«Татарларны – төркемнәргә, башкортларны ыругларга аеру безнең халыкларны ваклый»

ГыймрановаЛос-Анджелеста яшәүче журналист һәм блогер Айгөл Гыймранова-Лион «Youtube»та Америкада яшәүче татар һәм башкорт мигрантлары турында канал алып бара. 

«Миллиард.Татар» журналисты Алия Сабирова белән әңгәмәсе барышында ул видеолары геройларының кем булуы, Америкада татар-башкорт мөһаҗирләре җәмгыятенең ничек итеп үзгәрүе һәм әниләренең туган теле булган башкорт телен шушы илдә туган балаларының ни өчен өйрәнүләрен сөйләде.

Айгөл Гыймранова Башкортстан Республикасының Миякә районындагы башкорт авылында туып үсә. Башкорт гимназиясендә белем ала, соңрак Уфадагы Башкорт дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый. Америкага күчеп киткәнчегә кадәр Казанда яши, КДУда укый, татар матбугатында һәм радиода эшли, татар теле активистлары хәрәкәтендә катнаша (әлеге хәрәкәтнең иң танылган бренды — «Мин татарча сөйләшәм»). Америкага киткәч, Көньяк Калифорниядә уздырылган татар-башкорт Сабан туеның төп оештыручыларыннан була. Быелның июнь аенда аның Muhadjeer (Мөһаҗир) каналында беренче видеосы чыкты.

«Татарча һәм башкортча сөйләшә белүчеләр аз булып чыкты»

Канал ачу ниндидер бер коллектив карар булдымы? Кем белән киңәштегез, кем сезне илһамландырды?

Коллектив карар иде дип әйтә алмыйм. Башта мин уйлап таптым, аннары инде фикерләрем белән бүлешә, киңәшләшә башладым. Исемен, концепциясен… Башыма әлеге фикер килгәннән соң беренче программа чыкканчы ярты еллап узгандыр, мөгаен.

Баштарак мин татарча, башкортча белгән кешеләрне генә алырга теләдем, ләкин андыйлар аз. Америкага күчеп килүче татар һәм башкортлар нигездә шәһәр кешеләре. Болар инглиз телен яхшы белә, институт тәмамлаганнар, ә авылда үсүчеләр инглиз телен, гадәттә, алай ук яхшы белми, алар өчен мөһаҗирлек ул — Казан. Шулай итеп, проектның концепциясен эш барышында үзгәртергә туры килде. Әйтик, кеше үзен татар дип саный, тик татарча белми, русча гына сөйләшә икән — ни өчен мин аны кире кагарга тиеш ди әле? Аның өчен туган теле — рус теле. Тиздән каналымда башкортча видео булачак, аңа кадәр Андрей Дринфильд белән русча, ә аннан алдарак башкортча видео эшләгән идем. Хәзер ике татар программисты белән русча видео әзерләдем, алары соңрак чыгачак. 

«Башкортстанда мин сәяси яктан „коралланмаган“ журналист идем, „ахмак“ сораулар бирдем»

Синең проектыңны Татарстанда күреп алдылар. Ә тугын ягың булган Башкортстанда?

Белмим (көлә). Башкортстаннан минем каналым турында сорашкан кеше юк әле. Әйе, Казанда бу хакта күбрәк сөйләделәр шул. Минем хакта яздылар, каналыма да Уфага караганда Татарстаннан язучылар күп. «Башинформ» каналның эшли башлавы турында хәбәр генә бастырды. Алар миңа чыкмадылар, «Татар-информ»нан гына алганнар да басканнар.

Болай игътибар итмәскә тырышу нәрсә белән бәйле? Бәлки, синең Казанда яшәвең һәм эшләвеңне гафу итә алмыйлардыр?

 Аның өчен түгелдер дип уйлыйм. «Башкортстанда мин «сәяси яктан коралланмаган» журналист идем, «ахмак» сораулар бирдем.

Мәсәлән?

