Ислам дөньясы университетлары федерациясенең утырышы 2022 елда Болгарда узачак

KSF_3143Әлеге федерация составына Европа, Азия, Африка илләренең унбишләп югары уку йорты керә. 

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә Дини форум һәм Ислам дөньясы университетлары федерациясенең утырышын уздырырга планлаштырыла.

«Чараларның федераль һәм региональ планы кысаларында без аерым тәкъдимнәр белән чыктык, аларның берничәсе кабул ителде», — дип белдерде Болгар ислам академиясе ректоры вазифаларын башкаручы Айнур Тимерханов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билаловка «12 этаж» проекты кысаларында биргән әңгәмәсендә.

«Без зур Дини форум, Ислам дөньясы университетлары федерациясе башкарма комитетының күчмә утырышын үткәрергә планлаштырабыз. Әлеге федерация составына Европа, Азия, Африка илләренең унбишләп югары уку йорты керә. Җыелышта без Россия тәҗрибәсе һәм халыкара контекстта ислам мәгарифен үстерү перспективалары, тенденцияләре, проблемалары турында сөйләшергә ниятлибез», — диде Тимерханов.

Аның сүзләренчә, бәйрәмгә академия берничә фундаменталь хезмәт бастырырга планлаштыра. Аерым алганда, XII гасырның икенче яртысына караган Болгар галиме Сөләйман Ибн Даудның дини-фәлсәфи эчтәлекле кулъязма әсәре өч томлы академик басма итеп әзерләнә. Ул рус һәм гарәп телләренә тәрҗемәдә һәм фәнни шәрехнамәләр белән гарәп телендә факсимильдәге оригинал булачак.

Киләсе елда академия үзенең биш еллык юбилеен дә билгеләп үтәчәк. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 837

Комментирование запрещено