Кичер мине, балам…

1111

Кызым Алия Арслановага багышлыйм… Рухына дога булып ирешсен.

Күпме көннәр, айлар үттеләр
Киткәнеңә безнең арадан.
Онытылмыйсың һич тә, яшьләр тама
Йөрәктәге безнең ярадан.

Мәңгелеккә сине югалтырмын, — диеп
Уема да минем килмәде.
Кичер мине, балам, зинһар өчен,
Сөйләшмәгән сүзләр күп калды…

Аңласам да кайта алмаганыңны,
Күңел көтә сине өзелеп.
Ябык капкаларга озак карап торам,
Сине көтеп, сине сагынып…

Ә төннәрен өметләнеп ятам
Очрашырбыз төштә бүген дип…
Кичер мине, балам, зинһар инде,
Әйтә алмыйча калган сүзләрем өчен…

Зөлфия Шамил кызы ШИҺАПОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

 


КОНТЕКСТ:

Алия Арсланова турында уртаклашыр хатирәләр күп… (гаилә архивыннан алынган ФОТОСУРӘТЛӘР)

* * *

Шигъри юлларым дога булып барсын…

* * *

Күпме калды әйтелмәгән сүзләр…

* * *

Алия Арсланова бәете

* * *

Алиябезнең юклыгына әле дә күңелебез ышанмый…

* * *

Семья Алии Арслановой выражает благодарность всем, кто разделил с ними горечь утраты / Рәхмәт хаты

* * *

Интертат: «Ике баласы әнисез калды» — Самара газетасы журналисты Алия Арсланова ковидтан вафат

* * *

Сизгер җанлы кеше иде ул

* * *

Безвременно скончалась наша коллега Алия Наиловна Арсланова… / Хезмәттәшебез Алия Наил кызы Арсланова вакытсыз вафат…

* * *

Үз һөнәренә гашыйк табибә

* * *

Бөтен авыл халкы аңа мең рәхмәтләрен җиткерә!

Просмотров: 1440

2 комментариев

  1. Урыны ожмахнын турендэ булсын!

  2. Дога булып барсын