Хәләл продукция турында белешмәләрне күзәтү өчен кушымта ачылды

3e409195245ebeab9898917833923115«Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» ХІІ халыкара икътисади саммиты кысаларында киң җәмәгатьчелеккә SICPA проекты  тәкъдим ителде. Бүгенге көндә хәләл продукция турында белешмәләрне күзәтү өчен кушымта теләсә кайсы платформага  файдалану өчен ачык.  

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, SICPA гомуми куллану товарлары, фармацевтика препаратлары, нефть эшләнмәләре продуктлары һәм азык-төлек товарлары кебек тармаклар өчен продукцияне маркировкалау, аутентификацияләү һәм күзәтү  эшчәнлеген гамәлгә ашыра.

Һәр җитештерүче һәм аның товарлары өчен наклейкалар әзерләгәндә SICPATRACE системасы инспекцияләр һәм халык контроле өчен товарның тибы һәм исеме, партия номеры, яраклылык датасы, аккредитацияләнгән үзәктән сертификацияләү һәм башка параметрлар буенча җитештерүчеләрдән алынган кирәкле мәгълүматларны шифровкалый.

Мондый маркировкалау ярдәмендә теләсә кайсы кулланучы продукциянең барлык параметрларын үзе күзәтеп бара ала.

Татарстанда маркировкалау өчен «Хәләл» продукциясенең төп төрләре — республика икътисадына зур өлеш кертүче өч җитештерүче: Кәүсәр, Камамбер һәм Агрокөч җитештергән үрдәк, тавык, сыер, сарык итләре продукциясе, паштетлар, казылыклар, консервлар, сырлар, сөт продукциясе  сайлап алынды.

vatantat.ru

Просмотров: 681

Комментирование запрещено