Хәтерем ялгышмаса, ул вакытта җан исәбен алу чоры иде. Керәшен татарларын керәшен башкортлары дип яздырырга тырыштылар. Ә мин: «Башкортлар үлсәләр үлгәннәр, ләкин чукынмаганнар. Башкортларның чукынуы тарихта булган хәл түгел», — дидем. Мин моны аңлый да алмый идем.

Шулай ук барлык татарларны да башкорт дип яздыруның нигә кирәклеген дә аңламадым. Башкортларның үзләре өчен үк начар бит ул! Мәсәлән, университетта 10 башкорт студентына квота бирелә иде. «Татарларны ник язасыз, — мин әйтәм. — Алар болай да керәчәк, ә безнең башкортлар — юк. Нигә кирәк бу?» Мин дәүләт телевидениесендә эшли идем һәм шундый «ахмак» сораулар бирдем. «Бу белемне башкорт дип язылган татарларга биргәнче, безнең чын башкорт балалары алсын». Шуның өчен мине «сәяси коралланмаган» кеше итеп санадылар.

«Татар матбугат чараларына биргән интервьюсыннан соң Тимур Мөхтәровны Башкортстанда кыерсыта башладылар»

Ул вакытта Башкортстандагы журналистлар идеология басымы астында иделәр. Хәзер дә шулаймы?

Белмим. Күптән түгел генә «Миллиард.Татар»да классташым Тимур Мөхтәров белән әңгәмә чыкты. Ә ул Башкортстан фәннәр академиясендә хөрмәтсез кеше түгел. Менә шуннан соң татар матбугат чараларында, Татарстан матбугат чаралары белән хезмәттәшлек иткән өчен, Башкортстанда Тимурны кыерсыталар дигән язмалар күренә башлады. Шушы мисалдан гына да хәлнең никадәр катлаулы булуын аңларга мөмкин. 

Шунысын да искәртим, Уфада мин бер генә бәйсез газетаны да белмим. Хәтта татарныкыларны да. Сүксәк тә, Казанда алар барыбер дә бар әле. Габделфәт Сафин, Илфат Фәйзрахманов газеталары. Лилия Сөнгатуллина берничә газета чыгара. Алар сәясәт турында булмасалар да, бу халыкның бәйсез матбугат ихтыяҗы барлыгын сөйли. Ә Башкортстанда андый газеталар юк. Дәүләт медиасы булган «Яшьлек», «Өфө», «Башкортостан» бар, башкорт телендә чыгучы интернет-басма да юк хәтта. Яки син хакимиятне мактыйсың һәм яраклашасың, яки син «сәяси коралланмаган» журналист.

«Татарларны төркемнәргә, башкортларны ыругларга аеру безнең халыкларны ваклый»

Син башкорт кызы, ләкин Казанда татарлар арасында яшәгәнсең. Синеңчә, татарлар һәм башкортлар менталитет буенча аерыламы? Әллә без бөр төсле дип әйтерлек, бик тә охшашмы?

Башкортларда миңа кирәгеннән артык горурлык һәм әләкләшү ошамый иде. Әйтерсең һәрвакыт ниндидер яманлык кына көтеп торалар. Ярты сүздән ярсып китәләр, бәхәсләшергә, үпкәләргә яраталар, тупас итеп җавап та бирергә мөмкиннәр. «Эндәшми калырга яки йомшаграк итеп җавап бирергә дә була бит», — ди идем. Мин тормышымның күп өлешен Казанда уздырдым һәм шәхес буларак шунда формалаштым. Шуңа күрә миңа татарларның йомшак сыйфатлары күбрәк сеңгән. Була, мин дә ярсып китәм, әмма кешене үпкәләтмәскә, каты бәрелмәскә, авыр сүз әйтмәскә, тупасланмаска тырышам. Башкорт кызлары әйтәләр инде, син артык йомшак, муеныңа менеп атланганнар, диләр.

