Гәрәй Рәхим вафат булган / Скончался поэт и писатель Гарай Рахим

AI3I8600«Хуш, бәхил бул, талантлы каләмдәшебез, якын дустыбыз. Урының җәннәт түрләрендә булсын», — дип яза Разил Вәлиев Фейсбук челтәрендәге сәхифәсендә. 

Язучы Гәрәй Рәхим вафат булган. Бу турыда Разил Вәлиев хәбәр итә.

«Бүген Татарстан халык язучысы, Тукай премиясе лауреаты Гәрәй Рәхим бакыйлыкка күчте. Хуш, бәхил бул, талантлы каләмдәшебез, якын дустыбыз. Урының җәннәт түрләрендә булсын», — дип яза Разил Вәлиев Фейсбук челтәрендәге сәхифәсендә.

Гәрәй Рәхимгә 80 яшь иде.

Гәрәй Рәхим (Григорий Васильевич Родионов) 1941 елның 15 июлендә Татарстанның Шөгер (хәзерге Лениногорск) районы Аланлык (Федотовка) авылында туа. 1968 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Аның аерым әсәрләре инглиз, немец, поляк, монгол, венгр, төрек, украин, казакъ, әзәрбайҗан, үзбәк, латыш һ.б. телләргә тәрҗемә ителә.

Курчак театры өчен язылган «Кәҗә белән Сарык» (Г.Тукай буенча) әкият-пьесасы, опера өчен «Каһәрләнгән мәхәббәт» (М.Гафури-ның «Кара йөзләр» повесте буенча) исемле либретто, өч серияле «Борын­гы Болгарны сагыну» исемле тарихи-әдәби киноэпопея сценариесы, Минзәлә һәм Туймазы татар театрларында куелган берничә драма әсәре һәм мәктәп сәхнәләре өчен пьесалар, скетчлар авторы буларак та билгеле.

1980 елда аңа — «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе», 2007 елда «Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

«Каһәрләнгән мәхәббәт» операсын иҗат иткән бер төркем сәнгать әһелләре белән берлектә ул 1984 елда Татарстан Респуб­ликасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Гәрәй Рәхим — «Татар балалар поэзиясе антологиясе»н төзүдә катнашучы һәм 1992 елда нәшер ителгән ике томлы «Татар поэзиясе антологиясе» исемле фунда­менталь басманың төзүчесе, шулай ук Мәскәүнең «Советская Энциклопе­дия» нәшриятында басылган «Литературный энциклопедический словарь»ның татар һәм башкорт әдәбияты өлешләренең авторы. 

tatar-inform.tatar

***

На 81-м году жизни скончался известный татарстанский поэт, писатель Гарай Рахим (Григорий Родионов). Об этом на своей странице в Facebook заявил писатель Разиль Валеев.

«Прощай, наш коллега и близкий друг! Пусть его место будет в раю», — говорится в сообщении.

Гарай Рахим родился 15 июля 1941 года в селе Федотовка Лениногорского района Татарстана. Работал корреспондентом республиканской газеты «Татарстан яшьләре», редактором в Татарском книжном издательстве, консультантом, а затем заместителем председателя Союза писателей РТ, завотделом прозы журнала «Казан утлары». 

За годы работы он написал более 35 сборников стихотворений, прозы и детской литературы. Он творил на татарском, русском, башкирском языках.

Также является автором пьес и либретто для казанских театров. За одно из них — для оперы «Каһәрләнгән мәхәббәт» («Кара за любовь») по повести М. Гафури «Кара йөзләр» («Черноликие») — в 1984 году он получил государственную премию Татарстана имени Габдуллы Тукая.

tatar-inform.ru

Просмотров: 1635

Один комментарий

  1. Бик тэ кызганыч бу югалту