Гәрәй Рәхимнең хатыны Диләрә язучының соңгы кичерешләре турында сөйләде

AI3I2708«Тыныч кына, тәмле ашап, бер-беребезне саклап яшик әле», — дип әйткән булган Гәрәй Рәхим. 

Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхимнең хатыны Диләрә ханым сөйләвенчә, алар утыз елдан артык бергә гомер иткәннәр.

«Тормышта ул чын ир-ат иде. Арабыз 24 яшь. Үземне яшьтәшем кебек хис иттем. Аңа берничек тә үз яшен биреп булмый иде. „Болай авырып ятарга бер дә килешми, Диләрәкәем. Тыныч кына, тәмле ашап, бер-беребезне саклап яшик әле“, — дигән иде», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә хушлашу мәрасимендә.

Диләрә ханым Гәрәй Рәхимнең башында да шеш булганын әйтте. «Яман шешнең соңгы стадиясе иде. Бөтен гәүдәсендә метастазалар. Күз алдыгызга китерегез, шушы халәттә ул берүзе генә ике ай элек Мәскәүгә барып кайтты», — ди ул.

Гәрәй Рәхим бакчасында да эшләп йөргән. «Ул өч атна элек чабып йөреп, соңгы китабын эшләде. Өйгә бер төркем язучылар килгәч: „Әле Сөембикә турындагы китапны эшлисе бар“, — дигән иде», — диде хатыны.

«Табибларга үзен ышанып тапшырды ул. Ай ярым элек кенә Чехов хастаханәсендә диагностика үтте. „Авыруларыгыз ‚йоклый‘, яңалары юк. Космонавт кебек чабып йөри аласыз“, — диделәр. Бавырында бишәр сантиметрлы метастаза булган. УЗИда барысы да күрсәтә, диләр. Ләкин карамаганнар. Табибларның ваемсызлыгыдыр инде ул. Гаепләп әйтәсем дә килми», — диде Диләрә ханым. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 1087

Комментирование запрещено