Тямаев яңа сезонда Башкортстандагы беренче концертын Кыргыз-Миякәдә куярга тели

тямаевБашкортстанда концертлар ноябрь аенда булыр дип көтелә. 

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Башкортстандагы беренче концертын Кыргыз-Миякә авылында куярга тели.

«Ноябрь аеннан Башкортстанга керергә исәп бар. Маршрут кәгазьләрен бирәбез, бар проблеманы да чишәбез, диделәр. Беренче концертны Кыргыз-Миякәдә куясы килә. Минем хыял: Кыргыз-Миякә мәйданында рәхмәт йөзеннән бушка концерт кую. Алай килеп чыкмаса, концерт формасында булыр инде. Минем концертны күрә алмыйча калган тамашачы әлегә анда», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Быел март аенда Фирдүс Тямаев Башкортстанның Миякә районында концерты өзелгән иде.

Җырчы Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шафикова белән очрашуы турында сөйләде. «Ул бик гади ханым булып чыкты, Аңлаштык. Бик матур, гади әңгәмә булды, рәхмәт. „Фирдүс, төрле вакытлар була, бөтен мәсьәләне чишәрбез“, — диде ул», — дип сөйләде артист. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 777

Комментирование запрещено