«Кара генерал» Даян Мурзин якташлары: «Без — керәшеннәр. Татар дип язылабыз инде…»

fbb7-4ea6-9d4c-4ef2«Туганай» фольклор ансамбле һәм аның 83 яшен тутырып килгән солисты фестиваль тамашачысының мәхәббәтен казанып, 1нче урын лауреат исемен алып кайтып китте. Хәбәрчебез легендар коллективның солисты белән аралашты. 

«Түгәрәк уен» фестиваленең ачышы, мөгаен, Башкортстанның Бакалы районы, Яңа Балыклы авылыннан килгән «Туганай» фольклор ансамбле булгандыр.

Фольклор белгечләре Бакалы районының «Туганай» фольклор коллективы турында күптән ишетеп-белеп торсалар да, Казанда очрашканнары булмаган. Коллектив беренче тапкыр Казанга килде. «Мин үзем аеруча яратып Бакалы районыннан килгән керәшен ансамблен карадым. Алар турында күп ишеткән идем, ниһаять күрдем», — диде фольклор белгече, Казан дәүләт мәдәният институты профессоры Алсу Еникеева.

«Түгәрәк уен» фестивалендә мин Яңа Балыклы авылының иң өлкән кешеләренең берсе белән таныштым. Ансамбль белән, Яңа Балыклы авылының бүгенгесе һәм керәшен вазгыяте белән ул таныштырды.

Таныш булыгыз — Клара Федоровна Топоркова. Быел аңа 83 яшь тула. Үзе әйтмешли, ансамбльгә әле 16 ел гына йөри. Ансамбль чыгышларында ул үзе язган такмакларны башкара.

Клара Топоркова: «Туганай» ансамбле тарихы 1972 елдан башлана. Анда безнең агайлар, әниләр, апалар йөргән, хәзер күчә-күчә безгә дә килеп җитте. Безнең Каменевлар нәселе йөрде инде бүгенге көнгә килеп җитүендә Каменевларның роле зур. Үзебез шушы яшькә җитсәк тә, әниләрнең гореф-гадәтләрен ташлыйсы килми. Аларның җырларын кабатлагач җәшәреп киткән кебек булабыз.

Җәшләргә дә кызык. Алар бик йөрергә телиләр дә, ләкин хәзер бит бала-чага күбрәк русча сөйләшә. 15-16 яшьлек кызлар-егетләр: «Без сезнеңчә әйтә алмыйбыз, аңламыйбыз, белмибез», диләр. Ә әниләре безнең белән ансамбльгә йөри — 35-40 яшьләрдәге хатын кызлар бик кызыксынып киләләр. Авыл халкы киләчәктә дә бу ансамбльне җуймас дип ышанам. Бездә садик балаларына да ансамбль җырларын өйрәтеп бардылар, хәзер дә өйрәтәләр».

Клара Федоровна керәшен сәхнә киемнәре дөньясына экскурсия үткәрде.

Клара Топоркова: «Бу киемнәребезгә 150 елдан артык. Болар киҗе-мамыктан сугылган. Әниләрнең андый киҗеле әйберләре булган инде. Әмма ул күлмәкләрне саклап кала алмаганбыз: сугыш вакытында ачлык булганда алардан балаларга кием тегеп кидерткәннәр. Минем өстәге күлмәк әбиемнең чаршавы булган. Аны әтиемнең тутасы саклап калган. Ул картайгач: «Кызым, диде бу әбиемнең чаршавы, үзеңә алып чык, сакласаң сакларсаң», диде. Пенсиягә чыгып коллективка катнашкач, чаршауны үземә күлмәк итеп тектем. Үзем исән чагында җаным кебек саклап торам инде. 

Түшлек дип аталганнарын тәңкәләрдән ясыйбыз. Элеккеге тәңкәләр калмаган бездә, ашар өчен сатып бетергәннәр бит инде. Моны иске акчаларны җыеп үзебез ясадык. Башка кигәнебез сүрәкә дип атала. Бу сүрәкәләрне элек әниләр, әбиләр кул белән чигеп эшләгәннәр. Андыйлар бик аз калган инде. Хәзер үзебез ялтыравыклар белән ясыйбыз, яшьләргә дә өйрәтәбез. Әлегә коллективны шулай алып барабыз әле».

Авыл турында

Шушы урында, темадан читләшеп, Яңа Балыклы авылы тарихын язарга телим.

Шәхсән мин Балыклы авылы белән читтән торып булса да Бөек Ватан сугышы каһарманнарының берсе — «кара генерал» Даян Мурзин турында язганда танышкан идем. Герой туган Балыклы авылы тарихын миңа Бакалы районы Ахман мәктәбенең тарих укытучысы Дмитриева Наталья Анатольевна сөйләде.

Даян Мурзин тумышы белән Иске Балыклыдан. Халык телендә ул Төмән Балыклысы дип тә атала икән. Яңа Балыклы да бар — анысы керәшен авылы. Авылга XVII гасыр ахырында нигез салынган. Элек, кантон системасы булганда, бу тирәдәге авыллар сак функциясен үтәгән. Бакалы һәм Нагайбәк ныгытмалары булган. Бирегә Урал казакларын — керәшеннәрне китереп утыртканнар. Соңрак монда татарлар килеп утыра башлаган. Аларны төмән татарлары диләр. Төмән шәһәре белән бутамаска! Казаклар белән бер территориядә яши алмагач, алар бүленгәннәр. Бүленүнең риваять булып калган бик кызыклы тарихы да бар.

Имеш, биредәге мөселман татарлары белән керәшен татарлары: «Кем Сөн елгасының уң як ярында, кем сул як ярында яшәргә тиеш?» — дип бәхәсләшкән. Шобага салырга килешкәннәр. Шобага тотасы озын таякны чиркәүгә ябып калдырганнар да сакчы куйганнар. Төнлә татарлар килеп, таякны үлчәп, үзләренә кирәгенчә кискәннәр. Шулай итеп, төмән татарлары өстен чыккан — алар сул як ярда калган. Ә керәшеннәр уң як ярга күчәргә тиеш булган — Яңа Балыклы шулай барлыкка килгән.

Клара Топоркова: «Авыл тарихын белүчеләр үлеп бетте инде. Авылга читтән киләләр. Авылыгыз матур дип киләләр дә, тик хәзер эш юк инде. Эш булмагач, яшьләр чыгып китәләр шул инде. Шулай да авылның киләчәге бар дип өметләнәбез. Балалар бакчасы бар, клубыбыз бир.

Без мәктәптә татарча укыдык. Хәзер авылда мәктәпне яптылар да балаларны Бакалыга алып киттеләр. Автобус белән килеп алалар, китереп куялар. Үзебез авылда укытучыларыбыз да күп иде, алар инде пенсиягә чыгып бетте».

Халык санын алуга бәйле иң актуаль тема турында

«Без керәшеннәр инде, безнең әниләрне керәшен татары дип язганнар. Безнең балалар үзләре теләп чукына. Элек бит инде Иван Грозный чукындырган. Без элек татар булганбыздыр инде ул. Мин әниләрдән беләм безнең авылга батюшка килеп чукындырганны. Без — үзебез теләп чукынган кешеләр. Без — керәшеннәр. Ну барыбер татар дип язылабыз инде. Электән шулай калган…»

intertat.tatar

Просмотров: 720

Комментирование запрещено