Син татарларны йомыкый, үзләре турында сөйләргә яратмыйлар, шәхси тормышларын һәм борчуларын күрсәтергә теләмиләр, дисең. Бу шулаймы?

Чынлыкта безнең халыклар бик охшаш. Бәлки, характер сыйфатлары белән түгел, ә фикерләүләре беләндер. Әйтәләр бит, күрсәтмә, күз тия, диләр. Өйдәгене читкә белдермә, урамга тавыш чыкмасын. Бездә кайбер темаларга сөйләшү мөмкин түгел, шул ук секс темасына яки гаиләдәге абьюз, гомосексуализм темасына… Бу темалар миңа кызык, ләкин татарларның яки башкортларның бу темага ачыктан-ачык сөйләшмәүләрен яхшы беләм. Безнең татар-башкортлар йомыкый, күп нәрсәне сөйләмиләр. Ә проблеманы йомып калдырасың икән, ул инде хәл ителми дигән сүз.

Сиңа кайсы позиция дөресрәк тоела: татарлар белән башкортлар икесе ике төрле халык һәм аерым-аерым үсәргә тиеш яисә, «Миллиард.Татар» фикеренчә, алар «бер кошның ике канаты» һәм бергә үсәргә тиешме?

Соңгысы белән тулысынча килешәм. Ике халыкны бер-берсенә каршы котырту — «бүлгәлә һәм хакимлек ит» сәясәте ул. Бу халыкны бүлгәләү — «мишәр», «керәшен», «типтәр» булып язылыгыз»; башкортларны ыругларга һәм кабиләләргә бүлгәләү — ул халыкны вагайту. Мин моңа каршы. Мин башкортларның — башкорт, татарларның татар булуын, конфликтлар булмавын, аларның бергә үсүләрен, ныгуларын, дуслашуларын телим. «Миллиард.Татар» концепциясе белән тулысынча килешәм.

«Башкортстанда татарлар мине яратмадылар. Ә Казанда моның киресен күрдем»

Башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектына ничек карыйсың?

 Мин башкортларның күп булуы яклы, тик башка халыклар хисабына түгел. Башкортлар бер миллион булсын, әмма алар чын, чиста башкорт булсын. Моннан йолкып алып анда кушуның мәгънәсен күрмим. Без бит барыбыз да беләбез — болары татарлар, болары башкортлар. Хәзер без аларны кушсак, ниндидер аңлаешсыз, сыйфатсыз халык барлыкка килә. Зур, әмма мәгънәсез бер төркем булдырганчы, аз, ләкин сыйфатлы булсын.

Башкортстанда һәм Казанда яшәүче татарлар үзләрен тотышлары, фикерләүләре белән аерыламы?

Мин татарлар белән 90 нчы елларда ук аралаштым, аннары Казанга күчкәч тә алар белән озак аралашырга туры килде. Уфада нигездә үземнең башкорт даирәмдә яшәдем, Казанга күчкәч, татарларны яңадан ачкандай булдым. Алар мин 90 нчы елларда аралашырга туры килгәннәреннән бик нык аерыла.

Күзгә ташланганы ни булдымы? Чынлыкта татарлар ачыклар һәм тырышлар. Башкортларны яратмыйлар дип, берничек тә әйтә алмыйм. Килдем, үземне үзем булдырдым, радиода эшләдем, мине яраттылар, нәрсәгәдер ирешә алдым, үзем өчен ниндидер биеклекләр яуладым. «Мин татар» дияргә кирәк булмады, үземне гел башкорт кызы дип таныттым, татар телен өйрәнергә тырыштым. 1997 елда Казанга күчеп килеп, радиога эшкә урнашканымны беркөнне искә төшереп утырдым. Эфирны татарча-башкортча катнаш телдә алып барган идем. Нинди татар теле иде ул?! Мин бит, тузансуырткыч кебек, бөтен диалектларны «йоткан» идем. Гадәти татар кешесенең колагына коточкыч булып ишетелгән инде бу. Ләкин Казанда беркемнән, бер генә татар кешесеннән дә, «фу, башкорт» дигәнне ишетмәдем.

