Күңелле һәм файдалы сәфәр

o678ycDAQTA11Әлхәмдүлилләһ! 30 һәм 31 августта Нурлы Казаныбызга барып кайттык, дөресрәге — кайтып килдек.

Ошбу күңелле һәм файдалы сәфәребезнең беренче сәбәбе олы улыбыз Мөхәммәдне Казан (Идел буе) федераль университетына урнаштыру иде. Аллаһыга шөкер, ул мәктәпне алтын медальгә тәмамлады һәм дә Бердәм дәүләт имтиханнарын бик уңышлы тапшырды. Нәтиҗәдә КФУга «бюджет»ка керде. Шул ук вакытта ул параллель рәвештә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә дә белем алуын дәвам итә. Файдалысы шулар булды.

Ә күңеллесе исә 30 августтагы Республика көненә багышланган чараларда катнашу иде. Дөресрәге, катнашу түгел инде, ә күзаллап йөрү иде. Бигрәк тә бәйрәм салюты бик югары дәрәҗәдә башкарулы иде.

Әлеге сәфәребездә тагын бер күңелле һәм файдалы вакыйга булды. Ул да исә минем «Татарстан» дәүләт телерадио компаниясенең тапшыруында катнашуым иде.

BDA8Dd6-SU81

Сызран шәһәренең Җәмигъ мәчете баш имамы Илгизәр хәзрәт СӘГЪДИЕВ.

Просмотров: 895

Комментирование запрещено