Татар дәүләт филармониясе Хәмдүнә Тимергалиеваны искә алып, каберен зиарат кылуны оештыра

news_34336Быел – 14 сентябрьдә халкыбызның яраткан җырчысы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваның арабыздан китүенә бер ел була. Бу көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе тарафыннан Хәмдүнә Сәетгали кызы Тимергалиеваны искә алып, аның рухына дога кылу максаты белән, каберен зиарат кылу оештырыла.

Легендар җырчының сәхнәдәшләре, туганнары, дин әһелләре катнашында булачак әлеге чара Татарстанның Питрәч районында урнашкан «Курган» зиратында булачак.

Хәмдүнә Тимергалиева 1949 елның 24 маенда Башкортстанның Борай районы Котлыяр авылында туа. Ул 1970 елда Стәрлетамак мәдәни-агарту училищесының хор-дирижерлык бүлеген тәмамлый. Зур профессиональ сәхнәгә чыкканчы, үзешчән сәнгатьтә катнаша, Борай мәдәният мәдәният сараенда,Тәтешле районында мәктәптә җыр укытучысы булып эшли.

Җырчы гомере буе (1976-1998 елларда) Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшли. Аның иҗат юлы сәнгать осталары – РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты Илһам Шакиров,Татарстанның халык артисты Габдулла Рәхимкулов, Россиянең атказанган, ТАССРның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов җитәкчелегендәге концерт группаларында башлана.

Халык җырларын үзенә генә хас башкару осталыгы аны тамашачыларның яртакан җырчысы итеп таныта.

Хәмдүнә Тимергалиева татар халык җыр иҗатының, татар һәм башкорт композиторларының әсәрләренең иң яхшы үрнәкләрен тамашачыга җиткерә һәм халык арасында популярлаштыра.

2015 елдан ул филармония сәхнә ветераннарын берләштергән «Илһамият» клубының актив әгъзасы буларак, концертларда һәм төрле чараларда еш чыгыш ясый, соңгы елларда да филармониядә үзенең сольный концертлары белән чыгыш ясый.

2018 елның 8 октябрендә Татар дәүләт филармониясе скверында Хәмдүнә Тимергалиева хөрмәтенә, җырчының үзе катнашында исемле чыршы утыртыла.

2019 елда аның 70 яшьлек юбилей кичәсе Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә зурлап уздырыла.

matbugat.ru

Просмотров: 740

Комментирование запрещено