Мин ул сүзне Башкортстанда ишеттем. Балачагымда. Мин балаларның пионер лагерендә ял иттем, ә минем районым татар районы, анда барлыгы ун башкорт авылы бар. Әле дә хәтерлим: миңа ун яшьләр булгандыр, бөтен отряд белән тезелеп басып торабыз. Татар авылыннан булган бер малай миңа борыла да әйтә: «Фу, сасы башкорт!» Ә без анда барыбыз да сасы идек, чөнки душ юк иде. Ул малай бу сүзләрне өендә ишеткән бит инде, башкортларга карата мондый мөнәсәбәт аңа әти-әнисеннән йоккан. «Сасы башкорт», «надан башкорт», «башкортлар фәлән-төгән»… менә шундый ямьсез сүзләр бар инде. 

Казанда мин моның киресен күрдем, милләтемне түгел, үземне бәяләделәр. Мине ниндидер милләт вәкиле булганым өчен түгел, үз гамәлләрем өчен бәяләделәр. Шуның өчен, Башкортстанда татарларны кыерсыталар, дигәндә миндә ниндидер ике яклы фикер туа. Әйе, башкортлар титуллы халык, аларның үз хокуклары булырга тиеш. Ләкин хәзерге вәзгыятьне чамадан чыгу дип уйлыйм. Әлбәттә, һәр милләт үзен яхшы яктан күрсәтергә, үзен белдерергә тырыша. Моны бит башкаларны кыерсытмыйча, түбәнсетмичә, лаеклы итеп тә эшләргә була. 

«Татар егетенә кияүгә чыкма, татар кызына өйләнмә, дигән әйбер юк башкортларда»

Башкорт гаиләсендә татарларга карата нинди мөнәсәбәт тәрбияләнә? Мәсәлән, әниең сиңа, татар егетенә кияүгә чыкма, дип әйтә идеме?

Беркайчан да. Мин Аврамга (Аврам Лион, инженер-программист, — авт. иск.) кияүгә чыкканда әни: «Татарстанда яки Башкортстанда кияү таба алмадыңмы, америкалыга кияүгә чыгасың», — диде.

Димәк, киявенең татар яки башкорт булуында ул әллә ни зур аерма күрми иде?

Мин озак еллар Татарстанда — Казанда яшәдем, күрәсең, әни ул кешенең татар егете булу ихтималы белән килешкәндер. Ә болай без башкортларда «татар егетенә кияүгә чыкма», «татар кызына өйләнмә» дигән нәрсә юк. Абыйларымның хатыннары башкорт кызлары, икесенеке катнаш гаиләдә үскәннәр.

Бу башкортлар өчен гадәти хәлме, сезнең гаиләдә генә шулаймы?

Соңгы күзәтүләрем буенча, безнең авыл (Тамьян-Таймасово, — авт. иск.) татар авылына әйләнеп бара. Һәр йортта киленнәр татар кызлары, балалары татарча һәм русча сөйләшә.

 Димәк, ассимиляция барыбер дә акрынлап бара.

Әйе. Күрәсең, күпмедер вакыттан соң безнең авылда «туган тел» дигәндә татар телен күздә тотачаклар. Чөнки башкорт әби-бабайлары акрынлап китә бара, ә яшь киленнәрнең барысы да татарлар.

«Университетта руслар һәм татарлар башкортларга милли азчылык вәкилләренә караган кебек карыйлар иде»

Көндәлек тормышта татар-башкорт мөнәсәбәтләре нинди иде?

