Муфтий Татарстана принял участие в IX Международном форуме «Россия – спортивная держава» / Татарстан мөфтие «Россия — спорт державасы» IX Халыкара форумында катнашты

DSC_0225В 1-й день месяца Сафар (8 сентября), в МВЦ «Kazan Expo» состоялось открытие IX Международного форума «Россия – спортивная держава». В пленарном заседании приняли участие заместитель председателя правительства России Дмитрий Чернышенко, помощник президента РФ Игорь Левитин, президент Республики Татарстан Рустам Минниханов, президент Олимпийского комитета России Станислав Поздняков, главы международных федераций. На пленарное заседание, посвященное вопросам стратегии развития спорта до 2030 года, также были приглашены главы основных конфессий Татарстана. От имени мусульман Татарстана принял участие муфтий РТ Камиль хазрат Самигуллин.

После пленарного заседания состоялся круглый стол «Спорт и религия. Стратегии сотрудничества». Основная цель данного мероприятия – поиск механизмов взаимодействия сферы физической культуры и спорта с традиционными конфессиями РФ для вовлечения граждан России в регулярные занятия физической культурой и спортом. Модератором выступила первый заместитель председателя комитета Госдумы РФ по международным делам Светлана Журова.

Первым участников круглого стола поприветствовал первый заместитель министра спорта РФ Азат Кадыров. Он обозначил общие задачи, стоящие перед сферой спорта, рассказал о национальных целях и задачах, касающихся спорта и здорового образа жизни, о необходимости консолидации усилий общественных, в том числе религиозных организаций, в формировании духовно-нравственного облика российского спортсмена и гражданина.

Затем слово передали руководителям основных конфессий. Первым выступил муфтий РТ Камиль хазрат Самигуллин. Он рассказал об основных направлениях деятельности ДУМ РТ по физическому воспитанию и спорту, ведению здорового образа жизни, а также поделился опытом реализации существующих проектов. В 2020 году муфтият Татарстана и мухтасибаты провели около 80 спортивных мероприятий. Камиль хазрат привел в пример мухтасибат Набережных Челнов, где команды по волейболу, футболу, хоккею, армспорту принимают участие в соревнованиях на первенство Набережных Челнов. Здесь же ежегодно проводятся соревнования по конькобежному спорту, лыжным гонкам, татарской национальной борьбе корэш, волейболу, настольному теннису и др.

Пропаганда активного и здорового образа жизни – неотъемлемая часть молодежной политики ДУМ РТ. Спортивные мероприятия являются важным средством объединения, укрепления дружбы и взаимопонимания в среде молодых мусульман, а также между представителями традиционных конфессий. Они ориентированы на формирование личности с активной гражданской позицией, с общепринятой системой ценностей и открытой к восприятию «других» религий. 

Опытом работы за круглым столом также поделились председатель Патриаршей комиссии по вопросам физического воспитания и спорта Русской Православной Церкви Митрополит Митрофан, представитель Буддийской традиционной сангхи России в Казани и Татарстане Гармажап гэбши лама Матоваров.

dumrt.ru

***

Сафәр аеның 1 нче көнендә (8 сентябрьдә), “Kazan Expo” халыкара күргәзмәләр үзәгендә «Россия — спорт державасы» дип аталган IX Халыкара форум ачылды. Пленар утырышта Россия Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Чернышенко, РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Олимпия комитеты президенты Станислав Поздняков, халыкара федерацияләр башлыклары катнашты. 2030 елга кадәр спорт үсеше стратегиясе мәсьәләләренә багышланган пленар утырышка Татарстанның төп конфессия башлыклары да чакырулы иде. Татарстан мөселманнары исеменнән әлеге халыкара чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты.

Пленар сессия тәмамлануга ук, “Дин һәм спорт. Хезмәттәшлек багланышлары” темасына түгәрәк өстәл утырышы уздырылды. Әлеге чараның төп максаты – Россия гражданнарын физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү өчен Россия Федерациясенең традицион конфессияләре белән физик культура һәм спорт өлкәсендә хезмәттәшлек механизмнарын эзләү. Утырышны РФ Дәүләт Думасының Халыкара эшләр комитеты рәисенең беренче урынбасары Светлана Журова алып барды. Катнашучыларны РФ Спорт министрының беренче урынбасары Азат Кадыйров сәламләде. Ул спорт тармагы алдында торган гомуми бурычларны, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешенә кагылышлы илкүләм максатларны билгеләде. Россия спортчылары һәм гражданнарының рухи-әхлакый йөзен формалаштыруда иҗтимагый, шул исәптән дини оешмаларның көчен берләштерү мөһимлеге хакында сөйләде. 

Аннан сүз төп конфессия җитәкчеләренә бирелде. Беренче булып Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сүз алды. Ул ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең физик тәрбия һәм спорт, сәламәт яшәү рәвешен алып бару юнәлешендәге проектларны тормышка ашыру тәҗрибәсе белән бүлеште: 2020 елда Нәзарәт һәм Татарстан мөхтәсибәтләре тарафыннан 80 гә якын спорт чарасы оештырылды. Камил хәзрәт мисалга Чаллы мөхтәсибәтен китерде: анда волейбол, мөхтәсибәтнең футбол, хоккей, армспорт буенча командалары Чаллы беренчелегенә ярышларда катнаша. Чаллыда ел саен шулай ук тимераякта йөгерү, чаңгы ярышлары, татар милли көрәше, волейбол, өстәл теннисы һ.б. ярышлар оештырыла.

Татарстан мөфтие шулай ук үзенең чыгышында төрле дин вәкилләре арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту максатыннан, футбол, хоккей буенча конфессияара спорт ярышлары үткәрү турында сөйләде. Чистай шәһәрендә “Татнефть Олимп” спорт үзәгендә ГТО нормаларын тапшыру планнары белән уртаклашты. 

Актив һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр сәясәте һәм дәгъвәт эшчәнлегенең аерылгысыз бер өлеше. Спорт чаралары – яшь мөселманнар, шулай ук традицион конфессия вәкилләре арасында берләшү, татулыкны ныгыту һәм үзара аңлашуның мөһим бер чарасы. Бу төр чаралар актив гражданлык позициясенә, кабул ителгән гомумкешелек кыйммәтләре системасына ия һәм алар “башка” диннәрне кабул итүгә ачык булган шәхес формалаштыруга юнәлтелгән. 

Бүген Камил хәзрәт, сүзен йомгаклап: “Ир кеше көрәшне яратырга яки яратмаска мөмкин, әмма һәр ир-ат көрәшә белергә тиеш”, – дип билгеләп үтте. Пәйгамбәребезнең “Көчле мөэмин көчсезгә караганда күпкә сөеклерәк, әмма [аларның] икесендә дә хәерлелек бар…” дигән хәдисен китерде.  

Түгәрәк өстәлдә эш тәҗрибәсе белән шулай ук Рус Православие чиркәвенең физик тәрбия һәм спорт мәсьәләләре комиссиясе рәисе Митрополит Митрофан, Россиянең Казанда һәм Татарстандагы будда традицион сангхи вәкиле Гармажап гэбши лама Матоваров бүлеште.

dumrt.ru

Просмотров: 975

Комментирование запрещено