Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез» фильмы аншлаг җыйды

1582708259_ivylivy8 сентябрьдә Казанның «Алмаз Родина Синема» кинотеатрында Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез» фильмы күрсәтелде. Фильм XVII халыкара мөселман киносы фестивалендә «Тулы метражлы уен фильмнары» программасында экранга чыкты.

Фильмны карарга теләүчеләр бик күп булганлыктан барлык тамашачыларга урыннар җитмәде. Кемнәргәдер баскычларга утырып карарга туры килде. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюповага да филмьны нәкъ шулай карады.

Фильм зур гаилә язмышы турында. Фестиваль лауреатлары 10 сентябрьдә билгеле булачак.

tatar-congress.org

Просмотров: 689

Комментирование запрещено