Күршедә генә татар авылы бар. Аңа чукындырудан качып, Татарстанның Мамадыш районыннан килүчеләр нигез салган. Башкортлардан җир сораганнар һәм янәшәдә урнашканнар. Ләкин аларны барыбер тотканнар, көчләп чукындырганнар, бары тик XX гасыр башында гына алар кабаттан ислам диненә кайта алган. Бу авыл бездән ерак булмаса да, башкортлар андагы кызларга өйләнмәгән, үз кызларын да аларга бирмәгән. Бары тик кырыгынчы елларда гына ул авылдан беренче кәләш кайткан безгә.

Көндәлек тормыштагы милләтчелеккә килгәндә, беренче тапкыр мин аны теге юлы лагерьда гына тойдым. Безнең бөтен укытучыларыбыз диярлек татарлар иде. Берничәсе генә — башкорт теле һәм математика укытучысы гына башкорт милләтеннән булды. Төп предметлардан — физика, химия, икенче математика укытучысы — татарлар. Күрәсең, шулай башка кереп калган — алдынгырак, укымышлырак кеше татарча сөйләшә. Укып кайткан муллалар да татарча сөйләшә иделәр. Авылда берәр кайчан татарларны кимсеткәннәрен, «фу, татар» дигәннәрен хәтерләмим. Андый хәл бездә булмады.

Ә татарларда башкортларга карата булды, димәк?

Әйе, бар иде. Университетта укыганда русларның һәм татарларның башкортларга аз санлы милләт итеп караулары ачуны китерә иде. Ягъни беренче сорт — руслар, икенчесе — татарлар, өченчесе — башкортлар. Шулай тоела иде. Ләкин мин моңа артык игътибар итми идем. Аннары инде Казанга киттем.

Чит илгә киткәч, күп кенә татар һәм башкортлар үзләренең кайсы милләттән булуына күбрәк игътибар итә башлый. Син 12 ел татар-башкорт чаралары уздырган кеше. Мөһаҗирлектә син дә үзеңнең башкорт кызы икәнлегеңне ныграк тоя башладыңмы?

Юк, бу башка җиргә күчүгә бәйле түгел, мин гел шундый идем. Без бит 90 нчы еллар башында шундый сәясәткә эләктек, милли тәңгәллек зур роль уйнады. Милли үзаңның үсеш еллары иде ул. Бәйсез дәүләт идеясе белән яна идек, безгә барысын да булдыра алырбыз шикелле тоелды. Без яхшы мәгънәдәге милләтчеләр идек, үз халкыбызның пәрвәрләре булдык. Барыбыз да булмасак та.

Кызыңны туган телгә ничек өйрәтә алуың бик кызык, югыйсә синнән башка аның белән башкортча беркем сөйләшмәгән дә бит. Аврам аның белән башкортча яки татарча сөйләшми идеме?

Уртак балабыз турында уйлаганда ук безнең шундый килешү бар иде: аның тугач та ике теле һәм ике дине булачак. Һәм алар тигез хокуклы булырга тиеш. Кызыбыз тугач, без аның белән ике телдә сөйләштек: Аврам — инглизчә, мин — башкортча. Кызыбызның теле озак ачылды. Ике телдә дә сөйләшкәнне ишетеп үскән барлык балаларда да шулай ул. Өч яшенә кадәр ул авазлар гына чыгара иде. Ә өч яшеннән соң инде туктатырмын димә, теле ике телдә дә берьюлы ачылды. Чыгарган авазлары да инглиз телендә иде. Мохитнең инглиз телле булуы да тәэсир иткәндер, мөгаен. Китаплар да күбесенчә инглиз телендә иде, әтисе дә күбрәк инглизчә укыды. Минем балалар өчен язылган матур китапларым булмады, мин аңа олылар китапларын укыдым, бала колагы өчен кызык булмаган инде алар. Югыйсә әтисенә караганда, кызым күп вакыт минем белән булды. Әйе, авыр иде. Берара ул минем башкорт телемне ишетми башлады, инглизчә җавап бирергә тырыша иде. Бераздан бу узды. Хәзер минем белән ул бары башкортча гына сөйләшә.

