Мөхәммәт Фәтхетдинов — авылыбызның уңган егете

мАвылдашыбыз Мөхәммәт абый Фәтхетдинов турында берничә юл язып китәсем килә. Аны мин бик күптән беләм. Ул Иске Ярмәктә гади колхозчылар гаиләсендә туып үсә. Яланаяк малай чагы Юкәле тау һәм Суык су елгасы буенда үтә. Аларның яхшы йогынтысы мәңгелек туган якны сөяргә һәм аннан аерылмаска этәргеч була.

1980нче елны мәктәпне бишле һәм дүртле билгеләренә тәмамлагач, Мөхәммәт абый югары уку йортына – Ульян шәһәренең авыл хуҗалыгы институтына барып керә. Анда да яхшы укып, мал табибы дипломын алып чыга. Шуннан соң илебез аны хәрби хезмәткә чакыра һәм ул 1,5 ел Ырынбур өлкәсендә РВСН гаскәрләрендә хезмәт итә.

Армиядән кайткач гаилә кора: үзе белән бер сыйныфта укыган Атлас кызы Сәхия апай белән киләчәк тормышын бәйли. Алар Безенчук шәһәренең кошчылык фабрикасына эшкә урнашып, бер ел анда яшиләр. Шунда беренче балалары Марат туа. Ләкин алар туган якны, иркен кырларны, су буйларын, болыннарны юксыналар. Туган йортның да тузылып беткәнен күрәселәре килми. Гомер буе туган якны сагынып яшәгәнче, дип, кире кайтып, авылга урнашалар. Колхозда эшли башлыйлар. Зур итеп йорт коралар. Ярмәктә аларның кызлары Миләүшә дөньяга килә.

Шул чорда, илебездә бөтен икътисадны җимерү башлана. Социалистик җәмгыятнең нигезен – күмәк хуҗалыкларны таркату башлана. Колхоз бетү белән, эшкә ярардай кешеләр авылдан китә башлыйлар. «Туган илендә чыпчык та үлми» – диеп, Мөхәммәт абый үзенә эш ача. Җир сөрә, икмәк, печәнгә күпъеллык үләннәр чәчә. Күп итеп маллар асрый башлый, умарта үрчетә.

Мөхәммәт абый сөйләве буенча, 2013нче елда Ярмәк җирләрен үзләрен «инвестор» дип атаучы чит кешеләр басып алырга телиләр. Халык белән җыеннар үтте, алар риза булды, диеп ялган протоколлар төзиләр. Хәтта җыенда катнашучылар исемлегенә үлгәннәрнең исемнәрен дә  кертәләр. «Җирдән дә колак каксак, яшәү форсаты калмый безгә», - дип, Мөхәммәт абый канун нигезендә тикшерү башлый һәм басып алучыларның планнарын тар-мар итә.

- Моны эшләр өчен күп көч куярга туры килде. Ярдәм итүчеләр аз булды, куркып яттылар. Өлкә прокуратураларына әллә ничә тапкыр бардым.  Ләкин без җиңеп чыктык. Хәзер Ярмәк егетләре үз җирләрендә хуҗа булып эшлиләр, - дип сөйли ул.

Җиңел юллар эзләмәде ул. Авыр булса да, алар Сәхия апай белән балаларына югары белем алырга ярдәм итәләр. Уллары Марат хәзер әтисе белән бергә авыл хуҗалыгында эшли. Чәчә торган җир-мәйданын арттырырга уйланып йөри. Аның өчен техника санын арттырырга, билгеле. Әлегә аларда ике трактор һәм печән әзерли торган җиһазлар бар.

- Колхоздан безгә бернәрсә дә тимәде. Дистәләгән еллар буе җыелып килгән халыкның мөлкәтен ике мошенник кулына төшерде дә, сатып та бетерделәр. Шуңа күрә бөтен нәрсәне дә үзебез булдырабыз, - ди авылдашым. 

Мөхәммәт абый — күпьяклы эшчәнлекле адәм. Ул күп нәрсә белән кызыксына. Китап укырга ярата. Сәнгатьне сөя. Тик хәзерге «субкультураны» гына өнәми. «Сәхнәдә мәгънәсезлек хөкем сөрә», - ди ул.

2016 елда Ярмәк авыл мәдәният йортында театр төркеме барлыкка килә. Мөхәммәт абый анда бик актив катнаша.

- Театр безнең авылда электән эшләп килгән. Без аны яңартып кына җибәрдек. Безнең репертуар эчтәлекле, тормыш өчен әһәмиятле проблемаларны күтәрә торган пьесалардан гына тора, - ди һәвәскәр артист.

Бу театр төркеме ел саен бер зур спектакль әзерләп, халыкка күрсәтә. Казанга барып, Бөтенроссия татар һәвәскәр театрлары конкурсында катнашып, икенче урынга лаек булды.

Ярмәк авылы тирәсендә чишмәләр бик аз калды. Шуңа күрә халык акча җыеп «Кордон чишмәсе» дип аталган урынны төзекләндерү һәм матурлау эшләрен башкарырга уйладылар. Мөхәммәт абый бу эштә турыдан-туры катнашып йөрде. Иң элек ничек булырга тиеш икәнен күз алдында тотар өчен сызым ясады. Кул көче белән дә, үзенең тракторлары белән дә ярдәм итте. Хәзер чишмә тирәсе матур, пөхтә, бурасы да яңартылды. Чишмәгә төшәр өчен баскыч ясап куелды, ял итәр өчен беседка төзелде. Ераклардан ала килеп кешеләр ял итеп китәләр. Ярмәк халкына рәхмәт әйтәләр, шуны булдырганга сокланып туя алмыйлар.

- Авылыбызда яшьләр калмый, шунысы — бик аяныч хәл. Ә бит адәм баласын җир генә туендыра. Без җирдә туып-үскән, ул — безнең бишегебез, ә без, аңа хыянәт итеп, аны сатып китәбез. Җирне сату – ананы сату белән бер. Безнең элгәр Ярмөхәммәт: «Җирләрне үзегезгә кайтарып, үзегез эшләгез, чит кешеләргә сатмагыз», — дигән булган. Җирдә эшләүчеләр күбрәк булса, без оешкан рәвештә үз хокукыбызны яклар идек, үсеш алырга уңай булыр иде,  - ди Мөхәммәт абый.

Әлфирә Габделхак кызы КӘЛИМУЛЛИНА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1422

Комментирование запрещено