Һавада көз сулышын сизәсезме? Әйе, әйе, 1 сентябрь җитте. Ата-аналар, укучылар һәм укытучылар җиң сызганып эшкә алындылар — яңа уку елы башланды.
Төгәлрәк әйткәндә, укытучыларның ялы күптән тәмамланды инде. Алар өчен яңа уку елы август аенда ук башлана. Мәктәпләр Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән план буенча, яңалыкларны исәпкә алып эшләргә тиешләр. Ә аларны белү һәм төгәл үтәү өчен ел саен киңәшмә уздырыла. Менә быел да 27 августта Самара өлкәсендә мәгариф хезмәткәрләренең традицион август конференциясе узды. Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров, өлкә мәгариф министры Виктор Акопьян, педагоглар һәм ата-аналар катнашында тармакның проблемалы мәсьәләләре күтәрелде һәм төп юнәлешләре турында фикер алышу булды. Онлайн-конференциядә 1000нән артык мәгариф учреждениесеннән 50 меңнән артык педагог катнашты. Дмитрий Азаров бөтен укытучыларга да COVID-19га каршы көрәшү шартларында фидакарь хезмәт күрсәткән өчен рәхмәт белдерде. Өлкә башлыгы билгеләп үтүенчә, август конференциясендә проблемалы мәсьәләләр күтәрелә, эш планнары яңгырый, мәгариф системасын яхшыртуга юнәлдерелгән конкрет карарлар кабул ителә. Гадәттәгечә конференция барышында узган уку елына йомгак ясалды, Бердәм һәм Төп дәүләт имтиханнары, Бөтенроссия тикшерү эшләре нәтиҗәләре турында фикер алышу булды.
Өлкә мәгариф һәм фән министры Виктор Акопьян хәбәр иткәнчә, укучыларның белемен үстерү буенча федераль рейтингта Самара өлкәсе 2нче урында тора. Дмитрий Азаров укучыларның иҗади эшчәнлеген үстерү өчен өстәмә шартлар булдыру кирәклегенә басым ясады. Губернатор якындагы елларда Самарада Бөтенроссия яшьләренең Дельфия уеннарын үткәрергә тәкъдим итте. Шулай ук патриотик эш, озайтылган көн төркемнәрен оештыру, балаларның мәктәптән тыш эшчәнлеге, остазлык проектлары турында фикер алыштылар.
Россия Федерациясенең халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының Самара өлкә оешмасы рәисе Антонина Гудкова укытучыларның эш һәм тормыш шартларын күтәрүнең мөһимлегенә игътибар итте. Бу чыннан да бик актуаль мәсьәлә. Чөнки яшь укытучылар, эш хакы түбән булу сәбәпле, мәктәптә эшләргә ашкынып тормыйлар. Нәтиҗәдә мәктәпләрдә укытучылар җитми.
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары булмау да зур проблема.
- Татар теле укытучысы булмаганлыктан, менә инде ничә ел мәктәбебездә татар теле дәресләре керми, — дип уфтана Челно-Вершины районы Совет Нурлаты авылы мәктәбе директоры Марат Мәүлетов. - Кызганычка, балалар саны да кимү ягына бара. Быел беренче сыйныфка бер генә укучы килде. Безгә мәктәбебезне саклап калу ниятеннән чигенергә туры килде — быелгы уку елын Шламка авылы мәктәбенең филиалы буларак башлап җибәрдек. Киләчәктә мәктәпне бөтенләй ябып куймасалар ярар иде, дип кайгырып торабыз менә.
Шулай, кая ничек бит. Мәсәлән, «Яктылык» татар мәктәбендә укырга теләүче балаларны ничек сыйдырып бетерик икән, дип баш ваталар. Һәр елны 1 сыйныфка килүчеләр саны йөзгә якын була. Аллага шөкер, туган телебезне өйрәнергә теләүчеләр саны арту куанычлы хәл. Мәктәпнең мәйданын зурайту мәсьәләсе дә тиз арада уңай якка чишелсен иде…
Ә менә Похвистнево районы Гали авылы мәктәбе укытучылары һәм укучылары яңа уку елын күтәренке күңел белән каршы алдылар. Аларның мәктәбендә укучылар саны кимеми, укытучылар да җитәрлек, ремонт та ясалган, кыскасы, бөтен шартлар да булдырылган.
- Беренче сыйныфка быел унҗиде укучы кабул иттек. Мәктәбебез яңа уку елын тулы әзерлек белән каршы алды. Татар теле дәресләре, узган еллардагы кебек, атнага ике сәгать керә. Моннан тыш, өстәмә белем алу программасы буенча атнага тагын бер сәгать татар теле дәресләре бирелә. Бераз мактана да алабыз: быел безнең мәктәптә дә «Үсеш ноктасы» үзәге ачылды. Бу цифралы һәм гуманитар белем бирү үзәге «Мәгариф» милли проекты кысаларында эшли. Үзәк авыл мәктәпләрендә укучы балаларга заманча технологияләр белән эшләргә өйрәнү мөмкинлеге бирә. Без моңа бик шатбыз. Монда 6 — 11 сыйныф укучылары белем алачак, - дип сөйли Гали авылы мәктәбенең педагог-оештыручысы Фирдәүсә Йосыпова.
Менә шундый планнар, уңышлар һәм югалтулар белән мәктәпләрдә укулар башланды. Хәерле сәгатьтә. Быелгы уку елы уңышларга бай булсын иде.
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
Просмотров: 1346