулай ук 2013 елда — өлкә татар теле һәм әдәбияты укытучылары бәйгесендә “Ел укытучысы” исеменә, ә 2017 елда тәрбия проектлары буенча өлкә губернаторы премиясенә лаек булгансыз. Шундый җиңүләргә лаек булу өчен укытучы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

– Укытучы гомер буе укый-өйрәнә, ул һәрвакыт үсештә һәм барлык эшләү дәверен эзләнеп үткәрә. Бары тик фәнни-методик эшчәнлеге, эзләнүләре генә укытучыны профессионал дәрәҗәсенә күтәрә ала. Болар — предметларны укыту өлкәсендәге заманча фәнни ачышлар белән танышып бару; алдынгы тәҗрибәләрне өйрәнү; укытуның яңа программалары, концепцияләре белән танышып бару; укытуда заманча информацион технологияләрне куллану. Ә татар теле укытучысы милләтен чиксез хөрмәт итәргә, гореф-гадәтләрен яратырга, үз теленә мөкиббән, милли җыр-моңнарга гашыйк булырга тиеш. Шул очракта гына ул югары нәтиҗәләргә ирешә.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Тамара Фанзеловна! Авыр да, җаваплы да хезмәтегездә түземлелек һәм иҗади уңышлар теләп калабыз.

Алия АРСЛАНОВА.

«Самар татарлары» журналы, № 4 (30), 2020 ел.

Просмотров: 1043

Один комментарий

  1. Биктэ ошаган татар теле укытучысына унышлар