Кайтасы килә яшьлеккә

605862_mainКайтыр идем — яшьлек ерак,
Куе томан артында.
Артта кала үткән еллар,
Яңа үрләр бармы алда?

Гомеремнең һәр мизгелен
Күңелдә барлап карыйм.
Хәтер йомгагымны сүтеп,
Өзелгән төшен ялгыйм.
 
Ялгый барам, ул өзелә,
Чөнки җебе бик тузган.
Хәтерем дә чуаланган,
Чәчләремә ак кунган.
 
Яңа үрләр баскычыннан
Менгән саен арыта.
Яшьлек ерагайган саен
Борылып карыйм артка.
 
Үткәнне үзгәртеп булмый,
Алдагысын белеп булмый.
Күңелдәге хисләремне
Берничек тә тыеп булмый.
 
Сулар ага – юлын таба,
Елга-инешләр таша.
Йөрәк һаман унсигездә,
Кабат яшьлеккә дәшә.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы, Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1141

Комментирование запрещено