Дошманнарга җавап

И, сез, минем дошманнарым,
Шатланышмагыз әле.
Шәп булган моңарга диеп,
Сөенешмәгез әле.

Аллаһ каршысына барып,
Җавап бирәсегез бар.
Аллаһ каршында нишлим дип,
Уйлыйсыларыгыз бар.
 
Аллаһ каршысына баргач,
Шатланырсызмы икән?
Әллә башны түбән иеп,
Үкреп еларсызмы икән?
 
Мине гомерем буена
Күпме елаттыгыз сез?!
Син акылсыз, тиле диеп,
Күпме рәнҗеттегез сез.
 
Шатланмагыз, и, кешеләр,
Тәкъдирем шулай булды.
Раббым сездән аерды да
Җимеш эченә куйды.
 
Исегезгә төшерегез:
Нахак сүз сөйләдегез.
Ау этләре кебек, мине
Бер юкка таладыгыз.
 
Гомер уза, картаямын,
Күңелемдә үкенеч.
Калган гомеремне яшәргә
И, Ходаем, бирче көч.

Җария ЯҺУДИНА.

Яңа Мәчәләй авылы, Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1062

Комментирование запрещено