Улым белән авыррак (Нурисламга 17 яшь, — авт. иск.). Биш-алты яшенә кадәр ул бары тик татарча гына сөйләште, русча сөйләшми иде. Аврам белән икәү күбрәк русча сөйләшкәнгә күрә, улыбыз белән дә ешрак русча аралашабыз. Ләкин без башкортча да сөйләшә алабыз. Сөйләшәбез дә, тик ул «кухня теле». Хәзер инде балаларны укырга мәҗбүр итә алмыйсың, башкортча түгел, инглизчә дә укымыйлар.

«Кызым Башкортстанда аның белән беркем дә сөйләшми дип еш зарлана, чөнки авылда башкортча белмиләр»

Мириам Башкортстанга кайтты. Аңа ошадымы? Кайдадыр еракта тагын бер ватаны булуга ул ничек карый?

Яхшы карый. Ләкин анда үзе белән беркемнең дә сөйләшмәвенә еш зарлана, чөнки авылда балалар башкортча белми. Туганнар белән кыенрак, үзе американка, үзе шундый яхшы итеп башкортча сөйләшә дип, аларның исләре китә. Андый вакытта балага түгел, минем үземә дә кыен, нәрсә сөйләгәнеңә түгел, ничек сөйләвеңә игътибар итү — балага карата дөрес караш түгел.

Соңгы кайтуыбызда балаларны башкорт балалар лагерена илттем. Икесе дә аннан танымаслык булып үзгәреп кайтты. Патриотка, чын башкортка әйләнгәннәр. Егерме көн эчендә аларны нишләткәннәр, исең китәр (көлә)! Башкортча бииләр, башкортча җырлыйлар. Быел ковид аркасында лагерьга бала алмадык. Тагын бер кыенлык бар — әтисе шикелле, безнең Мириам да вегетариан. Ә лагерьда моны исәпкә алмыйлар. Теге юлы ул берничә көн бернәрсә дә ашамаган. Ашчылар да, әйдаманнар да баланың ашавын тикшермәгәннәр.

Димәк, Мириамның ике милләте бар, ул әле яһүд тә?

Мин белмим, аларда бит яһүд булуыңны әйтү ничектер кабул да ителмәгән. Беренче чиратта алар американнар. Үзе дә «мин американка» ди. «Әйе, син америкалы башкорт», — дим мин аңа.

Аврам үз телен беләме?

Ул аны якшәмбе мәктәбендә өйрәнгән. Ләкин ивритча иркен сөйләшәдер дип уйламыйм. Ул яһүдләр аз булган кечкенә шәһәрдә үскән. Синагогага кергәлибез, анда Тораны да инглизчә укыйлар.

Мириам башкортча яхшы белә. Ничек уйлыйсың, киләчәктә ул бу тел белән нәрсә эшләр икән?

 Бу чынлап та авырткан тема. Башкорт теленең миндә тәмамлануын аңлыйм. Балаларда бетәр дип әйтә алмыйм, ул аларда хәтта башланмас та. Алар үз балаларына башкорт телен өйрәтерләр дип уйламыйм. Мин аларга телне өйрәттем, чөнки акыллы, зирәк кешеләрнең барысы да шулай эшли. Бу тел аларга киләчәктә кирәк булыр. Әйтәләр бит, никадәр күбрәк тел белсәң, син шуның кадәр күбрәк кеше, диләр. Тормышлары җиңелрәк булсын, үзләрен күрсәтә алсыннар, киләчәктә үз урыннарын тапсыннар өчен өйрәтәм булып чыга. Кайсыдыр бер моментта үзләрен американлы булуга караганда күбрәк башкорт итеп санарлар дип уйламыйм.

Шул ук вакытта мин аларга телне дә өйрәтми кала алмыйм, чөнки без гимназиядән үк башкорт итеп тәрбияләнгән. Үземдә булганны балама ничек инде бирми калыйм? 

intertat.tatar

Просмотров: 645

Комментирование запрещено