Быел җырчыга 27 августта 80 яшь тулды.
Татарстанның халык җырчысы Миңгол Галиев юбилей елында Татарстан районнарында концертлар, очрашулар уздырырга ниятли. Быел 27 августта аңа 80 яшь тулды.
«Юбилей елын исәпкә алып, районнарда җырлашып, концертлар уздыру хыялы бар. Район җитәкчелеге, Мәгариф, Мәдәният министрлыклары ярдәм итсә, миңа теләктәшлек белдерсәләр, бик яхшы булыр иде», — диде артист «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Ул, шулай ук, үзенең җырларга өйрәтү методикасы буенча очрашулар оештырасы килүен әйтте. «Үземнең эшемне дәвам итүче, бөтен дөньяга үрнәк булырдай, Тукай теләгән татар җыр мәктәбен, халыкчан вокалны дөньяга тарату буенча эшне башласак, татар халкын таныту да шуннан булачак», — дип саный Миңгол Галиев.
«Дөньяның киләчәге өчен татар халкы кирәк. Кайчандыр Орфей салган аваз безнең авазда ишетелсен. Орфей авазы ишетелерлек итеп эшләргә тиеш без», — дигән теләген җиткерде.
Җырчының тормышы, иҗаты, фикерләре турында тулырак «Интертат»тагы әңгәмәдә.
Просмотров: 794
Мон иясе Мингол абыебыз- саулык сэлямэтлек телибез!