Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе игълан иткән әдәби конкурска 1459 эш килгән

AI3I1022Конкурс шартлары буенча әсәрләр псевдоним белән кабул ителә. 

Татарстан Президенты хозурындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән игълан ителгән әдәби конкурска 1459 эш килгән. Оештыручылар 1000нән артык гариза булыр дип фаразлаган булганнар.

«Нигезләмә буенча 1 сентябрьдә романнан башка жанрларга гаризалар алуны туктаттык. 5 роман да килде, ләкин әле анысы декабрьгә кадәр кабул ителә», — диде конкурсны оештыру буенча җаваплы «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин.

Конкурс шартлары буенча әсәрләр псевдоним белән кабул ителә. Автор турында мәгълүмат ябык конвертта бирелә. Жюри әгъзалары псевдоним куелган әсәрләрне генә укыячак. Конвертлар «Казан утлары» журналының баш мөхәррире кабинетында бикләнеп саклана. Конвертлар комиссия үз карарны чыгаргач кына ачылачак, дип ышандыра оештыручылар.

Конкурска иң күбе шигырьләр килгән. Утызлап поэма кабул ителгән, сиксәнләп хикәя, повестьлар — кырыклап. Оештыручылар фикеренчә, өлкәннәр әдәбияты өчен бу начар саннар түгел.

«Иң азы — үсмерләр әдәбияты. Повестьлар 15кә дә тулмады. Дистәдән артык хикәя, кырыклап шигырь. Башлап җибәргәндә үк аның аз буласын чамалаган идек, бу юнәлешнең аксавы күренде», — диде баш мөхәррир.

«Санның күплеген күрдек, жюри карамыйча сыйфат турында әйтә алмыйм. Анысын комиссия утырышларыннан соң күрербез», — ди ул.

Җиңүче әсәрләр журналларда һәм китап булып басылып чыгар дип планлаштырыла. «Димәк, җиңүче әсәрләрнең ниндилеге жюриның да намусында булачак. Ахырдан сүзе булмасын өчен барыбыз да намуслы эшләргә тиеш», — дип нәтиҗә ясады Рөстәм Галиуллин. 

Татарстан Президенты хозурындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе тәкъдим иткән әдәби конкурс — оештыру юнәлешләре, ресурслары һәм номинацияләре саны буенча иң масштаблы әдәби конкурс. Ул Татарстан Президенты хозурындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе тәкъдиме белән башланып китте һәм Президент хуплавы белән гамәлгә ашырыла.
Татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсы ун номинациядә үткәрелә. Болар — роман, повесть, хикәя, поэма һәм шигырь жанрлары. Шулай ук, повесть, хикәя һәм шигырь жанрының үсмерләр әдәбиятына караганы аерым номинация булып бара. Хикәя һәм шигырь жанрының балалар әдәбияты номинацияләре дә бар. Иң зур призның күләме — роман жанрында 1 урын өчен 500 мең сум. 
Татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсында һәр номинациядә 3 җиңүче билгеләнә һәм алар акчалата премия белән бүләкләнә:
«Роман» номинациясендә:

I урын — 500 000 сум
II урын — 400 000 сум
III урын — 300 000 сум
«Повесть» номинациясендә:
I урын — 300 000 сум
II урын — 200 000 сум
III урын — 150 000 сум
«Поэма» номинациясендә:
I урын — 200 000 сум
II урын — 150 000 сум
III урын — 100 000 сум
«Хикәя» номинациясендә:
I урын — 100 000 сум
II урын — 75 000 сум
III урын — 50 000 сум
«Шигырь» номинациясендә:
I урын — 40 000 сум
II урын — 30 000 сум
III урын — 20 000 сум
«Повесть» (үсмерләр әдәбияты) номинациясендә:
I урын — 300 000 сум
II урын — 200 000 сум
III урын — 150 000 сум
«Хикәя» (үсмерләр әдәбияты) номинациясендә:
I урын — 100 000 сум
II урын — 75 000 сум
III урын — 50 000 сум
«Шигырь» (үсмерләр әдәбияты) номинациясендә:
I урын — 40 000 сум
II урын — 30 000 сум
III урын — 20 000 сум
«Хикәя» (балалар әдәбияты) номинациясендә:
I урын — 100 000 сум
II урын — 75 000 сум
III урын — 50 000 сум
«Шигырь» (балалар әдәбияты) номинациясендә:
I урын — 40 000 сум
II урын — 30 000 сум
III урын — 20 000 сум

tatar-inform.tatar

Просмотров: 754

Комментирование запрещено